Роберт Миңнуллин: «Абстракт уйлаулар нәтиҗәсендә туган шигырь халык күңеленә керми»

0
108
12.10.2018 - Юбилей Роберта Миннуллина (фото Салават Камалетдинов)

2017 елның апрель аенда «Яңа Гасыр» телеканалында чыккан «Ком сәгате» тапшыруында Роберт Миңнуллин яңгыраткан сигез фикерне тәкъдим итәбез. Бөек шагыйрьнең фикерләре үз тормышыннан мисаллар белән үрелеп бара.

«Әдип кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тиеш»

Мине балалар шагыйре дип атаулары иҗатымны кысаларга кертми, ләкин каләмдәшләрнең, тәнкыйтьчеләрнең игътибары шуңа юнәлә. Мин, әлбәттә, балалар шагыйре, ләкин мин бөтен җаным, дөньяга карашым белән лирик шагыйрь. Депутат булып эшләгәндә дә күп тапкырлар лирик күңелем коткарып калды. Шул ук вакытта мин — публицист, тәрҗемәче.

Каләмдәшләр, башка якларымны онытып, мине балалар шагыйре дип кенә әйтергә тырышалар. Әдип төрле жанрларда эшләсә, кайсыдыр жанрлар күләгәдә кала. Ул язучы өчен бик әйбәт тә түгел. Әдип кулыннан килгәннең барысын эшләргә тиеш дип исәплим.

 «Түрәлек кешене боза»

Властьта мин тамчы да үзгәрмәдем. Гел шагыйрь булып калдым. Бик югары дәрәҗәле эшләрдә эшләдем, ләкин үземне бервакытта да түрә итеп хис итмәдем. Түрәлек кешене боза. 90% кеше үзгәрә, бигрәк тә акчалы түрәләр. Бәхеткә, мин акча тирәсендә булмадым. Мине күп очракта шагыйрьлегем саклап калды. Югары Советка билгеле шагыйрь буларак килдем, мине үзгәртергә соң иде. Түрә булгач, шигырь яза башлаучылар бар, анысы бөтенләй башка тарих.

Депутатлыгым бик авыр вакытларга туры килде — барысы да күңелдә саклана. Дөресен әйтәм: андый югары вазифалар башкару өчен өлгермәгән идем.

Беренче чакырылышта гомер буе беркайда да билгеле булмаган кешеләр бергә тупланды. Һәрберсенең үз карашы, еллар буе тупланган ачу, нәфрәт, канәгатьсезлек хисе дә булгандыр. Коммунистлар, демократлар, милләтчеләр — барысы бергә тупланды.

Сессиягә керер алдыннан, табибка кереп, кан басымы күтәрелмәсен өчен укол яки дару ала идем. Сессиянең ничек буласын алдан белеп булмый иде. Минем әзер булмавым кыйммәткә төште. Дәүләт Советы урынбасары булып эшләгәндә авырлыклар йөрәккә бәрде. Берсе дә онытылмый.

Сәясәткә кереп китәргә нәрсә этәргеч булды? Мин балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе идем. Җитәкчебез Альберт Плеханов җыеп алды: «Әгәр балаларга ныклап ярдәм итәсегез килсә, сезнең кулда депутатлык мандаты булырга тиеш», — диде. Минем бер теләгем дә юк иде, тик өстән кушылгач, бер нишләп тә булмый. Соңгы кандидат булып Казанның Декабристлар урамындагы округка теркәп куйдылар. Язмыш булгандыр.

«Этник төркемнәр күп булу безнең бәхет тә, бәхетсезлек тә»

Этник төркемнәр күп булу безнең бәхет тә, бәхетсезлек тә. Бер карашка, татар халкының бөеклеген күрсәтү өчен күптөрле булуыбыз кирәк. Ләкин ул төркемнәрне бергә туплау өчен күп көч кирәк. Татарстан шул вазыйфаны үтәргә тырыша, ләкин бик бәхәсле бара.

Уртак тел табу өчен фәнни, икътисади, рухи якны ныклап өйрәнергә кирәк. Себер татарлары үзләрен күрсәтергә тырыша икән, алар хаклы, без дә хаклы, ләкин уртаклыкны табарга тиешбез. Кырым татарларын карасак та, бер очракта без бер халык дибез, икенче вакытта безнең тамырлар бер түгел дибез.

«Без бөек халык түгел, без — боек халык»

Минем «Мыек астыннан» китабында бер җөмлә бар: «Без бөек халык түгел, без — боек халык. Сүз дә юк, без бөек булганбыздыр. Тик хәзер үзебезне элеккедән килгән гадәт белән генә бөек дип әйтәбез. Әлбәттә, без артта сөйрәлә торган халык түгел, дөнья күләмендә үз урыныбыз бар, ләкин объектив бәя бирә белергә кирәк.

Мәскәү өчен без кем? Башкортлар, марилар, комилар, чуашлар белән бер статустагы халык. Без аерылырга тырышсак та, Мәскәү өчен без бертигез. Безгә дәгъва белдерсәләр, элек дәүләт тоткан халык булуыбызны белдерәбез. Тотканбыз, сүз дә юк, ләкин бүгенге вазгыять башка.

«Абстракт уйлаулар нәтиҗәсендә туган шигырь халык күңеленә керми»

Әнкәйләр турында шигырь язганда һәрвакыт әнкәйне күз алдында тоттым. Ул биш бала белән ятим калган. Безне тырышып үстергәне, ашатып-эчерткәне — барысы да күз алдында. Аны кызганып, яратып, хөрмәтләп язылган шигырьләр ул, барысы да әнкәйгә багышланган.

