Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз!
Сине туган көнең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сабырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа бик рәхмәтлебез! Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Безне үстереп кеше иткәнең өчен мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә дә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!
Әти, гомереңдә hәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит
ул –
Сәламәт hәм имин яшәвең.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Назыймә, кызларың Гөлнара, Кадрия, Роза, кияүләрең Фәнис, Наил, Олег, оныкларың Рамил, Марс, Рәмис, Лилия, Әлфия.