Домой Жизнь татар Татарстан җырчыларына Башкортстанга керү чикләнә. Рәсми сәбәбе — пандемия

Татарстан җырчыларына Башкортстанга керү чикләнә. Рәсми сәбәбе — пандемия

0
Татарстан җырчыларына Башкортстанга керү чикләнә. Рәсми сәбәбе — пандемия

Башкортстанда яңа чикләүләр, аның беренче корбаннары — Татарстан җырчылары, аларга республиканың авыл, шәһәрләренә керү тыела. Хакимият моны пандемия чикләүләре дисә, Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Башкортстан хакимияте җанисәп алдыннан идеологияне контрольдә тотарга тели дип саный.

Башкортстанда мәдәни тормышта үзгәрешләр. Республика башлыгы Радий Хәбиров имзасы белән 2012 елның 28 гыйнварыннан “Пандемия режимы турында” фәрманга үзгәрешләр кертелде. Фәрманда берничә мөһим искәрмә бар. Мәсәлән, чит илләрдән, Русия субъектларыннан килгән вәкилләр катнашында 100 кешедән арткан чараларны (монда мәдәни, эшлекле, күңел ачу, спорт чаралары да керә) уздырудан баш тартырга яки кичектерергә дип язылган. Кайчанга кичектерүнең төгәл вакыты юк, мөмкин кадәр соңрак дип аңлатылган. Моннан тыш кинотеатр, мәдәният сарайлары эшчәнлеген алып барган очракта тамашачылар залының тулуы 70 проценттан артырга тиеш түгел.

Русия субъектларыннан килгән җырчылар дигән өлешенә Татарстан артистлары да керә. Коронавирус зәхмәте 2020 елда җырчылар, артистларның эшенә зур үзгәреш кертте, аларның эшләре тукталып торды. Узган елның көзенә таба артист халкы, театрлар бераз җиңелрәк сулый башлады. Роспотребнадзордан тамаша залы тулырга тиеш түгел дигән шартлар куелып, шул сәбәпле керемнәр җырчыларның чыгымнарын капларлык булмаса да, алар гастрольләргә йөреп акча эшли башлады. Билгеле, Татарстан артистлары тамаша куярга дип Башкортстанга йөри, татар артистлары биредә популяр, җырчыларга да тамаша залын тутыру җиңелрәк. Әмма бу мөмкинлек тә Хәбиров фәрманы белән ябыла.

Җырчы Иркә
Җырчы Иркә

Шулай да 9 февраль җырчы Иркәнең Уфаның “Молодежный” концертлар залында концерты узды. 12 февраль җырчы Нефтекамада чыгыш ясарга тиеш иде. Уфада ниндидер могҗиза белән тамаша рөхсәт ителгән булса, Нефтекамада Иркәнең концерты булмый. Бу хәлне Азатлыкка Иркәнең концертларын оештыручы Вадим Фәтхинуров раслады.

“Уфада концерт булды, Нефтекамада юк. Без моны соң белдек. Мәдәният сарае мөдире пандемия вакытында ярамый дип әйтте. Уфада чыгыш ясарга ярый, Нефтекамада ни өчен юк, һәм бу пандемия белән ничек бәйле – акыл белән аңлап булмый. Уфада ярый, районнарга чыгу ярамый, Радий Хәбиров фәрманы, диделәр Нефтекама мәдәният сараенда”, диде ул безгә.

Нәфкать Нигъмәтуллин
Нәфкать Нигъмәтуллин

Җырчы Нәфкать Нигъмәтуллинның концерты Уфада 3 мартка билгеләнгән. Аның продюсеры, хатыны Рәмзия Нигъмәтуллина әлегә концерт булмаячак дип берсе дә шалтыратмады дип әйтте Азатлыкка. Шулай ук февраль азаклары, мартта Башкортстанның төрле районнарында да концертлар билгеләнгән, аларның язмышлары әле хәл ителмәгән. Нәфкать тумышы белән Башкортстаннан булгач, рөхсәт булыр дип ышана ул.2002 елдагы җанисәпнең ничек узганын яхшы беләм, шул вакыттагы алымнарны кулланырга мөмкиннәр

“Әлегә концертыгыз булмый дигән хәбәр килмәде. Әмма Башкортстанда эшләү кыенлаша, анысы хак. Бу хакта безнең андагы концертларны оештыручылар әйтә. Районнарга концерт турында сөйләшергә дип баралар, әмма кире буш кул белән әйләнеп кайталар. Аның рәсми сәбәбе – пандемия. Әмма минем фикеремчә, бу сәяси яссылыкта хәл ителә. Башкортстандагы 2002 елдагы җанисәпнең ничек узганын бик яхшы беләм, шул вакыттагы алымнарны кулланырга мөмкиннәр. Татарстаннан артистларны кертмәскә тырышу шуңа бәйле дип уйлыйм. Нәфкать Нигъмәтуллинның сәясәткә тыкшынганы юк, шуңа да концертлар афишасы үзгәрмәде, безгә кагылмас дип уйлыйм”, дип сөйләде ул.

