Домой Жизнь татар Россиянең атказанган артисты Идрис Газиевка 60 яшь!

Россиянең атказанган артисты Идрис Газиевка 60 яшь!

0
Россиянең атказанган артисты Идрис Газиевка 60 яшь!

Бүген, 21 апрель көнне, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Идрис Газиев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге Идрис Мөдәрис улын күркәм гомер бәйрәме белән тәбрик итә.

«Хөрмәтле Идрис Мөдәрис улы! Юбилеегыз уңаеннан Сезгә күпкырлы эшчәнлегегездә, шәхси тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Киләчәктә дә колачлы планнарыгызны тормышка ашырырга язсын!

Шушы көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты билгеле булачак. Кандидатлар исемлегенә кергән Идрис Мөдәрис улы Газиевка зур уңышлар телибез!»

tatar-congress