Домой Жизнь татар “ТатарКино” композитор Ренат Еникеев турында фильм тәкъдим итә

“ТатарКино” композитор Ренат Еникеев турында фильм тәкъдим итә

0
“ТатарКино” композитор Ренат Еникеев турында фильм тәкъдим итә

Бер ай элек без Совет һәм Россия композиторы, Татарстан Республикасының халык артисты (2002), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987) Ренат Әхмәт улы Еникеев белән хушлаштык. “ТатарКино” композитор истәлегенә фильм карарга тәкъдим итә.

Фильм композиторның балачагы, студент еллары, иҗаты хакында. Татарстанның халык артисты Шамил Монасыйпов Ренат Еникеев турында болай дигән: “Композитор үзенең катлаулы һәм шул ук вакытта кайнап торган тормышын, хис-кичерешләрен көйләре аша җиткергән”.   

Кечкенә Ренат балалар бакчасында ук үзенең үҗәтлеге белән аерылып торган. Бөтен балалар агач кашыклар белән уйнаганда, ул уйнарга тимер өчпочмак сораган. Гармунчы буласың, дигәч, әнисенә: “Юк, мине рояль дәресенә бирегез”, – дигән. Икенче дәрескә үк ноталарны өйрәнгән.  

Аспирантураны ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, училищеда эшсез калаганда да, аның өчен беренче урында акча түгел, ә музыка булган. Ни өчен аны консерваториядән куарга теләгәннәр? Аңа кем ярдәм кулы сузган? Ренат Еникеевның тормышы һәм иҗаты турында тулырак фильмны карап белә аласыз.   

Фильмны “ТатарКино”ның Ютуб каналында һәм ВКонтакте рәсми төркемендә карарга мөмкин.  

matbugat