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

Фирдүс Тямаевның да февраль, мартта Башкортстанда концертлары билгеләнгән. 14 февраль, мәсәлән, аның концерты Стәрлетамакның шәһәр мәдәният сараенда узарга тиеш. Шушы көннәрдә генә ул үзенең Башкортстандагы администраторлары аша күпчелек концертлар булмаячагын белгән.

“Туймазы, Октябрьскида булырга тиеш иде концертлар, булмый. Стәрлетамакта була, әмма бу ниндидер могҗиза бугай. Андагы мәдәният йорты белән ничек сөйләшенгәндер — белмим.Җанисәп алдыннан Татарстан артистларын кертмәскә дигән фәрман бар дип уйлыйлар

Мин сәбәпләрен аңламыйм, Башкортстан җырчылары акча эшләп калсын дип тырышалармы соң? Аларга кеше йөрми, монда Татарстаннан артистлар кертелмәсә, халык ничарадан-бичара билет сатып алырлар дип уйлыйлар бугай. Әмма кеше ахмак түгел. Теләсә кемнең концертына билет алырга ул акчасын әрәм итмәс. Мин шулай дип уйлыйм, әмма концертларны оештыручыларның фикере башка – алар җанисәп алдыннан Татарстан артистларын кертмәскә дигән фәрман бар дип уйлыйлар. Нәкъ менә районнар буенча йөрергә ярамый дип ачыкланды. Мәдәният сарайлары мөдире барысы да концертлар кичектерелә, пандемия дип әйтәләр. Аптыраган! Мәскәү артистларына ярый, Башкортстан артистларына рөхсәт ителә, ә безгә юк. Татарстан артистлары гына зәхмәт тарата булып чыга. Ничектер бер яклы гына эшли түгелме соң бу фәрман?” диде Фирдүс Тямаев.

Илсөя Бәдретдинова
Илсөя Бәдретдинова

Азатлык җырчы Илсөя Бәдретдинова белән дә элемтәгә керде, аның да февраль, март аенда Башкортстанның берничә район үзәге, шәһәрдә, мәсәлән, Октябрьскида концертлары билгеләнгән. Ул да билетлар сатылган булса да, тамашалар булмый дигәнне раслады.

“Берни аңламыйбыз, безгә пандемия вакытында концертлар булмый диелде. Ләкин шул ук вакытта Башкортстанда мәдәни чаралар уза, Башкорстаннан артистлар Татарстанга килә. Бернинди дә каршылык юк, югыйсә ул коронавирус барысына да кагыла бит”, диде ул.

Салават Фәтхетдиновның Уфада 31 март-4 апрель көннәрендә концерт оештырылуы планлаштырылган, 7-10 апрельгә Данир Сабиров тамашасына билетлар сатыла. Данир бу фәрман турында хәбәрдар түгелмен, диде Азатлыкка.

Азатлыкның Уфадагы чыганакларына караганда, мәсьәлә чыннан да катлаулы, Башкортстан районнары буйлап Татарстан җырчыларына концертлар кую авырлашкан. Һәм бу пандемия белән бәйле түгел. Башкортстанда Татарстан артистларының концертларын оештырган администратор аңлатуынча, район, шәһәр муниципалитетларына Башкортстан башлыгы аппаратыннан сүздән фәрман төшерелгән – Башкортстан җирлегендә Татарстан җырчыларының концертларын уздырмаска. Азатлык әңгәмәдәшенә район үзәкләрендәге мәдәният йортлары мөдирләренең берничәсе бу җанисәп белән бәйле дип аңлаткан.

Данир Сабиров
Данир Сабиров

“Берсе дә моны рәсман әйтми, үзара гына, дусларча аңлата. Үзләре дә кыенсына, әмма хакимият кешеләре сүзеннән алар ары сикерә алмый. Безгә Уфадан шалтыраттылар, ди алар. Мәсәлән, Татарстан җырчысы концерт уздырырга теләсә нинди көнне сораса да, пандемия, ярамый дигән сүздән ары ул көнне мәдәният сарае ябык, эшләми, башка кеше концерт куя, ремонт башланды дип җавап бирергә мәҗбүр булачакбыз дип сөйләделәр. Уфадан “ярар, кертегез, концерт куйсыннар” дигән шалтырату булмыйча, бертуактаусыз шундый җавап кайтара алачакбыз, диделәр.

