Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Риман Гыйлемханов: Без инде урысча кыстырмыйча сөйләшә дә алмый башладык

Риман Гыйлемханов: Без инде урысча кыстырмыйча сөйләшә дә алмый башладык

0
Риман Гыйлемханов: Без инде урысча кыстырмыйча сөйләшә дә алмый башладык

Бер дустым белән сүзгә килеп алдык әле. Бөтенләй үк бозылышмадык үзе, әмма шактый кыза-кыза бәхәсләштек. Мин: «Иҗат кешесенә Ходай биргән талант кирәк», – дим. Ә ул: «Ходай беркемне дә аерып тормый, талантны-сәләтне һәркемгә тигез итеп бүлеп бирә», – ди.

Моңа ышанасы килми. «Мәсәлән, теләсә кем шагыйрь, йә композитор була алмый бит инде», – дип карыйм. Ә дустымның үз туксаны – туксан: «Була ала. Әмма кеше үзендә ниндидер талат барын белмәскә мөмкин. Белмәгәч-сизмәгәч, ул аны үстерә дә алмый, үзе белән теге дөньяга да алып китәргә мөмкин», – ди.  

Талантның геннар буенча килүе турында да сөйлиләр. Мин атаклы кешеләрнең нәсел-нәсәбе белән кызыксынган идем. Мәктәптән үк һәркемгә таныш булган Коперник, Ньютон, Паскаль, Вольт, Фарадей кебек акыл ияләренең нәселендә, мәсәлән, танылган шәхесләр тапмадым.  

Әле бит, талантлы кешеләрдән талантлы балалар туа, дигән фикер дә яши. Бу фикерне куәтләүчеләр композитор Бахны телгә алалар. Аның нәселендә 26 музыкант булган икән.  

Безнең татар ай акыллы, ай талантлы да инде: берәр нәрсә шып иттеме – йә җыр, йә шигырь, йә бәет чыгара. Аның яшәешебездәге һәр күренешкә әйтемнәре дә бар. Әйтемнәрне әйтәм әле, алар еллар буе сөйләнеп, үзенә күрә бер хакыйкатькә әйләнеп бетсәләр дә, мәгънәләре белән ни өчендер бер-берсенә каршы да киләләр. Мәсәлән, «Алма үз агачыннан ерак төшми» дигәне белән янәшә «Аттан ала да туа, кола да туа» дигәне дә яшәп килә.  

Хәер, мондый мәгънәви каршылык урыс кардәш телендә дә бар. «Мәсәлән, «Талант не пропьешь» дигәненә җавап итеп дигәндәй, алар авыз тутырып: «Все мозги пропил», – дип әйтәләр. Бу образлы сөйләмне без татарчага да әйләндереп өлгердек һәм шулай ук авыз тутырып: «Мозгасын эчеп бетергән», – дибез.  

«Рус белән сайрашып» гомер кичерү шул дәрәҗәгә җитте ки, без инде урысча кыстырмыйча сөйләшә дә алмый башладык. Бу, бер уйлаганда, татарның талантлы икәнен дә күрсәтә. Чөнки, чит телләр өйрәнү өчен дә аерым талант кирәк, диләр бит. Классикларның кайсы икәнен хәтерләмим, әллә Маркс, әллә Энгельс инде, гарәп телен өйрәнүне әллә ничә башлап, әллә ничә ташлаганнар. Нинди акыллы кешеләр, ә тел өйрәнергә талантлары җитмәгән. Ә без – талантлы халык, безгә русчага өйрәнү, мәсәлән, берни тормый. Башлап-ташлап торасы юк, «мозга»бызга үзеннән-үзе керә.  

Шуны уйлап куйдым әле: талант, сәләт кенә түгел, ана теле дә Ходай бүләге бит. Әйтүләренчә, ана теле бала күңеленә ана карынында чакта ук иңдерелә. Алай гына да түгел, бәндә баласы әле яралгы хәлендә үк дөньяны аз-маз таный башлый, аның характеры да формалаша, имеш. Әмма, якты дөньяга аваз салып, аерым бер шартларда яши башлагач, кеше бишектәге бала кебек бишкә төрләнә. Чолгап алган тирәлек, мохит үзенекен итеп, Ходай биргән бүләкләр, шул җөмләдән тел турында да оныта башлыйбыз. Ул хәтле үк Алласыз булмаска иде инде, кардәшләр.