Казанга укырга килгәч язган беренче шигырьләрнең берсе «Әнкәй» иде. Ул җыр булып та китте. Минем әнкәйләр темасын тәнкыйтьчеләр, каләмдәшләр артык күпертәләр. Алар күзлегеннән караганда минем иҗатым әниләргә генә кайтып кала. Һич алай түгел, мин җыеп, санап та карадым. Миннән күп язучылар да бар.

Кем иренми, шул әниләр турында яза. Хикмәт шунда: мин язган шигырьләр халык күңеленә кереп бара. Үземнең әнкәйгә багышланганга шулай дип уйлыйм. Абстракт уйлаулар нәтиҗәсендә туган шигырь халык күңеленә керми.

Сөн елгасы мин уйлап тапкан образ түгел. Төрле халыкта балалар ничек барлыкка килүне төрле мифларга таянып аңлаталар балаларга: ләк-ләк китерә, коедан, елгадан алып кайталар. Бездә Сөннән алып кайталар. Мин аны бик урынлы һәм вакытлы кулландым дип уйлыйм. Ул бик табигый яңгырый. 

Башта кабул итмәүчеләр дә булды, радиода берничә ел ятты. Ул әнкәйгә багышланган интим хисләр тупланган җыр булды. Сүзләрен өч, дүрт балага үзгәртеп җырлаучылар да булды, һәрберсенә якын булып чыкты ул җыр.

Роберт Миңнуллин дигән исемнең халык арасына таралуы шул җырдан башланды.

«Бүген балалар өчен язу искиткеч авыр»

Аталар белән балалар арасындагы проблеманың эчтәлеге үзгәрми, формасы гына үзгәрә, чөнки яшәеш нык үзгәрә. Ата-аналарның роле шул килеш кала, ләкин ата-ананың һәм балаларның мөмкинлекләре үзгәрә. Элекке мәктәп белән хәзергесен чагыштырып булмый.

Балалар әдәбияты бәләкәйләнеп калды, чөнки балалар язучылары дөньяга иярә алмый. Үзгәрешләр бик кинәт була. Элекке язучылар бөтенләй башка дөнья турында язганнар. Гомумкешелек кыйммәтләре сакланган, әлбәттә. Шагыйрь иң элек ул проблемаларны әйтеп бирү формасын табарга тиеш.

Компьютер алдында утырган балага нинди шигырь язарга кирәк? Анда компьютер да, мин белмәгән башка төшенчәләр дә булырга тиеш. Без аларны белеп тә бетермибез. Шуның өчен бүген балалар өчен язу искиткеч авыр. Баланың эчке дөньясын аңлап, язып, үзенә укыту бик авыр.

Балаларга китап кирәк. Бүген укытмасаң — иртәгә укымаячак. Ул китаплар матур, бай эчтәлекле, гомер буе истә калырлык булырга тиеш. Кызганыч, күпме генә әйбәт китаплар чыгарсак та, алар әле аз. Мәктәпләрдә Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Бари Рәхмәтне генә укыйлар. Ә безгә дөнья классикасын, дөнья балалар язучыларының әсәрләрен татарча укытырга кирәк. Тәрҗемәчеләр, шагыйрьләр, нәшриятлар бергә эшләсә генә, ул эшне башкарып чыгып була.

«Хәйрия», «шәфкатьлелек» дигән сүзләр сүзлекләрдә дә юк иде

Балалар фондына килгәч, минем өчен бөтенләй икенче дөнья ачылды. Безнең балалар әдәбиятында ятим балалар, мохтаҗлар, гарип балалар темасы юк иде. Андый балалар бик күп бит. Матбугатта беркем язмый алар турында, телевидение күрсәтми. Әйтерсең, бездә барысы дә ал да гөл. Шуннан минем күңел үзгәрде. Ул 90нчы еллар башы иде.

Балалар фондының максаты — җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү иде. «Хәйрия», «шәфкатьлелек» дигән сүзләр сүзлекләрдә дә юк иде, аларны буржуаз калдыклары итеп саныйлар иде.

Бүгенге дөньяда шәфкатьлелек республика күләмендә аңлау тапты. Якын дустым булган Әсхәт Галимҗановны ул вакытта оешмаларга, министрлыкларга якын да китермиләр иде. Хәзер ул Татарстанда исән вакытында үзенә һәйкәл ачылган бердәнбер кеше.

«Гадилек укучының күңеленә кереп урнаша»

Шигърият күптөрле булырга тиеш. Һәрбер шагыйрь үзенчә язарга тиеш, ләкин мәктәпләр, юнәлешләр бар. Мин үземне Такташлар, Тукайлар мәктәбеннән дип исәплим. Мин алардан өйрәндем язарга. Башкортстанда Әнгәм Атнабаев минем остазым һәм дустым иде.

Аларда бер карашка бар да гади кебек, шул гадилек укучының күңеленә кереп урнаша. Әдәбиятны үстерү өчен, әлбәттә, Европадан килгән катлаулы шигърият тә кирәк. 1960 елларда безнең бүгенге халык шагыйрьләре аларны бер тапкыр сынап карады һәм шактый уңышларга ирештеләр. Ләкин әкренләп алар барысы да яңадан традицион шигырьгә кайттылар. Иманым камил, укучы сине укымый икән, ничек кенә төрсәң дә, барыбер әйбәт шигырь була алмый.

Казак шагыйрьләре элекке шәрык формасыннан ерак китмәгәннәр. Без әзрәк җиңел юлдан киткәнбез, дүртьюллык шигырьдә ике рифма бездә. Мине дә такмакчы диләр, мин каршы түгел. Бүген укучы ярата торган шигырьләр яза алсам, үземне бәхетле шагыйрь дип исәплим.

Гөлүзә Ибраһимова

Салават Камалетдинов

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here