Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Салават Фәтхетдинов мобилизацияләнгән Тәтешле егетләре янында булган

Салават Фәтхетдинов мобилизацияләнгән Тәтешле егетләре янында булган

0
Салават Фәтхетдинов мобилизацияләнгән Тәтешле егетләре янында булган

Башкортстаннан мобилизацияләнүчеләрнең Казанда әзерлек үтү урынында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов булып китте.

«Янә сугышчылар белән очраштым. Сәлам тапшырдым, егетләрнең үтенечләрен үтәдем, заказларны, кирәкле әйберләрне алып килдем. Якташыбыз Салават Фәтхетдинов та тәтешлелеләргә ярдәм күрсәтте. Бик күп изге, ихлас теләкләр әйтелде. Үз чиратында хезмәт итүчеләрдән Тәтешле районына ялкынлы сәлам һәм зур рәхмәт. Егетләр булдыра, куелган бурычларны үтиләр. Без сезгә ышанабыз! Алга, Тәтешле!” – дип язган район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов социаль челтәрләрдә.  

Башкортстанның ЦУРында белдерүләренчә, танылган башкаручы Нефтекама дәүләт филармониясе музыкантлары белән бергә Казанда республиканың Аскын районы сугышчылары янында да булган.  

“Республика көнендә әлеге вакытта Ватанны сакларга киткәннәргә дә бәйрәм кәефе тудырырга тырыштык. Мобилизацияләнгән егетләргә туганнарыннан һәм якыннарыннан посылкалар тапшырдык. Алар яхшы кәефтә. Без сезне көтәбез, егетләр! Горурланабыз һәм сезгә ышанабыз!” – дип язган Аскын районы җитәкчесе Динис Йосыпов.

фото: Татар-информ, Башинформ

Автор: Резеда Галикәева