Домой Жизнь татар Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхинең туган ягы – Башкортстанның Тәтешлесе турында

Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхинең туган ягы – Башкортстанның Тәтешлесе турында

0
Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхинең туган ягы – Башкортстанның Тәтешлесе турында


«Интертат» укучыларын Башкортстанның татарлар иң күп яши торган районнары белән таныштыра башлый. Беренче язмабызны татар халкына Хәния Фәрхи, Әнгам Атнабаев, Салават Фәтхетдинов, Саҗидә Сөләйманова кебек күренекле шәхесләрне биргән, төрле тарихи урыннарга бай Тәтешле районына багышларга булдык. 

«Башкортстан якларында бер дә булганым юк. Республикага сәяхәтне сезнең районнан башларга булдым. Тәтешледә нинди кызыклы урыннар бар, нәрсәләр карарга була икән?» — дип шалтыраттым тәтешлеләргә, район турында мәгълүмат эзләгәндә. 

Мәйданы буенча Башкортстанның иң кечкенә районы саналса да, Тәтешле тарихи урыннарга бай булып чыкты. Ә күренекле шагыйребез Әнгам Атнабайның бертуган энесе Мәгъдән ага белән танышуны аерым зур хәзинәгә санадым. Туган ягын һәм аның кешеләрен Мәгъдән ага кебек илаһи ярату белән яраткан кешеләр башка юктыр.

Башкорстанның Тәтешле районы 1935 елда Янавыл һәм Балтач районнары өлешләрен берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1963 елда Янавыл районы составына кертелә һәм 1996 елдан башлап, яңадан Тәтешле районы буларак торгызыла. 2020 елда Тәтешле үзенең 85 еллык юбилеен бәйрәм итте.  

Тәтешле Башкортстанның төньягында урнашкан. Мәйданы — 1376 кв. м. Бүгенге көндә районда — 22 меңнән артык кеше яши. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча аның 14,9 проценты — татарлар. 62,8 процент халкы — туган теле дип татар телен атый. Районның үзәге булып Югары Тәтешле авылы санала.

Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее архивыннан


Ни өчен Тәтешле дип атала?


Районың кызыклы урыннары турында сорашуны Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Айсылу Шәрифҗановадан башладым. 

«Тәтешле атамасының килеп чыгуы турында район халкында берничә риваять йөри. Бу урыннарда бары тик басу-кырлар булганда, шушы якларга Тәтеш дигән кеше килеп төпләнгән. Шуның исемен олылап, бу җирләрне Тәтешле дип атап йөртә башлаганнар. 

Тәтешле тирәсендә элек-электән удмурт халкы яшәгән. Бу тирәләрдән үтеп барышлый, бер удмурт бабае үзенең тәмәке тарта торган трубкасын югалткан. Ул трубканы бертуктамый «татчы-ышти» (здесь потерял) дип кабатлап эзләгән ди. Районның атамасын шушы удмурт сүзе белән бәйләп караучылар да бар», — дип башлады район белән таныштыруны тарих һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Айсылу Шәрифҗанова. 

Тәтешлегә кил әле, урманнарны күр әле!


Башкортстан гүзәл табигате белән дан тота. Тәтешлегә дә, иң беренче чиратта, табигать белән берләшү, аннан илһам алу, тернәкләнү, соклану өчен килергә кирәк. Айсылу Шәрифҗанова әйтүенчә, район яз көннәрендә аеруча матур була. «Безнең район төп-төз чыршы, юкә урманнары белән танылган. Шагыйрь Әнгам Атнабаев әлеге матурлыкны бөтен нечкәлекләре белән күргән, илһамланып иҗат иткән. Аның иҗатында безнең якларның гүзәллеге төрле яклап чагылыш тапкан. 

Тәтешлегә килүчеләрне Уфа ягыннан Яңа Тәтешле авылы янында, ә Янавыл ягыннан — Кодаш, Шулган авыллары янында бик матур таулар тезмәсе каршы ала. Аларны халык телендә Калатаулар дип йөртәләр. 

