Домой Жизнь татар «Сабантуйга чыгам дип әзерләнгән иде бит…» Данлыклы көрәшче Ильяс Галимов вафат

«Сабантуйга чыгам дип әзерләнгән иде бит…» Данлыклы көрәшче Ильяс Галимов вафат

0
«Сабантуйга чыгам дип әзерләнгән иде бит…» Данлыклы көрәшче Ильяс Галимов вафат

Бүген бөтен көрәш дөньясын тетрәндереп, кайгылы хәбәр килеп иреште: легендар көрәшче Ильяс Галимов вафат булган.

Татарның батыр улы, легендар көрәшче Ильяс Галимов вафат булу турында социаль челтәрләрдә көрәшчеләр төркемендә хәбәр иттеләр. Аның коронавирус симптомнары белән хастаханәдә ятуы, соңгы ике көндә хәле бик авыр булуы турында «Шәһри Казан» газетасында язып чыкканнар иде.

Журналист Радик Сабиров:

— Ял көнне берәүдән шундый хәбәр килеп иреште. Имеш-мимеш микән, дөрес микән дип, үзенә шалтыратырга булдым. Әлмәттә инфекцион бүлектә ятам дигән иде.

«Иптәш егет белән Самарага бардым. Икебез дә температура белән кайттык. Аның температурасы төшә башлады, үземнеке дә шулай булмасмы дип уйлаган идем дә… Сөйләшергә дә хәлем юк, брат, үпкәләмә. Гомергә булмаганны тәнне сындырып ата гел», — диде.

Симптомнарын да әйтте ул: тән сындыра, бертуктамый баш авырта, югары температура. «Коронавируска тест тапшырдым, нәтиҗәләрен көтәм», — дигән иде. Пневмония икәне билгеле, ә коронавирус икәне төгәл расланмаган. Үзе берничә тапкыр «коронавирус» дип әйтте әйтүен.

Легенды борьбы Курэш!!!Было время, и так быстро оно проходит!!!

Ул үзе дә башта ышанмаган бу вируска. «Ышанмаган идем, телевизордан кеше куркытыр өчен генә сөйлиләр дип уйлый идем», — диде. «Языйкмы соң бу хәбәрне?» — дигәч, «Кешегә гыйбрәт булсын өчен яз, минем кебек ышанмый йөрмәсеннәр иде», — диде.

«Балаларда да, хатында да температура, авылга әни янына да кайтып килгән идем бит», — диде. Аларның хәлләре ничектер, белмим.

Әле һаман ышанып булмый. Башка сыймый торган хәбәр. Чытырдап торган мишәр иде. Әле инстаграм битенә «Сабантуйга әзерлек» дип фото-видеолар керткән иде. «Быел Сабантуйга чыгарга исәп бар», — дигән иде бит, — дип сөйләде Радик Сабиров.

«Знамя труда» газетасы Ильяс Галимовта коронавирус диагнозы расланмады, дип яза.

Ильяс Галимов Чирмешән районы Туймәт авылында туа. Кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнә башлый. Соңгы елларда Әлмәт командасы өчен бил алышты. 2017 елда көрәшче карьерасын туктатып, Республика ярышларында хөкемдар булды, бизнес белән шөгыльләнде. Ильяс Галимов 44нче яше белән бара иде. Ул «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирны — 9, Татарстан чемпионатын — 7, Россияне 9 мәртәбә отты. 2015 елда көрәш буенча дөнья чемпионы булып танылды.

intertat.tatar