Домой Главные новости В области Самарадан МКСка кадәр

Самарадан МКСка кадәр

0
Самарадан МКСка кадәр

Быел «Самара Космическая» музей-күргәзмә үзәге 15 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Ул Самара шәһәренең мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Музей хезмәткәрләре ветераннар һәм космос тармагы белгечләре белән берлектә даими тематик лекцияләр, очрашулар һәм вебинарлар үткәрәләр.

Шушы көннәрдә күргәзмә үзәге, юбилей чаралары кысаларында һәм Авиация һәм космонавтика көненә карата, 11 – 13 яшьлек балалар өчен «Самарадан МКСка кадәр» дип аталган маҗаралы квест-уен тәкъдим итә. «Музей – ул бай белем чыганагы. Бу белемнәрне балаларга тапшыруның яңа ысулларын табу – безнең бурыч», – ди музей фондының баш сакчысы Петр Лукрица.

Уен ике өлештән тора. Башта музей хезмәткәрләре катнашучыларга андагы экспонатлар тарихын сөйли. Аннары укучылар, махсус буклетлар ярдәмендә һәм экспозиция буенча сәяхәт итеп, 12 бирем үтәргә тиешләр. Моның өчен балаларга музей фасадына урнаштырылган ракетаның ничек аталганын искә төшерергә кирәк булачак. Очрашу азагында музей хезмәткәрләре балалар белән бергәләп биремнәрнең дөреслеген тикшерәләр. Катнашучылар истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәк.

Венера ГАЛИМОВА