Тамчы тама-тама таш яра

0
81
Фотода: Сулда - тхэквондо федерациясе президенты Рудольф Кан, уңда - Ринат Ситдыйков


Августның икенче шимбәсендә Россиядә физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм үткән гасырның 1920 – 1930 елларында киң таралыш алган, Борынгы Рим язучысы Ювеналның бер поэмасыннан алынган “Сәламәт тәндә – сәламәт рух!” юлы физкультурачыларның девизына әверелә. Ләкин бу бәйрәм профессиональ спортчылар өчен генә түгел. Аны йөзүче-йөгерүчеләр дә, спорт биюләре сөючеләр дә, велосипедта йөрергә яратучылар да үзенең бәйрәме дип саный ала.

Быел физкультурачылар көне 13 августка туры килә. Ә 14 августта тхэвондо буенча спорт мастеры, Россиянең физкультура һәм спорт отличнигы, региональ тхэквондо федерациясе президенты, “А” категорияле халыкара спорт хөкемдары Ринат Сәлимҗан улы СИТДЫЙКОВ 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Форсаттан файдаланып, укучыларыбызны бөтен гомерен спортка багышлаган якташыбыз белән таныштырып үтәргә телибез.

Ринат әфәнде, сез спорт белән 6 – 7 яшьтән шөгыльләнә башлагансыз. Димәк, кырык елдан артык спорт стажыгыз бар инде?

– Әйе, дөрес. Мин Самараның 129 санлы мәктәбендә эксперименталь физкультура классында укыдым. Уку программасы физкультура фәне буенча теоретик белем бирүгә һәм аны практик күнегүләр белән ныгытуга нигезләнгән иде. Урта мәктәпне тәмамлаганда мин инде шактый тәҗрибәле спортчы идем. Бала чагымда шулай ук сәяхәтчеләр, диңгезчеләр турында китаплар укырга ярата идем. Бәлки шуңадыр да, 8 сыйныфны тәмамлагач, Куйбышевның елга техникумына укырга кердем. Аннан укуымны Су транспорты инженерлары институтында дәвам итәргә булдым. Әмма спорттан башка яши алмавымны аңладым. Уйлый торгач, фикердәшләрем белән Самарада беренче тхэквондо клубы ачып җибәрдек.

– Ул вакытта инде сезнең тренер булып эшләү тәҗрибәгез бар идеме?

– Мин егерме яшемнән төрле яшьтәге балалар белән эшлим.
Ринат Сәлимҗанович ирләрчә тыйнак, аз сөйләүче, күп эшләүче кеше. 24 яшендә ул тхэквондо буенча Россия чемпионатында катнашу өчен Самара өлкәсе җыелма командасын әзерли. Бу ярышларда Ринат үзе ил чемпионы титулын яулый. Алай гына да түгел, ул ир-атлар арасында беренче Россия чемпионы титулын алуга ирешә. 1994 елда героебыз Самарада тхэквондо буенча Россия беренчелеген уздыруны оештыруда катнаша. Шул ук вакытта югары белем алырга да, уңышлы спортчылар тәрбияләргә дә өлгерә. Аның укучысы Елена Руднева дөнья чемпионы титулына лаек булган һәм халыкара спорт мастеры исемен алуга ирешкән. 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр Ринат Сәлимҗанович – “Виктория” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе, ә 2010 елдан – Самара региональ тхэквондо спорт федерациясенең беренче президенты.

– Ярты гасыр гомерегез артта калып бара. Нәтиҗә ясарга иртәрәктер әле. Киләчәккә нинди планнарыгыз, уй-хыялларыгыз бар?

– Гомер бик тиз уза икән ул. Әйләнеп карарга да өлгермисең – инде илле яшең чаң кага! Көч-куәтем бар чагында, белемнәрем кирәк булганда, әле эшләргә исәп, Аллаһы теләсә. Яшь буын спортчылары белән тәҗрибә һәм осталык белән уртаклашырга әзермен. Яшьләргә тормышта югары үрләр яулау һәм максатка ирешү мөмкинлеге бирергә кирәк. Акрынлап алмаш әзерләү һәм идарә дилбегәләрен тапшыру турында да уйланам.

– Яшьләр темасына килгәндә, хәзерге заман балалары спорт белән кызыксынамы?

– Дөресен генә әйткәндә, хәзерге балалар спортка бик тартылмыйлар. Беренчедән, хәзер компьютер, роботлар җыю кебек төрле түгәрәкләр күп, икенчедән, интернет, смартфоннар үзләренә тартып тора… Мин спорт белән шөгыльләнә башлаган вакытта алар юк иде, ә тхэквондо, каратэ кебек юнәлешләр, яңа күренеш буларак, яшүсмерләрдә зур кызыксыну уята иде. Кызганыч, хәзер авырлыкларны җиңеп, куйган максатына ирешергә әзер булган яшүсмерләр бик аз.

– Сезнең улларыгыз спорт белән шөгыльләнәме соң?


– Олы улым Айдар бала чактан баскетбол уйнап үсте. Хәзер Самараның икътисад академиясендә укый һәм уку йорты командасында уйный. Ә кече улым Эмильгә башта футбол һәм тхэквондо кызыклы булып тоелса, хәзер ул да абыйсы артыннан китеп, баскетболны сайлады, җыелма команда составында Новокуйбышевск шәһәре данын яклый.

– Ринат, сез 2010 елда Новокуйбышевск шәһәренең “Туган тел” татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының беренче рәисе булып сайланган идегез. Бүгенге көндә бу өлкәдә эшләрегез ничегрәк бара?

– Әйе, мин 2017 елга кадәр оешма җитәкчесе вазифаларын башкардым. “Туган тел”нең эше җайга салынгач, вәкаләтләремне Ринат Азизовка тапшырдым. Хәзер дә оешма эшләрендә катнашырга тырышам.

– Һөнәри бәйрәмегезне ничек билгеләп үтәсез?

– Эштә, – дип елмая әңгәмәдәшем. – Без ел саен физкультура көненә багышланган чараларда катнашу өчен махсус программалар әзерлибез. Анда “Виктория” спорт мәктәбендә укучылар тамашачыларга үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Бу безнең эшчәнлекне чагылдыручы үзенә бер төрле реклама да булып тора. Яшь спортчыларның чыгышларын күргән егетләр-кызлар арасыннан безнең мәктәптә шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр дә шактый җыела.

– Әгәр 50 ел гомерегезне кабатларга мөмкин булса, яшәү рәвешен үзгәртер идегезме?

– Үзгәртер идем. Үземә карата катгыйрак таләпләр куяр идем, дисциплинамны ныгытыр идем. Минем яшь чакларым туксанынчы елларга туры килде бит. Ул вакытта безнең илгә чит илләрдән күптөрле яңа нәрсәләр керде, ымсынулар күп булды, барысын да эшләп карыйсы килде. Ә уңышка ирешү өчен, анда-монда борылмыйча, вакытны әрәм-шәрәм итмичә, гел бер юлдан барырга кирәк. Тамчы тама-тама ташны тишә, диләр. Бу бик дөрес сүзләр. Яшь буынга да бу әйтемгә колак салырга киңәш итәр идем.

– Тыгыз эш графигына карамастан, редакция хезмәткәрләре белән бераз сөйләшеп утырырга вакыт тапканыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, Ринат әфәнде. Сезгә яңа үрләргә омтылучы тырыш укучылар белән эшләү насыйп булсын!



Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here