Юкә урманнары турында сөйләгәндә, бездәге балның бик тәмле икәнен әйтеп китәргә кирәк. Тәтешлегә кунакка килүчеләр һәрвакыт татлы юкә балы алып китәргә тырышалар. Чөнки Тәтешле балы — бөтен Башкортстандагы иң тәмле һәм чиста бал», — ди Айсылу Шәрифҗанова. 

Кыргый пион аланнары


Тәтешледә табигатьтә юкка чыгып баручы чәчәк — кыргый пионны күрергә була. «Тәтешледә пионны „шыктыйль“ дип йөртәләр. Ул, бик матур булып, май азагында чәчәк ата. Башкортстанның Кызыл китабында әлеге пионны нибары дүрт районда гына очратырга була дип язылган. Шуларның берсе — безнең район. Пион аеруча да Арибаш, Беләш авылы урманнарында күп очрый. Аланнар куе кызыл, ал, сары төсләргә күмелә. Ул чәчәк аткан чорда, монда килеп, фотосессияләр уздырырга мөмкин. Без кечкенә вакытта урманнарда пион бик күп була иде. Ул вакытта җыярга ярамаганын белмәгәнбезме, ел саен „Соңгы кыңгырау“ бәйрәменә шуларны кочак-кочак алып кайтканыбызны хәтерлим», — ди Айсылу Шәрифҗанова. 


«Ковид белән авырган бөтен кеше кымыз эчте»


Тәтешле районының Кашкак авылындагы кымыз ясау остасы Данира Әхәтова Тәтешлегә килгән кунакларны кымыз белән сыйланырга чакыра. Бик кызыксынган кешеләр кымызны борынгыдан килгән традицияләр буенча ясау процессы белән дә таныша ала. 

«Бездә бик тәмле һәм файдалы кымыз җитештерелә. Әле мин укучы вакытта ук Кашкак авылында кымыз ясау урыны бар иде. Ул вакытта атлар да аз иде. Безнең колхозда эшләүче әти-әниләрнең шунда барып ял иткәннәре хәтеремдә.

Кымыз ясауга таләпләр бик күп. Без эшкә май азагында әзерләнә башлыйбыз. Элекке рецептлар буенча «баш» ясыйбыз. Кымызны махсус агач мичкәләрдә ачытабыз. Атлар колынлап, кырык көн үткәч, колыннарны аергач кына атлар савыла башлый. Аларны 2-3 сәгать аралыгы белән көн дәвамында савабыз.

Данира Әхәтованың шәхси архивыннан
Данира Әхәтова архивыннан


Кымыз ясый торган урынның җылы булуы кирәк. Шул ук вакытта артык эссе дә булмаска тиеш. Бинаны мичкә утын ягып җылытабыз. Кымызны кул белән тукыйбыз. 

Безгә Мәскәүдән дә, чит илләрдән дә экскурсиягә килгәннәре бар. Теләгән һәр кешегә кымыз ясауның бөтен серләрен күрсәтәбез. 

Кымыз — бик файдалы эчемлек. Астма, бронхит кебек сулыш юлы, нерв системасы авыруларын җиңеләйтергә булыша. Мең төрле чирдән дәва, диләр аны. Даими кымыз эчеп дәваланучы кайбер авыруларның кисәк уңай юнәлеш алган анализларын күреп, табиблар шакката икән. 

Узган ел коронавирус булгач, кымызны кирәк кадәр җитештереп өлгерә алмадык. Аны сораучылар шул хәтле күп булды! Ковид белән авырып терелгән бөтен кеше кымыз сорап килде», — ди Данира ханым. 

Данира Әхәтованың шәхси архивыннан


Гали Чокрый музее һәм кабере. Киековлар нәселе


Тәтешлегә килгән кешегә биредәге иң матур һәм тарихи авылларның берсе булган Иске Чокыр авылына керми китү гөнаһ булыр. Биредә Гали Чокрый музеенда аның иҗаты һәм тормышы белән танышырга, олуг язучының каберен зыярәт кылырга була.

Гали Чокрый, ягъни, Мөхәммәдгали Киеков — татар һәм башкорт халкының олы фикер иясе һәм имамы, мәгърифәтче әдибе.

Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее архивыннан


Гали Чокрый Иске Чокырда мулла булып тора. Гомеренең күпчелек өлешен мәгариф эшенә — авылда мәктәп-мәдрәсә ачып, балалар укытуга багышлый, дүрт тапкыр хаҗ кыла, иҗат эше белән дә актив шөгыльләнә, язганнарын китап итеп бастыра. Әдәбият тарихында Гали Чокрый бай һәм күпкырлы иҗат мирасы калдырган каләм ияләреннән санала.

1860 елдан 1913 елга кадәр Гали Чокрыйның төрле зурлыктагы дистәдән артык әсәре китап рәвешендә һәм аерым җыентыкларда Казан, Уфа, Санкт-Петербург нәшриятларында дөнья күрә. Бик күп китаплары, зур тиражлар белән басылып, халык арасында киң тарала. 

Авторның күпчелек әсәрләре бүген дә төрле китапханәләрдә, аерым кешеләр архивларында сакланучы кулъязма җыентыкларда кул тимәгән килеш кала бирә. Төрле гыйльми үзәкләрдә Гали Чокрыйның басма һәм үз кулы белән күчерелгән кулъязма китаплары да байтак. 

Әдип яшь чагында ук Шыгай авылы (хәзерге Сарман районында) мулласының Мәрфуга исемле кызына өйләнеп, аның белән бергә өч кыз һәм биш ир бала тәрбияләп үстерә. Гатаулла, Гыйниятулла, Гарифулла ата-бабалары традицияләренә тугрылык саклап, заманының укымышлы кешеләре булып танылалар. Гарифулла Чокрый-Киеков атасының иҗат мирасын туплау, күчерү өлкәсендә дә шактый эш башкара. Гали Чокрый әсәрләренең исән-имин безнең көннәргә кадәр килеп җитүендә аның өлеше бихисап зур. (Мәгълүмат филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров язмаларыннан алынды)

Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее архивыннан


«Тәтешле халкына һәм килгән кунакларга Гали Чокрый эзләре буйлап экскурсияләр оештырыла. Бүгенге көндә туган авылында язучының музее бар. Ул безнең Тәтешле тарихы һәм туган якны өйрәнү музееның филиалы булып тора. Музейны оештырганга быел 20 ел була. Музейда Гали Чокрыйның әтисе Габделсалихның Коръәнен, үзе исән чакта бастырылган уннан артык китабын, кулъязмаларын, шәхси әйберләрен карарга мөмкин. Гали Чокрый үзе исән чакта ук шәҗәрәсен язып калдырган. Борынгы данлыклы Исән хан нәселеннән килгән буыннар чылбырын БАССРның атказанган укытучысы, туган якны өйрәнүче Винер Гыйлемшин дәвам итте, киңәйтеп, тулыландырып, 27 буынга кадәр җиткереп ясады. Бу зур эштә аңа безнең музей хезмәткәрләре дә ярдәм күрсәтте. Шәҗәрә үз эченә меңнән артык исемне берләштерә. 

Гали Чокрый 1889 елда бакый дөньяга күчә. Ул туган авылы Иске Чокыр авылы зиратына җирләнгән. Бүгенге көндә аның кабере районның һәм республиканың тарихи-мәдәни һәйкәле булып санала», — дип сөйләде безгә Айсылу Шәрифҗанова. 


Исән хан кабере


Шулай ук Иске һәм Яңа Чокыр авыллары арасындагы басуда Гали Чокрыйның борынгы бабасы Исән ханның да кабере бар. Сугыш вакытларында да халык әлеге каберне карап-чистартып торган. Аңа 2017 елда граниттан таш куелды. 1525-1600 елларда яшәгән әлеге сәясәт эшлеклесе, Ирәкле ыруының лидерын халык телендә хан дип йөрткәннәр. Аны Кара Табын ханлыгына нигез салучы дип исәплиләр», — дип сөйли Айсылу Шәрифҗанова. 


