Ризаэддин казыйның сабакташы ХӨСНУЛЛА АХУН

0
57
Фотода: Хөснулла ахун һәм Нурҗиһан абыстай кызлары Кәримә белән

Самара өлкәсенең хәзерге Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылының берничә кешесе данлыклы Чыршылы (Чәшеле) мәдрәсәсендә укыган булса да, алар мөгаллим хезмәтенә алынмаганнар. 1888 елда, җыен карары нигезендә, Гәрәй Әһлиуллин, Сәлах Зәйнәгетдинов һәм Габделгани Габдерәшитов әлеге мәдрәсәгә мөгаллим сорап баралар. Шулай итеп, уку йортыннан заманы өчен шактый алдынгы карашлы хәлфә Хөснулла Баһаветдин углын Иске Ярмәккә җибәрергә карар кылалар.

Хөснулла ахунның нәселе Чабак исемле бабайдан башлана. XVI гасырның өченче чирегендә Чабакның уллары Тәүтил һәм Хөсәен, оныклары Әмир, Бәшир, Зәбир, Яһүдә, Бәрки һәм Зөлкәрнәй Сембер губернасындагы Яңа Шәйморза авылыннан Самара губернасындагы Иске Үтәмеш авылына күчеп киләләр. Хөснулла ахунның бабасы Мөхәммәдәмин Бәшир углы (1773 елда туган) һәм әбисе Мөхәрәя (1776) гаиләсендә дөньяга килгән алты баланың соңгысы – Хөснулла хәзрәтнең әтисе – Баһаветдин (1816) атлы була.

Хөснулла Баһаветдин углы 1857 елда Чирмешән районы Югары Чагадай авылында урта хәлле гаиләдә сигезенче бала булып туа. 11 яшендә, ягъни 1868 елда, Чыршылы авылы мәдрәсәсенә барып, хәлфә Габделфәттах хәзрәткә укырга керә. Әнисе вафат булып, әтисе икенче хатынга өйләнгәч, Хөснулла Габделфәттах хәзрәтнең йортында хезмәтче була.

Хөснулла Чыршылы мәдрәсәсендә булачак мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин белән бергә егерме елдан артык, ягъни 1889 елга кадәр укый. Шәкертләр Чыршылы волостенда писарь булып эшләүче Мухранов фамилияле бер кеше белән танышалар. Ул аларга рус телен өйрәтә, А.Пушкин, Л.Толстой, К. Маркс, Ф.Энгельс китапларын укырга биреп тора. Башка шәкертләр, көнләшеп, Ризаэддин белән Хөснулла өстеннән мәдрәсә мөдиренә шикаять язлар. Нәтиҗәдә, русча укыганы өчен, Хөснулланы мәдрәсәдән чыгаралар. Янәдән писарь Мухранов ярдәмгә килә – Хөснулланы үзенең ярдәмчесе итеп 5 сум хезмәт хакына эшкә ала.

Көннәрдән бер көнне Хөснулланың тормышында хәлиткеч вакыйга була. Чыршылы волостена дуңгыз чумасы авыруына мөнәсәбәтле карантин турындагы мөрәҗәгать килә, һәм отставкага чыккан солдат, аны дөрес тәрҗемә итмичә, халыкның башын бутый. Имеш, патша хөкүмәте авыл кешеләрен чучка үрчетергә чакыра икән! Бу авылдашлар арасында гауга чыгара. Нәтиҗәдә, Габделфәттах хәзрәт Хөснуллага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Шәкерт, хатны төгәл тәрҗемә кылып, халыкны тынычландыра. Шулай итеп, Хөснулла яңадан мәдрәсәгә хәлфә булып кайта.

