Домой Жизнь татар Үзешчән җырчы Лилия Сабирова ковид белән авырган килеш бала тапканда вафат булган

Үзешчән җырчы Лилия Сабирова ковид белән авырган килеш бала тапканда вафат булган

0
Үзешчән җырчы Лилия Сабирова ковид белән авырган килеш бала тапканда вафат булган


Лилия белән тормыш иптәше Гадел улларына Җәмил дип исем кушарга хыялланганнар.


Үзешчән җырчы, «Залесный» мәдәният үзәге хезмәткәре Лилия Сабирова коронавирус белән авырган килеш бала тапканда вафат булган. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә җырчының тормыш иптәше Гадел Галимҗанов хәбәр итте.

Бәби табар вакыты җиткәндә Лилия коронавирус йоктыра. Авыр хәлдә булган, үпкәләре зарарланган кызның баласы үле килеш туа. Кызганыч, озак тормыйча, үзенең дә йөрәге тибүдән туктый.

«Бер-беребезне шулхәтле яраттык…»


Тормыш иптәше Гадел Лилиянең үлемен бик авыр кичерә. Яшьләр мөселманнарның социаль челтәрдәге танышу төркемендә аралашып китәләр. Соңрак никах укыталар. Быел аларның бергә тормыш итә башлауларына 5 ел булган.

https://vk.com/gadelforever


«Лилия дөньядагы иң ягымлы, йомшак, яхшы күңелле хатын-кыз иде. Бер-беребезне шулхәтле яраттык. Аерым йокларга да ятканыбыз булмады, бөтен вакытыбызны бергә үткәрдек. Лилия минем кебек үк дин юлында иде — биш вакыт намазын, уразасын калдырмады.

Лилия бик күп авырлыклар кичерде, бик иртә әти-әнисез калды. Шуңа да карамастан, сынмады, сыгылмады. Без барлык авырлыкларны бергә кичерергә тырыштык. Улыбыз туа дип сөенеп йөргәндә, шушы хәл килеп чыкты. Аңа Җәмил исеме кушарга сөйләшкән идек», — дип сөйләде «Интертат»ка Гадел. 

https://vk.com/id403818828


Гадел үзенең ВКонтакте битендә күмәр алдыннан Лилиянең тыныч булып, ял итеп ятуын тоюы турында язган. Лилия бүген бәхетледер, дип ышана тормыш иптәше. «Бала тапканда вафат булган хатын-кызлар шәһит киткән булып санала. Һичшиксез, аның урыны оҗмах түрләрендә булыр. Башка дөньяда күрешеп, бергә булырбыз, Иншәаллаһ» — дигән ул. 

«Үлемен ишеткәч, кич буе еладым»


Җырчы Альбина Кармышева, быел гына танышуларына карамастан, Лилия белән бик тиз уртак тел табулары, дуслашып китүләре турында сөйләде. 

«8 март алдыннан Лилия белән бер мәктәптәге кичә вакытында ныклап танышып киттек. Аңа кадәр берничә хәйрия концертында аралашканыбыз булды. Ул бит ачык күңелле, гади, һәрвакыт шаяртып кына тора иде. Концертлар вакытында да көлдереп бетерә. «Әй, мин бит гел кәбестә кебек киенеп йөрим. Минем өстә өч кат күлмәк. Хәзер өске катын салам да, икенчесе белән башка җиргә чыгыш ясарга китәм», — дип көлдерә иде. 

Мин «Витамин» балалар-яшүсмерләр клубында, ә Лилия «Залесный» мәдәният үзәгендә эшләде. Сөйләшеп утырганда үзен анда эш урынында бик үк уңайлы хис итмәве турында әйтте. Бездә артист халкын болай да яратмыйлар бит. Җитәкчелек башка концертларда, чараларда чыгыш ясавын өнәмәгәндер, бәлки. Ул ятим бала, әнисе яман шештән вафат булган. Әтисе бик сирәк очрый торган генетик авырудан китеп барган. Шундый авырлыкларга да бирешмичә, гел елмаеп кына тора иде.

Авырлы вакытта сакланырга ятты. Шәфкать туташлары аны патшабикә дип кенә йөрткәннәр. «Залесный» үзәге ремонтка ябылгач, алар вакытлыча безнең клуб бинасына күчеп тордылар. Шул вакытта мин эштән киттем. Киткәндә директорга: «Үз ставкамны бирәм, Лилияне алыгыз эшкә. Андый кешеләр безнең клубка кирәк. Бик тырыш, уңган кыз», — дидем. Декретта да соңга кадәр эшләгән. Бер сәгатькә булса да килеп китә иде, диләр. Әле бәби табарга өч атна калгач безнең клубта чыгыш ясаган видеосын директорым җибәрде. Кич буе еладым кичә. Бик чиста күңелле, якты кеше иде», — дип сөйләде безгә җырчы. 

Лилияне Самосырово зиратына улы белән бергә җирләгәннәр. «Каберенә Лилиянең яраткан ак розаларын куйдык», — диде ире Гадел.

Гөлназ Хәбибуллина

intertat.tatar