«Хәзрәт» чишмәсе һәм Гарифулла Киеков турында


Иске Күрдем авылы чыннан да уңдырышлы туфраклы, изге җирләр булган ахры. Халкыбызның күренекле шагыйре Әнгам Атнабаев та шушы авылда дөньяга аваз сала. Әнгам абый: «Авылыбыз халкы аңына шигъриятне беренче башлап Гарифулла хәзрәт керткәндер, шуның бер очкыны миңа да тигәндер», — дип әйткән.

Бөек шагыйребез бүгенге көндә бакыйлыкта булса да, әлеге авылда аның бертуган энесе, аяклы тарих, искиткеч мәгънәле Мәгъдән ага Атнабаев гомер кичерә. Ул безгә авылның данлыклы «Хәзрәт» чишмәсе һәм Чокрый нәселенең дәвамы булган Гарифулла Киеков турында бик озаклап, тәмләп сөйләде. 

Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее архивыннан


«Галим, дин белгече, мәгърифәтче Гарифулла Киеков 1864 елда Уфа губерниясе Тәтешле волосте Иске Чокыр авылында дөньяга килә. Башта туган авылында, соңыннан әнисенең туган авылы Шыгай мәдрәсәсендә белем ала. Укуын Казанда дәвам итә. 1879 елда әтисе белән бергә Казанда Каюм Насыйринең кунагы була. 1882 елда Касыйм мәдрәсәсендә укып йөргән вакытта хәрби хезмәткә чакырыла. 1889 елда, әтисе чирләү сәбәпле туган якларына кайта һәм әтисе вафатыннан соң, Нуриәсма исемле бик белемле Татарстан кызы белән гаилә кора. Алар икесе дә бөтен көчләрен, белемнәрен авыл балаларын укытуга һәм тәрбияләүгә багышлыйлар. 1890 еллар башында алар Иске Чокырдан аерылып чыккан Иске Күрдем авылына күчеп киләләр. Үз гаиләсе, туганнары, авыл халкы ярдәме белән авыл уртасында зур мәчет, мәдрәсә, шәкертләр өчен китапханә төзиләр. Ике урам кисешкән чатта даруханәсе, мосафирханәсе була. Анда юлчылар җылы ашлар ашап, кунып чыга торган булганнар. Даруханәдә ятимнәр, мохтаҗлар өчен төрле үләннәрдән эшләнгән дарулар бушлай бирелгән.

Гарифулла Киеков авылда зур җәмәгатьчелек эшләре алып бара. Халык мәхәббәтен яулый. Ул Октябрь революциясен дә хуплап кабул итә. 

«Уян татар, уян татар,

Килсен ирек, иркен чаклар

Уян, татар, уян», — дип яза ул.

Россиядәге башбаштаклык, миһербансызлык Гарифулла Киеков гаиләсен дә читләтеп узмый. 1917 елның көзендә бер төркем кораллы кешеләр Гарифулланы мал абзарына кертеп, кылыч белән чапкалыйлар. 28 ел авылда имам булган Гарифулла Киековның гомере бер гаепсезгә өзелә. Аңа нибары 57 яшь була. 

Гарифулла белән Нурәсманың никахыннан бер ул, өч кыз туа. Әхмәт исемле улы халык дошманы исеме белән сөргенгә озатыла. Аннан сугышка алынып, вафат була. Кызларының язмышы билгесез. Шулай итеп Гарифулла Киековның нәселе калмый.

Ул бик бай һәм күпкырлы иҗат калдырган. Әдипнең күп кенә кулъязмалары, китаплары, дәреслекләре безнең көннәргә дә килеп җиткән. Ул авылда муллалык вазифасын үтәү белән бергә иҗади мәгърифәтчелек эшен, мәдрәсәдә шәкертләр укытуны алып бара. Укыту системасына яңа тәртипләр кертергә омтыла. Арифметика, география, тарих фәннәрен, яңача язуны кертә. Дәресләрне, барлык шәкертләр аңларлык итеп, гади татар телендә алып бара.

Гарифулла Киеков — беренчеләрдән булып туган телнең хокукларын яклап чыгучы. 

