Домой Главные новости В области “Рубежное” зиратында шимбә өмәсе

“Рубежное” зиратында шимбә өмәсе

0
“Рубежное” зиратында шимбә өмәсе

Үткән шимбәдә региональ Диния нәзарәте һәм “Яктылык” татар мәктәбе инициативасы буенча Самараның “Рубежное” зиратында шимбә өмәсе уздырылды. Өмәгә балта-пычкылар белән коралланган 150ләп кеше килгән иде. Зират куаклардан, артык зур булып үскән агач ботакларыннан һәм чуп-чардан арындырылды.

“Яктылык” татар мәктәбенең Ата-аналар советы әгъзасы Марат Куряев сүзләренә караганда, “Яктылык” мәктәбе балаларының ата-аналары һәм Диния нәзарәтенең уртак шимбә өмәләре еш уздырылып тора.

– Елына ике мәртәбә – язын һәм көзен без җәмәгать өмәләренә чыгабыз. Балалар белән бергә мәктәп һәм якындагы балалар бакчасы йортын, мәктәп янындагы территорияне куаклардан арындырабыз, агачлар утыртабыз, зиратларны тәртипкә китерәбез. Безнең белән бергә мәктәп укучылары гына түгел, студентларның да катнашуы тәрбия чарасы булып тора, эшебезнең дәвамлы булуына өмет тудыра. Без аларны үзләре өчен генә яшәмәскә, тирә-ягыңдагы кешеләр, туганнарың, гаилә әгъзалары өчен дә файдалы булырга өйрәтәбез. Тормыш ул бумеранг кебек, ни чәчсәң – шуны урасың. Яшьләр мондый чараларда катнашкан саен яхшы якка үзгәрә баралар, әдәпле, тәрбияле, олыларга карата хөрмәтле булып үсәләр, – ди Марат Куряев.

Мин үзем дә, таҗик кешесе буларак, шимбә өмәсендә Самарада яшәүче иллеләп таҗик ир-егетләре катнашуын күреп сөендем. Самараның 3 санлы яшелчә базасында эшләүче оешма җитәкчесе Бахриддин Ходжаев сүзләренчә, төрле милләт кешеләре катнашында уздырыла торган өмәләр зур әһәмияткә ия.

– Әлеге кебек хәйрия акциясе ислам динебез тирәсендә берләшү өчен бик яхшы сәбәп. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, ниндидер вак эшләргә карата үз фикеребез булса да, безне бер нәрсә берләштерә: яхшы эшләр белән без илебезне, гомумән, дөньябызны бизибез, ярдәмләшеп яшибез, шуның белән уртак илебез – Россияне ныгытабыз.

Милләттәшләребезнең берәрсе үлеп китсә, шик тә юк, без аны туган илебезгә кайтарып күмәчәкбез. Әгәр инде язмаган булса, шушы мөселман зиратына алып киләчәкбез. Шуңа күрә дә мөселман зиратының чиста-пөхтә булуын теләп, киләчәктә дә өмәләрдә катнашырга ниятлибез, – ди Бахриддин Ходжаев.

Әлеге шимбә өмәсендә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да катнашты. Өмәгә нәтиҗә ясап, диндәшләребезне яхшы эшләр эшләргә чакырып, ул бер гыйбрәтле хикәя дә сөйләп алды.

– Бер авылда бик зур балта остасы яшәгән, ди. Ул авылдашларына һәм тирә-якта яшәүчеләргә өйләр салып биргән, кыйшайганнарын төзәткән. Бөтен кешеләр дә аның зур һәм төзек үз өе булуда шикләнмәгәннәр. Ә ул тыйнак кына, башкаларныкыннан бернәрсәсе дә аерылып тормаган өйдә көн күрә икән. Гаҗәпләнүчеләргә ул болай җавап биргән: “Иртәгә килегез, мин үземнең чын өемне күрсәтермен”, – дигән.

Икенче көнне балта остасы җыелган халыкны зиратка алып килгән. “Мин дин кардәшләремә ярдәм иткәндә Аллаһының рәхмәтенә өмет итәм. Яхшы эшләрем өчен ул минем мәңгелек йортымны якты һәм уңайлы итәр, дип ышанам”, – дип, балтасын алган да зиратны чүп-чардан арындырырга керешкән. Аңа башкалар да ияргән, ди.

Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.