Безнең өчен бу башка сыймаслык хәл. Барысы да пандемия белән аңлата, шуның белән акланалар. Чынында бу хәлләр җанисәп, сәясәт белән бәйле”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Җанисәп апрель аеннан сентябрьгә күчерелгән булса да, чикләүләр дә шулкадәр дәвам итәчәк дип аңлатылган. Мәдәният йортлары мөдирләренә бу фәрман Башкортстан башлыгы аппараттынан чыкканмы, Башкорстан мәдәният министрлыгыннанмы – билгесез.

Рөстәм Сәрвәров
Рөстәм Сәрвәров

“Аксу” продюсерлык үзәге мөдире Рөстәм Сәрвәров мондый фәрман чыгару Русия Конституциясенә каршы һәм ул бертигез кулланылмый икән, аны шикаять итәргә кирәк, дип сөйләде Азатлыкка.Ике республика җитәкчелеге аңлашырга тиеш, ник артистлар сәясәт корбаннары булып калырга тиеш?

“Бу – кеше хокукларын бозучы фәрман. Бу – Конституцияне, кешелек нормаларын бозучы документ. Мондый караш белән эш итү халыкларның арасын бозуга илтәчәк. Бу – гаделсезлек, кешелексезлек, мәкерлелек күренеше. Ике республика җитәкчелеге аңлашырга тиеш, ник артистлар сәясәт корбаннары булып калырга тиеш? Әгәр бу чыннан да шулай икәне ачыкланса, хокукларны мәхкәмәдә якларга кирәк”, диде ул Азатлыкка.

Шунысы кызык: Башкортстан хакимияте чыгарган пандемия режимы турындагы фәрманда Русия субъектларыннан килүчеләр белән мәдәни, күңел ачу, спорт чараларын уздырмаска яки озак вакытка кичектерергә дигән фәрман бер яклы гына эшли булып чыга. Мәсәлән, Мәскәүдән килүче җырчыларның концертлары февральдә дә, мартта да, апрельдә дә каралган. Уфаның мәдәни үзәкләренең афишаларына бер күз салу гына җитә: Мәскәү җырчылары, төркемнәрнең концертлары билгеләнгән. Аларга чикләү кагылмый. Әллә Мәскәү Русия субъектына керми булып чыгамы?

"Салават Юлаев" - "Ак барс" уены, архив фотосы
“Салават Юлаев” – “Ак барс” уены, архив фотосы

Спорт чараларына килгәндә дә, шундый хәл. “Уфа Арена” боз сараеның рәсми сайтын ачу җитә һәм 18 февральдә “Салават Юлаев” хоккей такымының Татарстаннан “Ак барс” белән уены узачагы күренә. Билетлар сатуда, бернинди чикләүләр юк. Шулай ук 20 февральдә “Салават Юлаев” “Куньлунь РС” хоккей такымы белән уйнаячак. Ә бу клуб гомумән Пекиннан. Коронавирус Кытайдан таралганын исәпкә алганда һәм бу зәхмәт Кытайда да, бар дөньяда да бетмәгәнен белә торып, Хәбиров фәрманын да истә тотып, ни рәвешле бу уенны оештырырга мөмкин дигән сорау туа.

Һәм тагын бер яклы караш турында сорау: Уфада кемдер концерт куя ала икән, ник район җирлеге концерт, тамашадан мәхрүм кала? Уфада пандемия котырмый, шуңа күрә концерт та, спорт ярышлары да ярый, ә район җирлегендәге хакимият коронавируска каршы чаралар күрә алмыймы? Хәбиров имзалаган документта Уфа пандемиядән азат зона дип билгеләнмәгән. Фәрманда тулаем Башкортстан турында сүз бара. Шуңа күрә Уфага һәм авылларга бүлү никадәр дөрес?

2002 елда Башкортстандагы җанисәп шулай ук зур шау-шу белән узган иде. Ул вакытта да Татарстаннан галимнәрнең кертелмәү очраклары булды, очрашулар уздыруга каршылыклар тудырылды. Татарстаннан артистлар, шагыйрьләр төркемнәре булдырылды, алар Башкортстанның төрле районнарына йөрергә тиеш иде, әмма республика чикләрендә аларны тоткарлау, кире бору, мәдәният йортларына кертмәү яки концерт вакытында электрны сүндереп, каршылыклар тудыру кебек очраклары теркәлгән иде.

azatliq