Самара татарлары тарихы эзләреннән

0
49

“Татарлар – Самара якларында яшәүче төп халыкларның берсе”, – дип башлана “Карта объектов и памятных мест историко-культурного и духовного наследия татар Самары” дип аталган яңа карта-буклет. Һәм моның чыннан да шулай булуын туган як тарихын өйрәнүче Шамил Галимов әлеге басмада да, аңа кадәр басылып чыккан дистәләгән китапларында да раслап килә.

“1586 елда Самара дип аталган кирмән төзелгәндә бу җирләр буш булмаган, әлбәттә. Идел буйларының бу өлешендә моңа кадәр татар, ногай халыклары яшәгән. Шуңа күрә 2014 елда Идел ярында кенәз Засекинга һәйкәл куйганда, ул вакытта шәһәр мэры, ә хәзер Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та: “Григорий Осип улы Засекин – беренче воевода һәм Самара шәһәрен төзүче” дип яздырып, ялгышмаган. Засекин, чыннан да, Самарага нигез салучы түгел, ә беренче рус воеводасы һәм шәһәрне төзүче булган.

1646 елгы “Переписной лист Самары и Самарского уезда” дип аталган документтан күренгәнчә, ул вакытта Самара кирмәнендә руслар гына түгел, татарлар да, ногайлар да, чуашлар да яшәгән. Димәк, алар шәһәр тормышында ул вакытта ук эз калдырганнар: XVII гасырда Мечетная урамы барлыкка килгән, 1730 елларда Идел буе халыклары белән аралашу өчен көнчыгыш телләре белгечләре Иван Ерофеев һәм Мәхмүт Абдрахманов “Российско-калмыцкий-татарский словарь» төзегәннәр, мәктәпләрдә руслар гына түгел, татар балалары да укый башлаган.

XVIII гасыр ахырында, бирегә Касыйм татарлары килә башлагач, милли тормыш тагын да активлаша – мәктәп, мәчет төзелә. Ә бер гасыр үткәч, 1891 елда Казанская (хәзерге А. Толстой) урамында Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына таш мәчет салына, имам һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтфатыйх Мортазин биш ел буе “Икътисад” журналын бастырып килә. 1913 елда, хәзерге Боз сарае урнашкан җирдә, Мәхмүт Баишев җитәкчелегендә тагын бер мәчет калкып чыга. Ә революциядән соң “Киңәш”, “Кызыл армия”, “Халык”, “Авыл”, “Яңа көч” газеталары да чыгарыла башлый…

Нияз Галимовның матди ярдәме белән басылып чыккан һәм быелгы Самара Сабан туенда бушлай таратылган әлеге басманы халык бик кирәксенеп, сорап-сорап алды. Чөнки картада Самараның танылган татарлары яшәгән, мәчет-мәктәпләре булган, татар исемнәрен йөрткән урамнар күрсәтелгән. Картага барлыгы 40 билге төшерелгән.

Бу картада үткән гасыр ахырында, ягъни үзгәртеп кору чорында башланган милли күтәрелеш елларында Самара педучилищесында, пединститутта эшләп килгән милли бүлекләр, “Яктылык” татар мәктәбе, татар газета-журналлары, радиосы, ансамбльләре, Сабан туе урыннары киләчәктә Самара татарлары тарихының “Новейшая история”се бүлегенә кертелер, дигән өметтә калабыз.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here