Хөснулла хәлфә 1889 елда Иске Ярмәккә күченә. Бирегә килер алдыннан Ризаэддин хәзрәт үзенең икетуган сеңелесе Нурҗиһан Хөснетдин кызы Рахманкулованы, никах укып, аңа кияүгә бирә. Бу вакытта егеткә – 32, ә кызга 19 яшь була. Иске Ярмәк халкы яшьләргә алты почмаклы өй салып бирә. Әмма Хөснулла бу өйне мәдрәсә итеп файдалана, ә үзе фатирда яши башлый. Моның өстенә, Әхмәдһади Максудиның 50 данә «Мөгаллим әүвәл» китабын үз хисабына сатып алып, шәкертләренә тарата.

Җәдиди мәдрәсәгә шул елның көзендә үк 80 шәкерт кабул ителә. Биредә, дин дәресләреннән тыш, тарих, җәгърафия, хисап һәм табигать фәннәреннән дә белем бирелә. Хөснулла хәзрәтнең шәкерте Харис абзый Галимов сөйләгәннәргә караганда, уку йортына шул заман өчен яңа күренеш дип саналган өстәл-урындыклар, кара такта һәм акбур, тарих, география карталары кайтарыла.

Дүрт айдан соң Богырыслан өязеннән килгән исправник мәдрәсәдә укыту яхшы дип белдерә, әмма мөгаллим булу өчен имам да булырга кирәк, дигән шарт куя. Нәтиҗәдә, авыл халкы Хөснулланы яңа гына салынган өченче мәхәллә мәчетенә имам-хатыйб итеп сайлап куялар. Нибары ике кыш укыган шәкертләрнең тиз арада укырга-язарга өйрәнүенә ата-аналар таң кала.

1891 елда Ризаэддин Фәхреддинне Уфага казый итеп эшкә алалар. Шул елларда булса кирәк, Хөснулла хәзрәт, Диния нәзарәтенә барып, мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов, казыйлар Гыйниятулла Капкаев, Ризаэддин Фәхреддин, Хәсәнгата Габәши хозурында имтихан тапшыра һәм имам-хатыйб, мөдәррис шәһадәтнамәсе ала. Алга китеп булса да шуны әйтик: 1912 елда Хөснулла хәзрәткә ахун дәрәҗәсе дә бирелә.

Бу елларда Хөснулла ахун мәдрәсәсе Оренбург һәм Самара губерналарында иң алдынгылардан санала. 1903 елда Хөснулла хәзрәт хатын-кызлар өчен дә мәктәп салдыра. 1910 – 1911 елларда мәдрәсәдә рус классы ачыла. Ахунның олы улы Габделхәмитнең, Богырысланнан укытучы шәһадәтнамәсе алып кайтып, мәдрәсәдә рус теле укыта башлавы авыл мәгарифенә яңа сулыш өрә. 1912 – 1913 елларда уку йорты земство карамагына күчә, хөкүмәт биредә эшләүчеләргә хезмәт хакы түли башлый. Эшләү чорында мәдрәсә йөзләп имам һәм мөәзин, 150 – 200ләп мөгаллим-хәлфә әзерли.

Мәдрәсә ябылганнан соң, хәзрәтнең иллеләп укучысы төрле төбәкләргә таралып, совет оешмаларында бухгалтер, счетовод, кассир, район башкарма комитеты белгечләре булып хезмәт куя. Райком секретаре Зөфәр Ганиев, язучы Халикъ Садри, профессор, политэкономия укытучысы Шәһит Җәләевләр – Хөснулла ахунның шәкертләре.

Хөснулла хәзрәт авыл халкының хуҗалык, көнкүреш эшләренә зур яңалыклар алып килә. Элегрәк игенчеләр арыш, арпа, тары, борай иккән булса, хәзрәттән күреп, йомшак сортлы бодай да чәчә башлыйлар, югары уңыш бирә торган бу бодайны күрше-тирә авылларга да сатып, табыш алалар. Нурҗиһан абыстай исә хатын-кызларны бодай оныннан ак күмәч һәм бавырсак пешерергә өйрәтә.

