Коронавирус вакытында куркыныч сүзләр ишетергә туры килә, барысы да, белгәне дә, белмәгәне дә вирус турында сөйлиләр һәм җае чыккан саен бер-берсенә акыл өйрәтергә тырышалар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Бер урында тагун хасталыгы барлыгын ишетсәгез, анда кермәгез, бармагыз. Әгәр дә үзегез булган җирдә тагун хасталыгы (авыру) ачыкланса, аннан чыкмагыз”, – дип әйткән. Шул карантин дигән сүз бит инде, мөселман кешесенә Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән сүзләр җитмимени?
Нинди генә дарулар, вакциналар табылса да, рәт чиреннән саклану чарасы – сәламәт кешеләр белән авыруларны катыштырмау, карантинда тотудыр. Кулларны, битләрне, колак-борыннарны еш юарга кушалар. Бу инде мөселман кешесенә бигрәк тә ансат. Көненә 5 – 6 мәртәбә тәһарәт алсаң, ул инде сиңа гарантия, бернинди чир дә якын килә алмый яныңа.
Үткән елны инвалидларның күбесе санаторий путевкаларыннан баш тарттылар. Ә без тормыш иптәшем Асия белән, Самараның Красная Глинка санаториена барып, рәхәтләнеп ял иттек, бөтен булган чирләрдән арынып кайттык. Чиста минерал суы эчеп, минерал ванналар алып, исәнлекләребезне арттырдык. Андагы шәфкать туташлары безгә намаз уку өчен бәләкәй генә ковер да бирделәр.
Санаторийда йогышлы хасталыклардан бик нык саклыйлар вә, тыйб (медицина) кагыйдәләрен кулланып, һәрвакыт приборлар белән тикшереп торалар.
Үткән елның декабрендә Подбельск социаль үзәгенә йөреп тә дәва алдык. Анда да табиб, көне буе яныбыздан китмичә, тикшереп торды. Системалар, уколлар алып, төрле-төрле процедуралар ясаттык. Үзәк хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан безгә матур бәйрәм дә ясадылар. Мәчәләй авылы кызлары да шунда эшлиләр. Әлфия Искәндәрова, Таһирә Ханбековага нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, йөгерә-йөгерә гозереңне үтиләр. Шушындый авыр елда уздырылган Яңа ел бәйрәме күңелләребезне күтәрде, бергәләшеп биедек тә, җырладык, оештыручыларга зур рәхмәтләребезне әйтергә дә онытмадык.
Шуны әйтәсем килә, күп кеше коронавирустан саклану йөзеннән капланып-ябынып йөри, вирус йокмасын дип, битлек-күзлек, пирчәткә кия. Дөрес эшлиләр, шундый шикле вакытлар кешене сагайтырга тиеш. Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы Тәгалә. Ә тирәнрәк төшеп карасак, гөнаһлардан саклану турында бара икән бу сүз. Аз гына гөнаһтан да курка башласак, бәлки, тормышыбызга җиңеллек, бәрәкәт, уңыш килер иде?
Мәчеткә йөреп торабыз, маскаларны еш алыштырабыз, антисептиклар кулланабыз. Аптекадан “кварцеватель” дигән аппарат сатып алдык, һәр намаз алдыннан да, киткәндә дә шуны кабызып, мәчет һавасын чистартып торабыз. Аллага шөкер, беркем дә чирләгәне юк, исән-сау йөрибез.
Йә Раббым, халкыбызны, җиребезне, коронавирус зәхмәтеннән сакла, авырып ятканнарга шифаларыңны насыйп әйлә!
Шамил Мамышев.
Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
Бердэмлек