Домой Поздравления Самара шәһәре, Пензенский урамы Гөлшат Йосып кызы Хәмитҗановага – 65 яшь!

Самара шәһәре, Пензенский урамы Гөлшат Йосып кызы Хәмитҗановага – 65 яшь!

0
Самара шәһәре, Пензенский урамы Гөлшат Йосып кызы Хәмитҗановага – 65 яшь!

Кадерле туганыбыз, сеңе­лебез, апабыз! Сине матур бәйрәмең — 65 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел ты­ныч­лыгы, кай­гы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхет­ләр, туганнарның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Котлы булсын туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Кояшныкы кебек булсын

                                    гомерең,

Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.

Бүгенгедәй елмайган йөзең

Кайгы чаткылары күрмәсен.

Изге теләкләр белән барча туганнарың исеменнән энең Юныс гаиләсе белән.

*  *  *

Гөлшат Йосып кызы Хәмитҗановага!

Яраткан күршебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып, озын-озак еллар яшәвеңне телибез.

Һәр көн сине котлап кояш

                                      чыксын,

Сине назлап  җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып,

Көн артыннан  көннәр

                                  үтсеннәр.

Күңел күгең  һәрчак аяз

                                       булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш

                                      булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Изге теләкләр белән күр­шеләрең Рөстәм, Фидания балалары белән.