Домой Поздравления Самара шәһәре, Солнечный урамы Фәйзерахман Габдрахман улы Гайнуллинга – 85 яшь!

Самара шәһәре, Солнечный урамы Фәйзерахман Габдрахман улы Гайнуллинга – 85 яшь!

0
Самара шәһәре, Солнечный урамы Фәйзерахман Габдрахман улы Гайнуллинга – 85 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз!

Сине туган көнең белән ихлас күңе­лебездән котлыйбыз. Са­бырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа бик рәхмәтлебез! Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Безне үстереп кеше иткәнең өчен мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә дә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!

Әти, гомереңдә hәрчак

Безгә үрнәк булып яшәдең.

Безнең өчен олы бәхет бит

                                              ул –

Сәламәт hәм имин яшәвең.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Назыймә, кыз­ларың Гөлнара, Кадрия, Роза, кияүләрең Фәнис, Наил, Олег, оныкларың Рамил, Марс, Рә­мис, Лилия, Әлфия.