Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Сөмбел Заһидуллина: «Салават Фәтхетдинов белән күзгә-күз күрешеп тә исәнләшмәдек»

Сөмбел Заһидуллина: «Салават Фәтхетдинов белән күзгә-күз күрешеп тә исәнләшмәдек»

0
Сөмбел Заһидуллина: «Салават Фәтхетдинов белән күзгә-күз күрешеп тә исәнләшмәдек»

Сөмбел Заһидуллина 1996 елның 28 октябрендә Казанда туган. Хәзер ул әти-әнисе белән Арчада яши. Сөмбел Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов исемендәге һәм «Татар моңы» бәйгеләре лауреаты. Ул Арчада Мәдәният йортында эшли.

«Мине халык үзе күтәреп алсын иде»

Сөмбел, тамашачы сине яратмый түгел, әйеме? Чыгышларыңны халык яхшы кабул итә.

Тамашачы фикере минем өчен мөһим. Чыгыш ясаганнан соң, аларның алкышлары, «браво» дип кычкырулары үзе көч өсти. Мин Инстаграм челтәре аша танылдым дип әйтә алам. Анда да төрле мактау сүзләрен язмыйча тормыйлар.

Әмма шулай да сине популяр җырчы дип әйтә алмыйм.

Әйе, мин дә үземне популяр җырчы дип санамыйм. «Әйдә, концертлар белән йөр инде», — ди күпләр. Соң, төркем туплап, авыллар, районнар буенча йөрү ансат түгел бит. Әле ул концертларга кешенең дә килүе кирәк. Төркемем әле, гомумән, тупланмаган. Әмма шулай да минем гастрольләр белән йөрисем килә. Яздырылган җырларым да бар, ләкин аларның саны унбишкә тулмый. Әле программа да булдырырга кирәк. Тамашачы гастрольләргә чыгып китүне бик җиңел дип уйлый. Бирегез миңа 500 мең — танылуымны сизми дә калырсыз. Әти-әнием миллионер түгел ич. Танылыр өчен акча һәм артыңнан төртеп торучы кирәк. Өстәвенә, җырчылар да басуда үсеп утырган чүп кебек күп. Шуларның бөтенесен рәхәтләнеп чабасы! Берәр зуррак җирдә утырсам, берсен дә татар сәхнәсенә кертмәс идем. Ике тиенлек тавыш белән ике җыр җырлаган өчен әллә ничә меңнәр алып китәләр!

Сине икенче Әлфия, диләр.

Шулай дип әйтүләрен ишеткәнем бар. Кемдер: «Аның кебек җырларга тырышасың», — ди. Әмма минем гомердә дә Әлфия апага охшатып җырларга тырышканым булмады. Әлфия апа берничә телдә җырлаган, ә мин бары тик татарча гына җырлыйм. Мин үземне Әлфия апа, димим. Безнең йөз-кыяфәтебез, тавыш тембрыбыз охшагандыр. Әгәр мине аның белән чагыштыралар икән, бу минем өчен бары тик мактау кебек кенә. Әлфия апа — ул легендар шәхес, аның кебекләр башка булмаячак.

Әлфия апа белән күрешеп сөйләшә алсаң, аннан ниләр сорар идең?

Кызганыч, аның белән күрешергә өлгермәдем. Хәзер ул безнең арада юк, әмма булса, һичшиксез, янына барыр идем. Әлбәттә, киңәшләр сорар идем: эстрадада үз урыныңны ничек булдырырга, соңыннан ул урынны ничек тотарга һәм башкалар. Ул нәрсәнең яхшы булуын, нәрсәнең начар икәнен әйтеп бирер иде. Артык популяр җырчы булып, айлар дәвамында гастрольләр белән йөрү теләгем юк. Халык мине үзе күтәреп алсын иде. Халык җырларына өстенлек бирүче татар җырчысына хәзер сәхнәдә күтәрелеп китү авыр. Продюсерлар да юк дәрәҗәдә.

Халык җырларына өстенлек бирүчеләр бармак белән санарлык, әйеме?

Тамашачыга күбрәк заманча җырлар ошый. Әле менә бу арада гына баянга кушылып җырлау күренеше татар сәхнәсенә кире кайта башлады. Карап торам: өлкәнрәк артистлар заманча җырлар җырлый. Мин үземнең 23 яшемдә халыкчан җырлар башкарырга тырышам.

«Безнең Салават абый белән күзгә-күз күрешеп тә исәнләшмәгәнебез бар»

Син музыка училищесын тәмамлап, Салават Фәтхетдинов курсына укырга кердең. Әмма Мәдәният институтында син бер генә ел укыдың. Нигә?

Музыка училищесында укыган елларым — иң күңелле вакыт. Училищены тәмамлаганда, нишләп менә шушы ук бинада югары белем дә бирмиләр икән дип уйлый идем. Алга таба укырга кирәк, дидем дә Мәдәният институтына укырга керергә булдым. Бер ел укыгач, киттем, чөнки укыйсым килмәде.

2017 елда син Актаныш районында Әлфия апа Авзалова исемендәге җыр бәйгесендә катнаштың. Шушы бәйгегә тукталып үтик әле.

2017 елда мин өченче урын алдым. Нигә өченче урын икәнен дә беләм…

Нигә?

Беренче урынны мин алырга тиеш идем, димим. Ярый, өченче урын да начар түгел. Әмма 2018 елда, Казанда үткән бәйгедә катнашкач, миңа беренче урын бирделәр. Актаныштагы жюри арасында Салават Фәтхетдинов бар иде, ә Казанда ул булмады.

Салават сине яратмыймы әллә?

Миннән ник укуыңны дәвам итмәдең, дип сорадың бит. Хәзер җавап бирәм. Салаватка укырга кергәч, аның Казан концертларында җырладым. Унбиш-уналты көн дәвамында концертта катнаштым. Тамашада мин Әлфия Авзалова яшь чагында җырлаган кебек җырлый идем. Салават абый мине тамашачыга Әлфия Авзалова кебек тәкъдим итте. Хәзер мин, хискә бирелеп, гастрольләр турында хыялланам бит инде. Ә бер көнне Салават абый миңа: «Сеңлем, мин сине алып йөрмәячәкмен», — диде. Ул мине алды да ташлады. Соңыннан уку теләгем бетте.

Бәлки бераз көтәсе булгандыр?

Минем ачуым чыкты. Хыялларымда мин гастрольләрдә йөри идем инде. Кичке җидедә-сигездә башланачак концертка көндезге сәгать бергә килеп утыра идек. Бер җыр өчен җиде сәгать көтә идем. Түли иде, шунысы өчен рәхмәт. Салават абый миңа: «Сиңа укырга кирәк», — диде. Ә минем көндезге бүлектә бер дә укыйсым килми иде. Көне буе уку булгач, эшкә дә кереп булмый. Шулай итеп, бер ел укыдым да соңыннан китәргә булдым. Әмма киткәндә миңа бик каты ялындылар. Бөтен институт: «Китмә», — диде. Салават абый әллә белми калды, миңа бер сүз дә әйтмәде. Соңыннан Венера Әхәтовна: «Миңа укырга керергә теләгең юкмы?» — дип язды. «Миндә синдә укырга миллионнар юк бит», — диясе калган (көлә).

 Димәк, сиңа өченче урынны институттан киткәнгә бирделәр дип уйлыйсың??

Алай диясем килми, әмма Салават барыбер юлыма аркылы төшәр иде. Күпме кешедән ишеткәнем бар инде. Безнең район кешеләренә: «Менә мин бу кызны Әлфия Авзалова иткән булыр идем», — дигән. Нишләп итмәде икән соң? Миңа укырга киңәш итә, имеш.

Бу синең үзең турында артык югары фикердә булуың турында сөйләмиме?

Юк. Әз-әзләп алып чыксын иде. Укыр идем әле. Башка елны алып чыгар иде микән?.. Мин үкенмим! Башка югары уку йортында икътисадчы белгечлеген үзләштерәм. Бары тик, аннан китүемне белгәч, өйдә бик ачуландылар. Бәлки, чыннан да, бераз көтәсе булгандыр. Хәзер инде булганы булган. Мин ялына торган кеше түгел. Безнең Салават абый белән күзгә-күз күрешеп тә исәнләшмәгәнебез бар. Борын каршында торды, әмма ул миңа эндәшмәде. Мин дә аңа эндәшмәдем.

Әлфия Авзалова исемендәге ул бәйге гаделме?

Кем белгән инде. Шуны гына әйтә алам: мине гала-концертка чакырмадылар. Беренче урын алдың, диделәр. Репетицияләр башланды, ә мине чакырмыйлар. Карасам, гала-концертта җырлаучылар — ул Венера Ганиеваның укучылары… Рөстәм Насыйбуллин бар иде, ул да җырламады.

Салаватка биргән имтиханыңны искә төшерикче.

Мин җырлаганда, Салават абый: «Кая, ишекне ачып куй әле», — диде. Имеш, яхшы җырчылар аның курсында гына. Корсагын киереп утырды инде. Салават абый белән җеннәребез туры килә дип уйлыйм. Хәзер гафу үтенергә соңдыр инде. Ул миңа: «Кызым», — дип эндәшә иде. Ничек җырларга икәнен өйрәтте. Концертларда аның үзеннән артык матур җырларга да ярамый әле (көлә).

«Кызым», — дип эндәшкәч, мөнәсәбәте яхшы булгандыр?

Салават абый – әйбәт кеше. Бер көнне ул мине үзе белән мунчалары, чәй йортлары булган «ял өенә» чакырды. Оялган идем. Анда җыен ир заты, бәйләнмәсәләр ярый инде дип уйлый идем. Телефонымны кулга алдым да: «Кемгә шалтырата аласың инде син?» — дим үз-үземә. Аннары репетиция башлангач кына тынычландым. Мин Салават абыйның баласы кебек 15-16 көн аңа ияреп йөрдем.

«Әбием ирсез калырмын дип борчыла»

Бу дөньяда гаделсезлек, гомумән, күп, әйеме?

Бәйгеләрнең күбесендә гаделлек юк. Кайсында гына катнашма, мине төшереп калдыралар иде. Ваһапов фондына рәхмәт. Рифат Фәттахов белән без яхшы мөнәсәбәттә. Бары тик контрактны гына Зәлиләгә тәкъдим итте.

Тагын сиңа түгел…

Белмим, ник алай иткәндер. Зәлилә бит өченче урын алды. Бәлки фигурага карыйлардыр. Алай дисәң, Зәлилә дә ябык түгел ич!

Фигураң турында уйланасың?

Уйланам, әйе. Әмма бөтен кеше дә ябык булып бетә алмый бит.

Миндә комплекслар бар, яшермим. Ябыгырга да тырышам. Фитнес клубларга да йөрмәдем түгел. 5-6 килограммга ябыгам да шул авырлыгымны 3-4 ай тотам. Соңыннан шушы килограммнарымны кире җыям. Артык күп ашыйм дип тә әйтә алмыйм, күбрәк су эчәм. «НЛ» компаниясе чараларын да кулланып карадым. Ябыктым, әмма ул коктейльләрне алып торыр өчен күп акча кирәк. Беткән саен шул коктейльләрен алып торсаң, акчасыз калуың да бар. Бала тапкач, ябыгырмын бәлки.

Балалар телисең? Ничәне?

Дүрт бала — өч кыз һәм бер малай тели идем. Әмма хәзерге заман белән берне генә табармындыр. Әгәр балам җырчы булырга теләсә, каршы киләчәкмен. Балаларым җырчы гына була күрмәсен иде!

Сиңа егетләр язмый түгелдер?

Егетләр яза. Әмма мин артык горур. Әни: «Сайланып, утырып калырсың», — ди. Әбием дә кияүгә чыкмам дип борчыла. Әле миңа 23 кенә яшь бит. Күңелемә ошаган бер егет бар, ләкин мин аңа үзем язмыйм. Башымны әйләндергән мәхәббәт очратсам, кияүгә дә чыгып куюым бар. Мин берничә еллар дәвамында егетем белән йөрмәс идем.

Егетең ябык дисә, ябыгыр идеңме?

«Миңа ярдәм ит, көч бир», — дияр идем. Әмма артык шушы мәсьәләгә басым ясаса: «Мин сиңа ошамыйммы әллә?» — диячәкмен. Әгәр ошамаса, ник йөри ул минем белән? Ә болай ябыгырга теләр идем, әйе. Минем булачак ирем чын ир-ат булсын иде. Хатын сүзеннән чыкмый торган ир белән яши алмаячакмын. Мәмләп-җебеп торса, я мин аны үзем үтерәм, я ул үзе китәчәк. Усал да булсын, мине тотсын «ыштобы»!

Популяр булыр өчен акча кирәк, дисең. Бәлки сиңа берәр бай ир кирәктер?

Бай ир… Бәлки кирәктер дә. Әмма мин эзләнеп йөрмим. Спонсор була алган бай ир эзләп йөрүчеләр бар. Гадәттә, озын аяклыларга түшәк аша танылу тәкъдим итәләр. Миңа мондый тәкъдим ясасалар, кире кагар идем. Әллә кемнәр белән йоклап йөрмәс идем. Атказанган дигән исемнәрне дә өләшәләр генә, перчатка бирәләрмени?! Көлеп үләрсең!

Артык туры сүзле син.

Мине усал, диләр. Бәлки мин кайбер сүзләремне уйламыйча әйтәмдер. Ошамый икән, карамасыннар, тыңламасыннар.

