Домой Жизнь татар Роберт Миңнуллин гаепле

Роберт Миңнуллин гаепле

0
Роберт Миңнуллин гаепле

1995-96 еллар. Минем Аксубай районы, Карасу авылы урта мәктәбенең 2-3 сыйныфында укып йөргән вакыт. Кыш булгандыр. Балачак гел кыш белән бәйле.

Кыш озын, салкын, шуңа җанны җылыткан һәр вакыйга хәтергә уелып кала. Авыл китапханәсендә балалар язучысы Роберт Миңнуллин белән очрашу булырга тиеш. Мин дә бардым. Бу минем авыл китапханәсе белән дә беренче очрашуым иде әле. (Укырга өйрәнгәннән бирле мәктәп китапханәсен актару минем өчен гадәти хәл иде инде, ә авылныкын әле күргән юк.) Ул миңа гаять зур һәм бай булып күренде. Күптомлыкларның рәт булып тезелеп китүе мине бигрәк тә тәэсирләндерде – төпле, саллы белем бар кебек иде аларда.  

Роберт абый килде. Хәтер күп нәрсәләрне инде каядыр тирәнгә яшергән. Мыекларын хәтерләмим. Мыек астыннан бераз гына карлыгыбрак (шуның белән үзен бераз кызгандырыбрак, ихласрак булып чыккан) тавышын хәтерлим. «Энекәш кирәк миңа…» – бу сүзләр озак еллар тынгылык бирмәде. Энекәшем булса, мин аны бар нәрсәгә дә өйрәтер идем, аны яклар идем. Роберт абый шигырьләрендәге лирик герой кичерешләре минеке белән тәңгәл килеп, энекәшсез тормышымны тагын да сагышлы итә иде.  

Роберт абый шигырьләр сөйләде. Безнең белән аралашты. Без аңа сораулар бирдек. Укытучыларыбыз да ул сорауларны безнең өчен күптән әзерләп таратып куйган булсалар да, очрашуның сорау – җавап өлешенә күчкәндә бу сораулар безнең үзебезгә дә ихластан кызык иде инде. Кызыклы заман иде ул. Без яңа дәүләттә, яңа чорда элеккеге идеаллар белән яши идек. Авылга үзгәрешләр болай да соңрак килеп җитә. Ә монда бигрәк тә. Дөньясы үзгәрде, ә яңа гадәтләр әле барлыкка килеп өлгермәгән иде. Шуңа безне элеккегеләре белән тәрбияләделәр һәм ул тәрбия системасында өлкәннәр әйткәнне тыңларга кирәк дигән кагыйдә бар иде. Бигрәк тә мыеклы өлкәннәрнең, аеруча шул мыек астыннан бераз карлыккан сыман ихлас тавыш белән синең күңелеңә якын сүзләр сөйләгән өлкәннәр әйткәнне. Роберт абый шунда безгә «языгыз» диде. Мин аның әйткәненә каршы килә алмадым, очрашудан кайтуга бер әкият яздым. Аны рәсем белән бизәп тә куйдым. Бу гына аз булып тоелгач, тагын берничә әкият сыргалап аттым. Шуннан бирле мин һәрчак нидер язам. Минем язучы булып китүемә Роберт Миңнуллин гаепле дип санарга тулы нигез бар.  

Шуларны уйлап куям да, әйткән сүзләрне һәрчак чамаларга кирәк икәненә инанам. Чөнки һәрчак якын-тирәдә мыек астыннан сүзләрне аулап утыручы малай яки кыз качып утыруы ихтимал.  

Роберт абыйның тавышы колакта: «Энекәш кирәк миңа». Лирик герой белән уртак булган хыялны мин тормышка ашырдым. Әти-әнидән энекәш көтеп җиткерә алмагач, мин бу проблеманы үз көчем белән хәл иттем. Ак башлы зәңгәр күзле улым Хәйдәр нәкъ Роберт абыйның шигырендәге кебек. Ул – минем иң якын дустым да, энекәшем дә, улым да.  

Илгиз Зәйниев — Ватаным Татарстан

matbugat