Әлбәттә, зур хуҗалыктагы эшләрне хәзрәт белән абыстай үзләре генә алып бармаган. Кунакчыл, заманы өчен мәгърифәт үзәгенә әйләнгән әлеге йортта, Денис авылыннан килеп, Хөршидә әби белән Әһлиулла бабай Гарифуллиннар хезмәт иткән. Хөршидә әби, оныгы Кәримә апа биргән мәгълүматларга караганда, көненә 18 мәртәбә самовар куя булган. Табынны шулай еш әзерләү йортка киңәш сорап яки кунак булып килүчеләрнең күплеге хакында сөйли. Шул исәптән, хезмәтчеләр дә, гаилә әгъзалары, хәзрәт һәм абыстай, аларның балалары белән бер табын артына утырып, сый-нигъмәттән авыз иткән.

Йорт салыр өчен урман ерак һәм кыйммәт, ә янгын хәвефе кабатлану ихтималы булу сәбәпле, Хөснулла хәзрәт ярмәклеләрне саман кирпеч сугып өй салырга өйрәтә. Саман кирпечтән мәдрәсә дә төзетеп куя. Соңрак, Сок елгасы буенда кызыл балчыктан сугылган кирпечне утта яндыра торган кечкенә завод та булдыра. Кызганыч, Беренче Бөтендөнья сугышы башлану белән, кызыл кирпечкә ихтыяҗ кими, завод та эшләүдән туктый һәм инде яңадан тернәкләнеп китә алмый.

Хөснулла хәзрәт авылдагы гореф-гадәтләргә дә йогынты ясый. Элек егет белән кызның очрашуы зур гаеп саналып, аларны эләктерә калсалар, йөзләренә сөрем ягып, кулларын бәйләп, урамның бер башыннан икенче тарафына йөртү йоласы булган. Хөснулла ахун бу гадәт белән дә көрәш башлый, вәгазь кыла, тыя-кисәтә… Ул урамда күренү белән, мәсхәрә кылучылар шунда ук тарала.

XIX гасыр дәвамында төбәктәге күпчелек татар авыллары Байтуган волостена караса, Иске Ярмәк исә мордвалар күпләп яши торган Иске Сосна волостена кергән. Рус телен камил белгән Хөснулла ахун 1897 елда үткәрелгән халык санын алу вакытында Вечкан, Байтуган, Иске Сосна волостьларында оештыручы-инструктор булып эшли. Нәтиҗәдә, төбәктә халык санын алу эше шактый уңышлы һәм тыныч шартларда уза. Шул елда ук, Хөснулла ахунның тырышлыгы белән, Иске Ярмәк авылы татарлар күпләп яши торган Байтуган волосте карамагына күчә.

Хөснулла ахун заманының акыллы, укымышлы имамнарыннан санала, газета-журналлар алдырып укый. Аеруча, Оренбургта сабакташы Ризаэддин Фәхреддин чыгара торган «Шура» журналы һәм Фатих Кәрими мөхәррирлегендә дөнья күргән «Вакыт» белән даими танышып бара. Үзе дә, вакытлы матбугат битләрендә мәкалә-хәбәрләр бастыргалап, мәшһүр имам-голәмәләр белән аралашып яшәгән.

Хөснулла янына еш кына киңәш сорап та килгәннәр. 1914 елда башланган Беренче Бөтендөнья сугышына карата ул тискәре мөнәсәбәтен белдерә, халыкның кан коюына бик борчыла. Олы улы, мөгаллим Габделхәмитне дә башка авылдашлары белән фронтка озатырга мәҗбүр була. Ул анда өч мәртәбә яраланып, 1918 елның 1 феврелендә генә Иске Ярмәккә кайта.

Әүвәлгеләр сөйләвенә караганда, Хөснулла хәзрәт патша режимына да каршылык белдерә. Авылга Февраль революциясе турындагы хәбәр килеп ирешү белән, үз мәдрәсәсе диварында эленеп торган Николай II портретын идәнгә атып бәрә һәм аяклары белән таптый. «Җитәр инде син мәлгуньгә кан коярга!» – дип, нәфрәтен белдерә.

