Сәламәтлек көне.

0
Сәламәтлек көне.

Кичә, ягъни, 2021 нче елның унынчы февралендә, Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән  Самарада эшлекле очрашу булып узды. Анда шушы  оешманың президенты Фәхретдин Канюкаев, вице-президенты Миннәхмәт Хәлиуллов, матбугат җитәкчесе Винер Нурмөхәммәтов, юридик хезмәт күрсәтү җитәкчесе Наил Мостафин, “Дуслык”  интернет-сайтының баш мөхәррире Искәндәр Сәетов, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов һәм башка җәмәгать эшлеклеләре катнашты.  Бу очрашуда  өлкәбезнең “Акчарлак” уку-укыту һәм спорт  (чаңгыда шуу базасында) үзәгендә үткәреләчәк   Сәламәтлек көне турында  сүз барды.

Ул күптән уздырылып килә һәм аның үз традицияләре дә бар. Кызганычка каршы  соңгы ике елда бу чара булмый калды. Быел исә катнашучыларың санын кыскартып булса да аны үткәрергә ниятлиләр.

Программа узган еллардагы шикелле үк киң булачак. Чаңгы ярышы, футбол, чанада һәм тимераякта шуу һәм башка күп төрле кышкы уеннар оештырылачак. Оештыручылар Самар өлкәсеннән, Татарстаннан һәм Мәскәүдән кунаклар киләсен дә әйтте.

Шулай ук әлеге чараны уздыру өчен  санитар-эпидемиологлар тарафыннан куелган  таләпләр турында да сөйләшенде.

Тагын шуны өстәргә кирәк- “Акчарлак” үзәге искиткеч матур урында  урнашкан- анда кышкы спорт һәм ял өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.  Россиянең атаклы чаңгы ярышлары юкка гына анда үткәрелми! (“Лыжня России” бу шимбәдә – 13 февральдә узырылачак)

 Килүчеләрне  гөҗләп торган самавар, кайнар чәй һәм пылау көтәр,сезне татарның иң тәмле ризыклары белән сыйларлар!

Димәк бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә уздырырлык  яхшы һава торышын гына телисе кала!

Онытмагыз, сәламәтлек көне 27 февральдә, иртәнге сәгать 9 да башлана.