Домой Главные новости В области Самар өлкәсендә COVID тан Бөек Ватан сугышы ветеранын дәвалаганнар.

Самар өлкәсендә COVID тан Бөек Ватан сугышы ветеранын дәвалаганнар.

0
Самар өлкәсендә COVID тан Бөек Ватан сугышы     ветеранын дәвалаганнар.

Самара өлкәсендә яшәүче Сергей Лобачев ике тапкыр: беренче сендә -Бөек Ватан сугышында, икенче тапкыр- тыныч тормышта яшәү белән үлем арасында кала. Һәм ике очракта да  гомере белән табипларга бурычлы.

Сергей Лобачев Сарытау өлкәсендә дөньяга килгән. 17 яшендә үзе теләп фронтка китә, пулеметчы командир була. Бер вакыт ул аягы җәрәхәтләнеп контузия ала.

-Бу бик авыр  бәрелеш иде һәм мин аннан берничек тә чыга алмадым. Яткан килеш итегемне салдым, кесәдән бинт  чыгардым. Ә ул пычранып бөрешкән иде. Шулай булса да ертып аягымны бәйли алдым, -дип ветеран  истәлекләрен яңартты.

Госпитальдә табиплар Сергей Лобачевның аягын кисәргә телиләр. Ләкин ул баш тарта. Сугыш беткәч Сарытауга, өенә кайта. Берничә ел колхозда эшли. Аннары хатыны белән Самар өлкәсенең Тольятти шәһәренә – улы янына күченә.

Ә Сарытау өлкәсендә  өлкәсендә аның оныгы калган. Кызаныч, берничә ел элек хатыны үлә һәм шуннан соң ветеран ялгыз яши башлый.

2020 елның декабрендә ул COVID йоктырып Тольятти шәһәренең 5 нче  хастаханәсенә эләгә.  Табиплар 94 яшьлек Сергей Лобачевның үпкәләренә 30 % зыян килүен беләләр. Алар ветеранны аякка бастыру өчен кулларыннан килгәннең барсын да эшлиләр. Ниһаять, Яңа ел бәйрәме алдынан бабай дәваланып өенә чыга.

Савыкканнан соң да Сергей Лобачевны госпиталь хезмәткәрләре онытмыйлар, янына килеп йөриләр. Алар аны батыр пациентлары дип саныйлар, чөнки авыруны җиңәргә бабайның көчле рухлы, шат күңелле булуы да ярдәм иткән.

Дәвалаучы  табип Наталья Гончарова аның  хакында, – тормышны яратучан, авырулары белән дә яхшы көрәшә, җитмәсә бик кешелекле кеше,- дип сөйли.

Сергей Лобачевка  хәзер табиплар гына түгел социаль хезмәткәр  Елена Скворцова да   ярдәм итә.

-Әхлакый яктан ярдәм булу  бик мөһим ул. Кешегә авыр чакта ярдәм кулы сузарга , сәламәтлеген кайгыртып торырга кирәк. Чөнки авырый башласа аның кәефе төшә, – диде безгә Елена Скворцова.

Сергей Лобачев  авыруны җиңүен табиплар  булышлыгы һәм үзенең дә тырышлыгы дип саный.

-Минем организм  яшәргә тели һәм мин бер дә  арымадым.Мин гел кешеләр янында булдым.Бригадир идем, мине күпләр белә, мин дә аларны беләм. Кешеләргә карата булган мәхәббәт җиңә,- диде ветеран.

94 яшьлек Сергей Лобачев яше буенча авыру куркыныч саналган төркемгә керә. Пандемия чорында табиплар барлыгы яше 80 нән узган  6,5 мең авыруның гомерен саклап калганнар. 2020 елның маенда  госпиталдән 95 яшьлек Клавдия Щербакова госпитальдән чыгарылу турында язган идек. Ә 2021 елның февралендә табиплар 100 яшьлек ханымны өенә кайтарып җибәрде.

Коронавирус инфекциясеннән саклануның бер чарасы -прививка. Бүгенге көндә аны 113 000 кеше ясаткан. Төбәк хакимияте җитәкчеләренең әйтүенә караганда, аларның күбесе 60 яшьтән өлкәнрәк.

Белгечләр әйтүенчә, халыкның 60 % ы  вакцина ясатканнан соң күмәк иммунитет барлыкка киләчәк. Ә аны тизләтү өчен төбәк препаратның яңа дозаларын кабул итеп тора. Якын көннәрдә Самар өлкәсенә   тагын 93 кап  “Спутник V” китереләчәк.  

***

-Вакцина ясату бушлай һәм мәҗбүри түгел. 18 яшькә җиткән һәркем ясата ала. Бигрәк тә 60 яшьтән узучылар, хроник чирлеләр һәм авыру йоктыру ихтималы зур булганнар өчен прививка ясату бик мөһим. Ясату очен дәүләт порталы аша да язылып була яисә иминятләштерү полисы белән үзең беркетелгән шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин,-диделәр “Ак йорт”та. Шулай  ук 122- кайнар линиясе дә  эшли.