Самара өлкәсе һәм Питрәч районы тарихчыларының китаплары тәкъдим ителде

0
134

17 августта Бөтендөнья татар конгрессында Самара өлкәсе һәм Питрәч районы тарихчыларының китаплары тәкъдим ителде. Түгәрәк өстәл рәвешендә оештырылган чарага Самара өлкәсеннән галимнәр, тарихчылар зур делегация белән килгән. 

 Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан 1 сентябрьдә Самарада беренче фәнни-мемориаль комплекс ачу планлаштырыла. “Шушы чара алдыннан журналист һәм язучы Владимир Елховның Самарада нәшер ителгән «Чыганакларга кайту» (»Возвращение к истокам») китабын тәкъдим итәргә уйладык”, – диде Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов

“Бүгенге очрашу Самара өлкәсендә “Болгар мирасы” дигән тарихи-мәдәни фонд һәм Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды. Самара өлкәсендә татар авыллары, Болгар чоры турында бик күп китаплар чыга”, – дип белдерде ул “Татар-информ» хәбәрчесенә. 

 Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Апрельдә исә, Питрәчтә Мәүлә Колыйга багышланган илкүләм конференция узган. Шуның нәтиҗәсе булып, 420 битлек зур күләмле җыентык дөнья күргән. Ул 100 гә якын мәкаләне үзенә сыйдырган.

Самара тарихчысы Шамил Галимов соңгы өч дистә елда тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләрнең татарлар тарихын өйрәнү эшенә кыскача нәтиҗә ясады. Самара татарлары тарихына дүрт дистә каллиграфик хезмәт багышланганын әйтте. 

 Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Шулай ук, 2018 елда Самара татарлары тарихына багышланган монографияләр, тарих-этнографик очерклар чыккан. Хезмәтнең күләме 600 бит, анда татар җирлекләре турында тарихи мәгълүматлар бирелгән.

“Коллектив монографиягә Самараның фәнни җәмәгатьчелеге дә, республика галимнәре Фаяз ХуҗинИскәндәр Гыйләҗев та югары бәя бирде”, – диде Шамил Галимов.

Гомумән алганда, Самарада татар тарихы юнәлешендә төбәкне өйрәнү эше, тикшеренү юнәлеше буларак, 100 елдан артык элек барлыкка килгән. Авыллар тарихы буенча аерым мәкаләләр дә чыккан.

 Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Питрәч башлыгы Илһам Кашапов Питрәч районы Чыты авылында туып-үскән Мәүлә Колый мирасын саклауга багышланган проектлар буенча эш башланганын әйтте. 2021 ел азагында “Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән – бүгенгә кадәр” Беренче Питрәч фәнни-төбәк тарихын өйрәнү укулары” Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгәнен искәртте. Ә апрельдә бөтенроссия конференциясен үткәргәннәр.

“Икенче Питрәч фәнни-төбәк тарихын өйрәнү укулары” өчен түбәндәге китаплар яңадан басылып чыкты һәм кабат тиражланды. “Унҗиденче гасыр шагыйре Мәүлә Колый” (Камил Дәүләтшинның уку әсбабы); “Мәүлә Колый. Хикмәтләр” (төзүче Мәсгут Гайнетдин); “Мәүла Колый поэмалары” (төзүче Рәиф Мәрдәнов)”, – диде Илһам Кашапов.

 Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Тарихчы Индус Таһиров та фикерләре белән уртаклашты. “Татар өчен китап һәрвакыт беренче урында торган. Әгәр Питрәч шуның кадәр китап чыгара икән, бу зур күрсәткеч”, – диде. Ул Самара галимнәре белән дә элек-электән тыгыз эшләгәннәрен әйтте. “Әгәр тарихны тикшерү эше Самарада дәвам итә икән, димәк, татар теле ул бетә торган тел түгел. Аның тамырларын беркем йолкып ала алмый”, – дип белдерде. 

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here