«Туган тел»нең яшь канаты

0
144

Өлкәбездә милли һәм дини гореф-гадәтләрне, ана телебезне саклап калу һәм үстерү өчен күп эшләр башкарыла. Милли-мәдәни мирасыбызны яшь буынга тапшыру, бүгенге көн активистлары башлаган эшләрне дәвам итәргә лаеклы алмаш тәрбияләү бурычы көн кадагында. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге менә инде 30 елдан артык бу юнәлештә бик актив эшчәнлек алып бара.

Бүлекнең бүгенге җитәкчесе Фәрзанә Фәрхәд кызы МӘХМҮТОВА «Яшьләр көне» уңаеннан татар яшьләренең иҗтимагый эшчәнлеге һәм планнары белән таныштырды.

– Яшьләр бүлеге актив эшләп килә һәм мин моңа бик шатмын, – дип башлады сүзен Фәрзанә. – Күптән түгел генә шәһәребездә гөрләп узган «Студентлар язы» юбилей фестивалендә, өлкә Сабан туенда катнаштык. 21 – 29 июльдә Самара өлкәсендә 10нчы тапкыр узачак «iВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумында катнашырга әзерләнәбез. Быел ул «Россия халыклары бердәмлеге» темасына багышланган. Без «Халкым минем» бүлекчәсендә чыгыш ясаячакбыз. Ул үз мәдәниятеңә һәм илеңә мәхәббәт, Россиядә яшәүче халыкларның бердәмлегенә һәм һәр милләтнең үзенчәлегенә, мәдәни-ятләр һәм менталитетлар төрлелеге шартларында аралаша белү, милли гореф-гадәтләрне һәм мөнәсәбәтләрне саклауның заманча практикаларына багышланган.

Без күптән инде Татарстанның «Идел» яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә яшибез. «Татар яшьләре көннәре», «Милләтебез хәзинәләре» һәм «Татар лидеры мәктәбе» кебек сменаларны көтеп алабыз. Анда төрле төбәкләрдән җыелып килгән милләттәшләребез белән үзара тәҗрибә уртаклашабыз, төрле регионнарда уза торган проектлар белән танышабыз. «Татар лидеры мәктәбе»н без бу елның маенда Самарада да оештырдык. Киләчәктә бу программа буенча даими рәвештә эшли алырбыз, дип өметләнәм.

Өч ел рәттән «Татар яшьләре көннәре» форумы кысаларында уздырыла торган «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләрен оештыруда булышабыз – сценарийлар язабыз, сынаулар уйлап табабыз һәм алып баручылар буларак та чыгышлар ясыйбыз. Татарстан телевидениесенең ТНВ каналында чыгып килүче «Таяну ноктасы» тапшыруында да катнаштык. Ә узган ел ахырында, Казан меценатлары оештырган бәйгедә катнашып, грант та оттык. Хәзерге вакытта шушы проектны чынга ашыру өстендә эшлибез.

Оешма яшьләре аерым-аерым да төрле бәйгеләрдә, проектларда катнашалар. Дустыбыз Әлфинур Мәхмүтова быел «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Милләтебез хәзинәләре» сменасында әйдаман буларак катнашты. Мин үзем һәм Эльмира Мефтахова Самара өлкәсе яшьләр хөкүмәтенең резерв составына алындык. Моның өчен безгә проектлар конкурсында катнашырга туры килде. Җиңү яуладык һәм быелның гыйнварыннан Самара өлкәсе яшьләре хөкүмәте әгъзалары булу бәхетенә ирештек, – дип шатлыгы белән уртаклаша әңгәмәдәшем.

– Безнең оешманы Самарада яхшы беләләр. Әлбәттә, бу бик тә куандыра. «Эхо Москвы. Самара» радиосы эфирында чыгып килүче «Молодежный акцент» тапшыруында да бик шатланып катнаштым. Анда яһүд, казах, татар һәм корея милләте вәкилләре чакырылган иде. Без бик кызыклы темаларга, шул исәптән төрле халыклар вәкилләренең күпмилләтле җәмгыятьтә яшәве турында сөйләштек.

– Әйе, чыннан да, яшьләребез бик актив һәм күпкырлы талант ияләре икән. «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр бүлегенә ничек кушылып була? Бәлки, нинди дә булса сайлап алу турлары бардыр?

– Юк, бернинди дә сайлап алулар юк. Безнең оешмага, гадәттә, актив яшьләр үзләре киләләр. Төрле чараларда, милли бәйрәмнәрдә катнашып, туган телебездә аралашканнан соң, күбесе алга таба «Туган тел»нең яшьләр бүлеге вәкиле булырга теләк белдерәләр. Яңа кушылучылар арасында кайберләре бөтенләй татарча белми, кайберләре аңлый, ә сөйләшә белми. Ә без – «Туган тел» яшьләре, үзара гел татарча гына сөйләшәбез. Шуңа күрә, оешмага килгәндә татарча бер сүз дә белмәгәннәр дә берникадәр вакыттан соң туган телебезне аңлый, татарча сөйләшә башлыйлар.
Билгеле инде, яшьләребезгә төрле сәбәпләр аркасында оешмабыздан китәргә дә туры килә. Кемдер кияүгә чыга, кемдер өйләнә, эш яки уку урыны үзгәрә… Казанга, Пермьгә, Чебоксарга күчеп киткәч тә, безнең белән элемтәдә торучы, ерактан торып та безгә төрлечә ярдәм итүче актив дусларыбыз бар. Ә менә Айрат Сәлимов гаилә коргач та безнең арада калды. Алай гына да түгел, ул тормыш иптәше Динәне дә безнең оешмага алып килде.

– Фәрзанә, яшьләребез арасында туган телендә сөйләшергә оялу проблемасы бармы?

– Самарада яшәүче бөтен татар яшьләре турында әйтүе кыен, әлбәттә. Ә үзем белән аралашучылар турында әйтә алам: үзара татарча сөйләшергә тырышабыз. Оялу-оялмау мәсьәләсенә килгәндә, мин башка милләт кешеләрен мисал итеп китерер идем. Аеруча, үзбәк, төркмән, казахлар урамда барганда да, телефоннан сөйләшкәндә дә һәрвакыт туган телләрендә аралашалар. Мин аларның бу яклары белән сокланам.

– Билгеләп үтәсем килгән тагын бер нәрсә бар. Соңгы елларда татар яшьләре милли орнаментларга зур игътибар итә башладылар. Кызларыбыз, хәтта егетләребез дә гардеробларына милли бизәкләр төшерелгән кием-салымнар, сумкалар, аяк киемнәре һәм зәркән бизәнү әйберләре өстиләр. Минемчә, бу агым башкаларга да үрнәк булырга тиеш.

– Тулысынча килешәм. Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Фәрзанә. Иҗтимагый эшегездә уңышлар телибез.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here