Сагындыра туган ил

0
Сагындыра туган ил

Бүгенге көндә дөнья халкы алдында сынаулар күп. Ел буе рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге чикләнгән, кунакка йөрешүләр беткән, клублар буш торган күңелсез замана… Шөкер, компьютер, скайп, телефон кебек аралашу чаралары бар. Миңа да, онлайн форматта гына булса да, Себер киңлекләрендә гомер итүче авылдашым Рәфыйк Кәримов белән аралашу насыйп булды.

Шенталы районы, Денис авылында туып-үскән Рәфыйк Кәримовның әтисе Рәшит – колхоз автозаправкасында оператор, әнисе Фатыйма колхозчы булып  эшләделәр. Колхозлар чорында авыл хатын-кызлары эшсез ятмый иде.  Басуда бер гектар җирдә суган үстерү бурычы йөкләнә, йорт тулы мал, бәрәңге бакчасы, 4 – 5 бала – барысы да хатын-кыз җилкәсенә ята.

Башка авыл балалары кебек үк, икенче бала булып туган Рәфыйк та яздан көзгә кадәр әнисенә булыша, әтисенә печән әзерләшә. Яшьтән спортка гашыйк булган малай иптәшләре белән футбол, хоккей  уйнарга, чаңгыда шуарга да өлгерә. Ул сигезенче – унынчы сыйныфларда укыганда ук, район һәм өлкә күләмендә үткәрелгән чаңгы, өстәл теннисы ярышларында катнашып, чемпион исеменә лаек була.

Авыл мәктәбен уңышлы тә­мамлаган Рәфыйк армия саф­ларына алына. Ул Тын океан буендагы Артем шә­һә­рендә диңгезче булып хез­мәт итә, хәрби самолётларга ягулык салырга өйрәнә. Ә бераздан кече сержанттан командир дәрәҗәсенә күтә­релгән Кәримовны һәм хезмәт­тәшләрен сепаратистларга кар­шы көрәштә булышу өчен Эфиопиягә җибәрәләр.

Кыен була, әлбәттә. Бигрәк тә табигате безнекенә охшамаган – һәрвакыт кызу җәй тантана итә, кактуслар үсә, аяк астында ком… Ләкин та­бигатькә бик озак сокланып торып булмый, сугыш кайда да сугыш инде ул. Интернациональ бурыч  үтәргә җибәрелгән егетләр, антларына тугры калып, батырларча  көрәшәләр.  Ә сугыш тынып торган арада Рәфыйк җирле халык арасында спорт ярышлары үткәрә. Тырышып хезмәт иткәне өчен Кәримов җирле хакимият тарафыннан медаль һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Армия хезмәтен тутырып туган авылына кайткан батыр сугышчыны матур яңалык каршы ала – нәкъ шушы вакытта авылда бөтен мөмкинлекләре булдырылган спорт залы һәм ике катлы өр-яңа Мәдәният йорты төзелеп беткән икән. Авылдашлары Әлфәт Җалаков белән Җәүдәт Хөснуллин спорт сөюче егеткә Волгоград физкультура институтында югары белем алырга киңәш бирәләр.

Үзләре дә спортка мөкиббән киткән авылдашларының ки­ңәшен тыңлап, Рәфыйк институтка керә һәм, спорт серләренә төшенеп, белем туп­лый. Уку йортын уңышлы гына тәмамлагач, туган авылы мәктәбенә ашкынып кайта һәм дәртләнеп эшли башлый. Яшь белгеч, район күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашып, “Ел укытучысы” исеменә лаек була, шул елларда ул сәхнә түреннән төшмәгән укучысы Венера Ганиевага гашыйк була.

– Булачак хатыным матур та­вышы һәм дәртле җырлары белән әсир итте. Ул җырлары аша сугышта күргәннәрдән каткан бәгыремә шифа бирә алды. Үзем дә сизмәстән, аның эчкерсез, самими күз карашы һәм моңына гашыйк булдым, матур җырлары арасына кереп югалдым, – дип сөйләде әңгәмә­дәшем.

Шуны да әйтергә кирәк, кыз да оялудан уңайсызланган, мәхәббәт тулы күз карашын укы­тучы абыйсыннан яшереп бетерә алмаган. Менә шушы матур мәхәббәт, Венера мәктәпне тәмамлагач, дөрләп кабына һәм 1995 елда Рәфыйк  Рәшит улы белән Венера Җәүдәт кызы гаилә корып җибәрәләр һәм, бәхет эзләп, Себер якларына чыгып китәләр. Биредә Венера югары уку йортын тәмамлагач, алар парлашып “Сургутнефтегаз” компаниясендә хезмәт  итә башлыйлар.

Тырышып эшләгән Рәфыйк күптөрле дәрәҗәле Мактау кә­газьләренә ия була, Венера да калышмый, гел макталып тора. Җыр-моңга бирелгән ха­тынның репертуарын яңа­дан-яңа җырлар баетып тора. Бер-бер артлы туган уллары Ра­фаэль белән Русланны ана бишек җырлары җырлап йоклата. Дуслары, туганнары арасында туйлар, бәйрәм мәҗлес­ләре үт­кәрелсә, аларның күңел­лә­рен күреп, яраткан җырларын бүләк итә.

Егерме биш ел буе ти­гезлектә тормыш иткән гаи­ләнең уллары да инде җиткән егетләр. Рафаэль, институтны тәмамлагач, хезмәт юлын нефть чыгару өлкәсендә башлап җибәрә. Ә Руслан әле тугызынчы сыйныфта гына укый, әтисе кебек үк, спортка гашыйк. Ул төрле конкурсларда, бәйгеләрдә бик теләп катнаша.

Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип әйт­кәннәр борынгылар. Ме­нә Кәри­мовлар да яланаяк йөгер­гән авыл тугайларын, сыерчыклы язларын, сандугач һәм тургай моңына күмелгән җиләкле аланнарын сагынып, җирсеп яшиләр икән. Киләчәк тормышларын мәчет манарасыннан яңгыраган азан моңына күмелгән авылыбызда, ата-баба нигезендә дәвам итәргә өмет итәләр.

Амин, алар теләгәнчә булсын иде.

Нурсинә Хәкимова.

Денис авылы,

Шенталы районы.

Бердэмлек