Домой Поздравления Самара өлкәсе, Мехзавод бистәсе Рузалия Фидаи кызы Хәлилулловага – 60 яшь!

Самара өлкәсе, Мехзавод бистәсе Рузалия Фидаи кызы Хәлилулловага – 60 яшь!

0
Самара өлкәсе, Мехзавод бистәсе Рузалия Фидаи кызы Хәлилулловага – 60 яшь!

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез һәм әбиебез!

Без сине туган көнең белән тәбриклибез. Син булмасаң  – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, озын гомер, исәнлек-саулык телибез. Шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Яшәү шатлыгы син безнең

                                           өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен hәрчак кирәк син.

Ал син бездән тәбрик сүзен –

Шушы булсын олы бүләкләр.

Тыныч тормыш белән гел

                                  шат яшәү,

Озын гомер – безнең теләкләр.

Рәхмәт сиңа, әни, озак яшә.

Бәхет, шатлык белән гомер

                                              ит.

Чәчәкләргә кояш ничек кирәк,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әхтәм, кызың Гүзәлия, киявең Рәмис, онык­ларың Лилия һәм Әминә.

*  *  *

Рузалия Фидаи кызы Хәлилулловага!

Хөрмәтле кодагыем!

Мин сине ихлас күңелдән туган көнең – юбилеең белән котлап, килә­чәктә нык исәнлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр телим. Гаилә бә­хе­те белән, якын­нарыңның җан җылысын тоеп, муллыкта, рә­хәт­тә яшәргә Ходай насыйп итсен.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын

                                       йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан

                                         узсын –

Шул теләкләр миннән үзеңә.

Картаям дип, уфтанма син,

60 яшь – ул матур чак кына,

Дөнья имин, җаның тыныч

                                        булса,

Кадерен белеп яшәр чак кына.

Иң изге теләкләр белән кодагыең Җария.