Октябрь революциясе турындагы хәбәр килеп ирешкәч тә, гади халыкны тынычландыра: «Илдәге үзгәрешләр бәхет алып киләчәк, хәерчеләр бетәчәк, большевиклар зыян китермәс!» – дип сөйли торган була. Яңа хакимиятнең уңай якларын гына күрергә өнди. Хәтта большевиклар тарафыннан мәдрәсәне ябуны да тыныч кабул итә.

Хөснулла ахун Гражданнар сугышы чорында да төшенкелеккә бирелми. Бөгелмә өязендә көчәйгән сәнәкчеләр, үзләренә иярченнәр эзләп, Камышлы тарафына вәкилләр җибәрә. Камышлы картлары, ризалык бирү алдыннан, берничә егетне Хөснулла ахун янына җибәрәләр. Ахун исә аларга совет хөкүмәтенең өч уңай ягын атый: «Крестьянга 22 дистинә җир бирде; бөтен ятим-ябаганы үз канаты астына алып, приют, балалар йортлары булдырды; гыйлеме булмаган бар халыкны парта артына кертеп утыртты», – ди. «Менә шушы чараларга каршы сезнең җитәкчеләрегез нинди лозунг белән халыкка мөрәҗәгать итәргә уйлый?» – дип сорау да бирә. Әлбәттә, вәкилләр моңа җавап кайтара алмый. Нәтиҗәдә, камышлылылар сәнәкчеләр хәрәкәтенә кушылмый һәм мәгънәсез кан коюлардан котылып кала.

Хәзрәт ачлык елларында фәкыйрьләргә төшке аш ашатуны да оештыра. Юкәле тау агачларын халык утынга ягар өчен кисәргә тотынгач та, тимәгез, биредә тарихи урын, изгеләр тавы, дип, пычкы, балта белән менүчеләрне туктата. Шулай итеп, әлеге тарихи һәм табигый һәйкәл хәзерге көнгәчә сакланып кала.

1918 елда хәзрәт Уфа шәһәрендәге Милләт мәҗлесендә Богырыслан өязе вәкиле буларак катнаша. Революциядән соң мәдрәсәсе ябылгач, Богырысланга укытырга китә. Үз йортын, медпункт ясагыз, дип, гариза язып калдыра. Әмма аңа Богырысланда мәдрәсә оештырып җибәрү насыйп булмый.

1928 елда ул янәдән Иске Ярмәккә кайта. Җирле хакимият аңа үз йортында яшәргә рөхсәт бирмәү сәбәпле, ахун Ярый Әхмәтҗановның саман кирпеч өендә яши.

* * *

Хөснулла Баһаветдин углы 1937 елда 80 яшен тутырып бакый дөньяга күчә. Җәсәде Иске Ярмәк авылы каберстанында, 1935 елда 65 яшендә вафат булган хатыны янәшәсенә җирләнә.

Хөснулла ахун һәм Нурҗиһан абыстайның Габделхәмит (1895 – 1970), Исхак (1897 – 1934), Исмәгыйль (1902 – 1979), Рәшит (1906 – 1969), Сәгыйть (1918 – 1941) исемле угыллары була. Габделхәмит, Исхак, Рәшит әтиләре һөнәрен дәвам итеп, укытучы, мәктәп директоры булып эшлиләр. Кызлары Кәримә (1909 – 1983) Ташкентта татар газетасы хезмәткәре Рәхмәт Чурагуловка кияүгә чыгып, өч ир һәм ике кыз бала үстерә.

Бу нәсел кешеләре арасында галимнәр дә бар. Мәсәлән, Исмәгыйльнең кызы Рэя Байкова – философия фәннәре кандидаты, Габделхәмитнең оныгы Рөстәм Туйкин – тарих фәннәре кандидаты, туруны Булат Хәмитов – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Кәримәнең улы Булат Чурагулов М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры, химия фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә.

Мәкаләне басмага Габдулла хәзрәт Мөхәммәдкәрим,

Булат Хәмитов һәм Ленар Гөбәйдуллин әзерләде.

(«Безнең мирас»)

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here