Гарифулла Киековның «Гайн әр-риза» исемле тәүге китабы 1900 елда Казанда нәшер ителә. Анда автор әтисе Гали Чокрыйның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген бәян итә. Икенче китабы балалар өчен шигъри җыентык буларак бастырыла. 

Гарифулла Киековның Тәтешле һәм күрше-тирә төбәкләр халкын үстерүгә, белемле, мәдәниятле итүгә керткән өлеше бихисап. 

Киековлар нәселенең тормыш нигезе шундый булган: «Көлгә күмел — көн күр». Бу — бөтен татар-башкорт халкының девизы булырлык сүзләр»

Күрдем авылында Гарифулла Киеков тарафыннан ачылган, бүген дә үзенең шифалы суларын бирүче, саф, мул сулы чишмәбез бар. Бөек шәхесләребезгә, хәзрәтләребезгә ихтирам йөзеннән, халык аны «Хәзрәт чишмәсе» дип йөртә. Бу безнең бик зур табигый байлыгыбыз. Һәр елның матур кояшлы май аенда Күрдем халкы шушы чишмә янына җыела. Гарифулла Киеков нәселенә багышлап Коръән укып, дога кылабыз. Тәмле ашлар пешереп ашап, чишмә сулары белән чәйләр эчәбез. 

Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее архивыннан


Авылыбыз уртасында элек Гарифулла хәзрәт хезмәт иткән мәчет урынында яңа мәчет торгызылды. Олуг галим Гарифулла Киековның җәсәде Иске Күрдем авылы зиратында җирләнгән. Ул авыл халкы тәрбиясендә», — дип сөйләде Мәгъдән ага. 

Айсылу Шәрифҗанова да әлеге «Хәзрәт чишмәсе» турында сөйләп үткән иде. Аның әйтүенчә, бу чишмәне, улын әлеге авылга җибәрер алдыннан Гали Чокрый барып тапкан. Аны бүген «Җиде күзле изге чишмә» дип атыйлар. «Әлеге чыганак турында бер матур риваять тә йөри. Имеш, чишмәнең беренче күзеннән эчсәң — кыю буласың, икенче күзеннән эчсәң — матур, өченче күзеннән — акыллы, дүртенчесеннән — бәхетле, бишенчесеннән — сәламәт, алтынчысыннан — кайгы-хәсрәтсез яшисең, җиденчесеннән эчсәң — гомер буе сөеп-сөелеп яшәү бәхете насыйп булачак. Ә инде барысын бергә җыеп эчсәң, гомердә дә бу чишмәне онытмыйсың, тагын аның изге суларын эчәргә насыйп булачак», — дип сөйләде ул. 

Атнабайның туган нигезе, музее


Миллионнарның сөекле шагыйре Әнгам Атнабайны бертуган энесе Мәгъдән кебек якыннан белүче юктыр. Мәгъдән ага бөтен Башкортстандагы талантлы нәсел — Атнабайлар нәселе турында да сөйләде. Үзе дә шигырьләр яза икән, Атнабайга багышланганнарын миңа да укып күрсәтте. 

«Без гаиләдә җиде бала үскән идек, бүген икебез генә исән инде. Әтиебез Касыйм сугышта үлде. Сугыш чорында ач-ялангач үскән балалар без. Мин хәзер авылыбыздагы иң өлкән кешесе булып калдым. 

Әниебез Мәрзия 7 баланы тәрбияләп үстерде. Әнгам абыебыз, өлкән бала буларак, әнкәйнең кул арасына кереп, бөтен эшләрне эшләшеп үсте. Шул ук вакытта үзенең талантларын эшкә җигеп тә гаиләгә акча таба иде ул. Портретлар ясап сата иде. Әтиебез кебек карап үстерде ул безне. Бик сагынабыз абыебызны. 

Әнгам абый вафат булганнан бирле төннәрен уйланып утырам. Аның белән язышып та утырам.

