Кайгы уртаклашу

0
Кайгы уртаклашу

“Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Эльмира Варфоломееваның әтисе Саҗит Гыйльметдинов бакыйлыкка күчте. Шул сәбәпле Эльмира ханымның һәм якын туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, аларга сабырлык һәм түземлек телибез. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын!

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты