Сабан туен көтеп алдык

0
Сабан туен көтеп алдык


Коронавирус сәбәпле ике ел буе түземсезлек белән көткән бәйрәм бөтен халыкта да зур канәгатьлелек хисе калдырды. Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы җирлеге башлыгы Илмир Хәбибулла улы Гыйззәтуллинга һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бәйрәмне алып баручылар Рәшидә Фәйрушина һәм Тәслимә Фәхретдиновага да, дәртле дә, моңлы да җырлары өчен үзешчән артистларга да бик зур рәхмәт. Җыр-бию, уен-көлке кичкә кадәр дәвам итте, ә кичен бәйрәм авылның үзәк мәйданына күчте. Анда халык тагын да ел буена җитәрлек адреналин алды.

Иганәчеләр Ринат Сәгыйровка, Асия Шәйхетдиновага, Равил Галимуллинга, 33 һәм 1482 санлы мәхәл-ләләргә, Илфак һәм Вәсимә Гыйззәтуллиннарга, Рамил Гыйззәтуллинга, Хәбибулла Казаковка, Рамил Нуретдиновка, Хәдичә Шәяхмәтовага, Ринат Иксановка, Раил Гафиятуллинга, Марат Сәгыйровка, Валерий Турутинга, Әдхәм Фәсхетдиновка, Исмәгыйль Шияповка, Айрат Миназиевка һәм ярдәм кулы сузган барча авылдашларга да чиксез рәхмәт.

Бөтен авыл халкы исеменнән бу бәйрәмне оештыручыларга, көрәшчеләргә, ат чабышларында катнашучыларга, сөлге бирүче яшь гаиләләргә, район үзәк Мәдәният сараеннан килеп бик матур концерт куйган артистларга һәм барча кунакларга зур рәхмәт.



Әкълимә СУБЕЕВА