Домой Поздравления Самара шәһәре, Стара Загора урамы Җәүдәт Кыяметдин улы Темирбулатовка – 83 яшь!

Самара шәһәре, Стара Загора урамы Җәүдәт Кыяметдин улы Темирбулатовка – 83 яшь!

0
Самара шәһәре, Стара Загора урамы Җәүдәт Кыяметдин улы Темирбулатовка – 83 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, газиз әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине туган көнең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, кояштай озын гомер, әни белән пар канатлы булып яшәвегезне телибез. Бала­ларыңның, оныкларыңның игелек­ләрен күреп, исәнлектә, тигез­лектә, шатлыкта яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәр көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

Иң җылы теләкләр белән тормыш иптәшең Лия, улың Әнвәр, киленең Наилә, онык­ларың Әлфия, Камил, Санкт-Петербургтан улың Искәндәр гаиләсе белән һәм барча туганнарың.

*  *  *

Җәүдәт Кыяметдин улы Темирбулатовка!

Кадерле кодабыз! Без сине туган көнең белән тәбрик итеп, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Лия кодагый белән пар канатлы булып, балаларыгызның уңышларына куанып, оныклар бәхетенә сөенеп, тазалыкта, байлыкта яшәргә насыйп булсын.

Котлы булсын, кода, туган көнең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Калган гомерең матур узсын,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.

Йөзең һаман көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Изге теләкләр белән кода­гыең Разия Әюпова гаиләсе белән.

Бердэмлек