Кадерле Вагыйз хәзрәт!
Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын. Алдагы көннәреңдә хәерле озын гомер телибез.
Теләкләрнең телибез
изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурысын.
Бәхетләрнең көтмәгәндә генә
Килә торганнарын — нурлысын.
Теләкләрнең кайсын теләсәк
тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә.
Изге теләкләр белән Рәшит, Камилә Кәримовлар.