Домой Жизнь татар Татары в регионе Социаль контракт нәрсә ул?

Социаль контракт нәрсә ул?

0
Социаль контракт нәрсә ул?

Самара өлкәсендәге мохтаҗ гаиләләр һәм аз керемле гражданнар 2010 елдан башлап социаль контракт дип аталган дәүләт ярдәменнән файдалана алалар. Ул аз керемле гаиләгә мөмкинлекләр ачарга һәм акрынлап үз-үзен тәэмин итүгә күчәргә ярдәм итә. Аны уртача керемнәре Самара өлкәсендә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләр һәм гражданнар ала ала. Социаль контракт буенча ярдәмнең максималь күләме 350 000 сум тәшкил итә һәм ул 3 елга 1 тапкыр гына бирелә. Социаль контракт һәм аны рәсмиләштерү нечкәлекләре турында тулырак мәгълүматны сылтамасы буенча табарга мөмкин.

Ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла башланганнан бирле аннан 28,5 меңнән артык кеше файдаланган. Ул бит хөкүмәттән акча алдың да шуның белән бетте, дигән сүз түгел. Хөкүмәт гаиләне катлаулы финанс хәлдән чыгаруга юнәлтелгән план да таләп итә.

2021 елда социаль контракт күләме һәм юнәлешләре үзгәргән. Хәзер аны эш эзләү, эшмәкәрлек итү, шәхси хуҗалык алып бару, катлаулы хәлдән чыгарга ярдәм итүче чараларга тотарга мөмкин. Россия президенты Владимир Путин әмере буенча шәхси эшмәкәрлек башлап җибәрү өчен – 350 меңгә, ә шәхси хуҗалыкны эшләтеп җибәрү өчен 200 меңгә кадәр акча каралган. Агымдагы ел башыннан бирле өлкәдә шундый 4500 контракт төзелгән.

Самарада яшәүче Марат һәм Алинә Әхтәмовлар гаиләсе шушы социаль килешүне гамәлгә ашыруның уңышлы бер мисалы булып тора. Марат тумышы буенча Борский районының Петровское авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң «Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү технологиясе» белгечлеге буенча югары уку йорты тәмамлаган. Студент елларында Самараның төрле азык-төлек җитештерү комбинатларында эшләгән. Шул вакытта ук ул продукциянең ничек һәм нәрсәдән эшләнүе, нинди партияләр һәм күләмнәр белән чыгарылуы, сыйфатын тикшерү һәм, иң мөһиме, әзерләү өчен нинди чимал кулланырга кирәклеге белән яхшы таныш. Марат шоколад, туңдырма ясау фабрикаларында, ит комбинатларында эшләп тәҗрибә туплаган.

Моннан дүрт ел элек, бала чагыннан ашамлыклар пешерергә яраткан егет ипи салу белән мавыгып китә. Күпьеллык тәҗрибәсе ярдәмендә ул сыйфатлы, тәмле һәм кушымталарсыз ипи салу формуласын уйлап таба. Башта дусларын сыйлый. Тиздән тәмле ипи авыз итәргә теләүчеләр саны арта һәм беренче заказлар килә башлый. Менә шул вакытта Марат эшен киңәйтергә карар кыла да инде.

Консервантлар кушылмаган он табуы кыен булганлыктан, ул кечкенә генә тегермән сатып ала. Ашлыкны Пензадан махсус заказ буенча кайтарта. Ә социаль контракт турында ишетеп алгач, бәхетен сынап карарга була. Кирәкле документлар җыеп, бизнес-план төзи һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә тапшыра. Бер ай дигәндә аңа уңай җавап бирәләр. Шулай итеп «Эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру» юнәлеше буенча 250 мең сумлык контракт төзелә һәм бу елның маенда якташыбыз икмәк пешерү цехын ачып җибәрә. Дәүләт ярдәме ике бала тәрбияләүче Әхтәмовлар гаиләсенә тотрыклы керем алырга мөмкинлек бирә. Әлегә милләттәшебез шәхси эшмәкәрлек юлына беренче адымнарын гына ясый. Әмма киләчәктә Марат акрынлап эшен киңәйтергә – продукциясен Самара кибетләре аша да сатарга уйлый.

– Элек мин ун ипилек камырны кул көче белән изгән булсам, социаль килешү ярдәмендә сатып алынган җиһазлар куллана башлагач, җитештерелгән продукция күләме ике-өч тапкырга артты. Тиздән безнең пекарняда пешкән хуш исле ипине шәһәребез кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин булачак. Иң мөһиме – яраткан тормыш иптәшем һәм улым Артур белән кызым Амира янәшәмдә. Авырлыкларны җиңеп, алга атларга алар миңа көч-куәт бирәләр, – ди яшь эшмәкәр.

Теләгән теләкләреңә, куйган максатларыңа ирешергә насыйп булсын, Марат. Син пешергән ипиләрне тиздән без дә авыз итәрбез, дип өметләнеп калабыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

(Өлкә хөкүмәте сайты мәгълүматына таянып язылды)