«Җырлавыма каршы булган кешегә кияүгә чыга алмас идем»

Әти-әниеңнең иркә кызыдыр син, әйеме?

Мин гаиләдә бер бала гына. Әти белән әни балачакта иркәләде, әйе. Хәзер үстем инде, тормышны үзем алып барам, ипотека түлим.

Ипотекаң Казанда?

Юк, Арчада. Әмма Казанда яшәргә теләр идем. Ирем дә шәһәрдән булып куйса иде… Әле фатиры да булса, гомумән, шәп!

Авыл егетенә кияүгә чыкмас идеңме?

Нишләп, яратсам, чыгар идем! Сыерын да савар идем әле. Без эштән курка торганнардан түгел.

Синең әниең Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлаган. Ник әлеге ансамбльдән киткән ул?

Әтине очраткан да аңа кияүгә чыккан. Әтием әнине сәхнәдән, артык игътибардан көнләшкән. Әнием гаиләне сайлаган, ә мин исә җырлавыма каршы булган кешегә кияүгә чыга алмас идем. Элек йөргән егетем белән дә шуңа аерылыштык. Мин Казанга омтылдым, ул Арчада калды. Хәзер ул өйләнгән, балалары бар.

Нишләп продюсерлар белән эшләмисең?

Кемне тәкъдим итә аласың? Татарда продюсерлар бармы?

«Барс Медиа»?

Алар миңа көне буе язалар. «Менә шушы җыр белән чыгыш ясарга — 150 мең, ротациягә бирсәң, 100 мең…» — диләр. Һай, көнендә генә шушы акчаны чыгарып салып булса иде. Бөтен нәрсә акчага килеп терәлә. Белмим, ниләр булып бетәр. Аллаһ үзе күрсәтер инде.

Кешене укытып җырчы итеп буламы?

Юк, әлбәттә. Никадәр көчле тавышлы сәләтләр утырып кала. Бәлки аларга әрсезлек җитмидер. Акчалары да юктыр. Мин дә шул утырып калганнар рәтенә керәмдер инде. Шулай да хыялларның чынга ашуына ышанасым килә. Тямаев та унсигез яшендә танылып китмәгән бит. «Кыстати», интернетта Тямайның бу җырын җырла, диләр. Телем ятмый аның җырларына, чын.

Синең интервью бирүең беренче тапкыр түгел. Татар журналистлары турында ни әйтерсең?

Берсендә интервью биргән идем, артык күпертеп, майлап язылган иде ул. Кайбер сүзләрен хәтта аңламый идем дә. Андый татар сүзе бармыни, дип аптырадым! Ничек бар, шулай язарга кирәк. Туры сүзле дип сүгәләр инде ул, чөнки туры сүзлеләрне яратмыйлар. Сиңа ярап булмас инде, син усал инде, имеш. Мин үзем дә бераз ялагайланып, майлап йөрсәм, әллә кайчан әллә кем булыр идем. Миндә ялагайлану юк шул.

Берәрсенә ялгыш сүз әйткәч, үкенәсеңме?

«Ник әйттем инде?» — дип үкенгәнем бар. Сүгенгәлим дә кайчак. Мин тыйнак түгел. Укыганда: «Ой, Сөмбел», — диләр иде миңа.

Әйдә турысын. Синең фикереңчә, егет белән кызга бергә яшәр өчен никах мәҗбүриме? Никахка кадәр йокларга ярыймы, синеңчә?

Әлбәттә, яшәр өчен никах кирәк. Ну, белмим инде… Йоклауга килгәндә, шәригать буенча ярамый инде, анысы аңлашыла. Әмма әгәр дә яратасың икән, йоклыйсың инде. Әгәр егерменең теге ягына чыккансың икән инде… Күз алдыңа китер: кызы да, егете дә бозылмаган. Алар никахлашкач, тәҗрибәсез нишлиләр соң?! Ир белән хатын арасында җенси мөнәсәбәт тә үз ролен уйный ич. Ярый, Алинә, әллә нинди сораулар биргәнче, китим әле. Рәхмәт, хуш!

Сөмбел Заһидуллинаның (Сюмбель Загидуллина) биографиясе.

Сөмбел Заһидуллина 1996 елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туган. Әнисе Илмира пешекче, яшь чагында җырчы булган. Әтисе Альберт төзүче.

Сөмбел 2012-2016 елларда Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укыган. Хәзер Сөмбел әти-әнисе белән Арчада яши. Сөмбел Арча мәдәният йортында эшли. Әтисе Арча районы Казанбаш авылыннан, әнисе шул ук районның Алан авылыннан.

Алинә Айдарова

intertat.tatar