Домой Жизнь татар Татары в регионе Ветераннар әле дә сафта

Ветераннар әле дә сафта

Ветераннар әле дә сафта

Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ә 75 ел элек бу көннең күпме шатлык, сөенеч, шул ук вакытта күпме кайгы алып килүен күз алдына китерү мөмкинме? Берәүләр әтиләренең, сөекле ирләренең сугыштан кайтуын түземсезлек белән көтте, икенчеләре, ирләренең вафат булу кәгазен алган хатыннар, аналар, бу көнне тәрәзә капкачларын каплап, үкереп еладылар…

Еллар үткән саен, яралар төзәлмәсә дә, сызлаулары бераз басылды кебек. 9 Май көнендә халык бәйрәм парадларына сугыш кырларында ятып калган туганнарының фотосурәтләрен күтәреп чыга башлады. Ә бәйрәмнең иң зур кунаклары, әлбәттә, ветераннар. Кызганычка, елдан-ел аларның саны азая бара. Мәсәлән, Иске Ярмәк авылында бүген бер генә сугыш ветераны яши.

Бу авылдан сугышка 686 кеше киткән, шуларның 316сы сугыш кырларында һәлак булалар. Сугыштан яраланып кайтучылар арасында Миргабиҗан Гали улы Әмиров та бар иде.

Аның тормыш юлы ул чорда яшәгән күп кешеләрнең язмышын кабатлый. 1942 елда авыл  хуҗалыгы техникумының 2нче курсыннан аны Ульяновск хәрби пехота училищесына җибәрәләр. Кыска вакытлы әзерлек курслары үткәч, үзе кебек үк яшь егетләр белән бергә, 72 санлы гвардия дивизиясе составында Курск дугасындагы каты сугышка барып эләгәләр.  Миргабиҗан авыр яралана һәм госпитальдә дәвалана. Савыгып та бетмәгән солдатны Балтик буе фронтына җибәрәләр һәм автоматчылар взводы командиры итеп билгелиләр. Белоруссиянең Ви­тебск шәһәрен азат иткәндә Мир­габиҗан кабат яралана. Кохма шәһәрендәге гос­пи­тальдә дәваланып чыккан батыр егетне Япон сугышына да җибәрәләр. Бу сугышларда ул танк командиры буларак катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “За отвагу”, “За победу над Германией”, “За победу над Японией” һәм Жуков медальләре белән бүләкләнә.

1947 елда Миргабиҗан Әмиров сугыштан кайта һәм техникумда укуын дәвам итә. Лаеклы ялга чыкканчы, Камышлы районының Бозбаш авылында – колхоз рәисе, Сосна, Подгорный Дол һәм Иске Ярмәк авылларында агроном булып хезмәт итә ул.

Ялга чыккач та ветеран тик тормый – Иске Ярмәк авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасының рәисе итеп сайлана. Бу оешма районда иң актив һәм нәтиҗәле эшләүче коллектив булып танылды. Самара өлкәсе Инвалидлар җәмгыяте тарафыннан Әмировка  “Почетный член Всероссийского общества инвалидов” дигән исем һәм диплом бирелде. 

Миргабиҗан ага Әмиров – тыйнак, ачык йөзле, киң күңелле шәхес. Ул җирле хуҗалык эшләрендә һәм авыл тормышында кайнап, халык арасында хөрмәт казанды. Бүген Миргабиҗан ага Иске Ярмәк авылында II Бөтендөнья сугышының бердәнбер ша­һиты булып тора. Берничә ел элек тормыш иптәшен соң­гы юлга озаткан ветеран бү­ген балаларының игелеген, онык­ларының куанычын тоеп яши.

Фәния Кәримова.

“Бердәмлек”