Домой Жизнь татар Татары в регионе Самарага Олы театр гастрольләре киләчәк.

Самарага Олы театр гастрольләре киләчәк.

0
Самарага  Олы театр гастрольләре киләчәк.

Самара өлкә хөкүмәте белән  Олы театр арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде.  Мәскәүдә Өлкәнең губернаторы, Дәүләт Советының мәдәни юнәлешләр  буенча комиссия җитәкчесе Дмитрий Азаров белән  театрның генераль директоры Владимир Урин документка кул куйдылар.

-Килешүдә, Олы театрның  Самарада эвакуациядә булган чор хатирәләрен саклау турында аерым күрсәтелде. Хезмәттәшлек итүдә яңа тәкъдимнәр булачагына да ышанабыз. Самар туфрагы алдагы еллардагы кебек үк Россия мәдәниятен үстерүгә үзенең  саллы өлешен кертеп торыр -дип хәбәр итте Дмитрий Азаров

1941 елның көзеннән алып , 1943 елның җәенә кадәр  Куйбышев илебезнең “запастагы башкала”сы булып тора.Шул вакыт эчендә  генә дә 14 спектакль- 9 опера,5 балет чыгарыла. Дмитрий Шостаковичның  данлыклы “Ленинград”ның премьерасы да монда уйнала. 1942 елда аны Самуил Самосуд  җитәкчелегендәге Олы театр оркестры башкара

 Олы театрның  өлкә хөкүмәте белән бергәлектә  яңа проектларга алынуы да күздә тотыла.

-Балет труппасы гастрольләре белән  бәйле планнарыбыз бар. Сентябрь аенда Самарада  Шостакович музыкасына нигезләнгән спектакль күрсәтергә телибез. Ә 2022 елның мартында шәһәргә театрның оркестры килергә тиеш. Һәм Җиденче симфониянең башкарылуына 80 ел тулу уңаеннан яңадан шушы әсәрне уйнарга җыенабыз,- дип  сөйләде Владимир Урин.

Олы театрда исә Самара труппасы куйган спектакльләрне чыгарырга уйлыйлар. Яңа сәхнәдә  “Алтын битлек” фестивале кысасында  “Бахчасарай фонтан”ы  дип исемләнгән балет  куелды. Ул хәзер  дәрәҗәле театраль премиянең берьюлы  5 номинациясенә дәгъва кыла.