Абыемның 70 яшьлек юбилеена «Хәзрәт чишмәсе» буенда зур бәйрәм оештырган идек. Ул гомер буе 23 февральдә тууы белән мактана иде. Бәйрәмне март аенда үткәрдек. Ул елны яз нык салкын килде. «Хәзрәт чишмәсе»нә юллар ачып, әдәби-музыкаль чараны шунда оештырдык. Әлеге чишмәне авыл халкы бүген дә Гали Чокрыйга, Гарифулла хәзрәткә һәм Атнабайга бәйләп ярата.

Кеше кайда гына туып үсмәсен, шул төбәк халкы аның белән горурланырга тулы хокуклы. Абыемны да Тәтешле халкы бик зурлый. Уфа ул кадәр үк зурламаса да, Казан зурлый. Мин Татарстанга шуның өчен бик рәхмәтле.  

Авылыбызда туган нигезне саклап калдым. Яшь чагыбызда безне Әнгам абый Уфага чакырган иде. «Бөтен туганнар күчеп беттеләр. Әйдә, Мәгъдән, килегез, фатирлар алырбыз», — ди. Шулай чакырып торса да, нигезебез буш калачагына йөрәге сызлагандыр. Без инде җыенып беткән идек. Чемоданнар тутырылган. Шул вакытта «Нигез ташы» дигән шигырен иҗат итте ул. Бу — миңа аталган шигырь… Шул шигырен язып, мине нигезебездә төпләндереп калдырды абый. 

Атнабай вафатыннан соң Тәтешле хакимияте аның исемендәге премия булдырды. Ул 2003 елдан бирле шагыйрьнең иҗатын пропагандалау һәм башка казанышлары өчен лаеклы шәхесләргә тапшырыла. 

2001-2002 елда Иске Күрдем авылында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка музей ачылды. Ул безнең мәктәптә урнашкан. Килегез кунакка, күрегез. Туган нигезебездә мин яшим. Музейда Атнабайның кигән киемнәре, бүләкләре, мактау хатлары, истәлекле әйберләре саклана. Шунысы сөендерә, экспонатлар елдан-ел күбәя бара. Мәктәптә бу бүлмәләр барлыкка килгәч, дирекция белән сөйләшеп, музейны зурайттык. Шушында ук сеңлебез, Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты Зинира Атнабаева музее да бар», — дип сөйләде Мәгъдән ага.

Тәтешле тарихи-туган якны өйрәнү музее


Тәтешленең тарихи-туган якны өйрәнү музее – шулай ук район, аның үткәне һәм күренекле шәхесләре белән танышу өчен яхшы урын. Музей район балалар иҗаты үзәге бинасында урнашкан. «Экспозицияләр 2010 елда ачылды. Биредә районның тарихыннан бүгенге көнгә кадәр булган экспонатлар саклана. Данлыклы шәхесләргә багышланган шәҗәрәләр төзелә. Елга бер шәҗәрә төзергә тырышабыз. Гали Чокрый, Киековлар нәселе, француз сугышында катнашкан Зөлкәрнәй Алпаев, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан Мөхсин Мөхәммәтдинов, Салават Фәтхетдинов, Әнгам Атнабаев, Хәния Фәрхи шәҗәрәләре бар. Экспонатларыбызны елдан-ел баетабыз», — диде Айсылу Шәрифҗанова.

Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее архивыннан
Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее архивыннан


«Акбай» чишмәсе


Тәтешленең Кодаш һәм Арибаш дигән авыллары арасындагы урман кырыенда «Акбай» чишмәсе бәреп чыккан. Яшәү чыганагы, гомер-гомергә изге урын булып саналган чишмәгә ни өчен эт кушаматы бирделәр икән соң?

Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее архивыннан


«Әле Пугачев сугышларына чаклы, ачлык вакытында әлеге урман кырыена өч изге мосафир килеп чыккан. Аларның үзләре белән Акбай исемле этләре дә була. Алар биредә намазлар, аятьләр укып төн уздыргач, ачлыктан вафат булалар. Шушы урында чишмә бәреп чыга. „Акбай“ чишмәсен күптән яраталар, аның суы бик йомшак, бозылмый торган, шифалы. Аннан яхшы күңелле кешеләр генә су эчә алалар. Начар күңелле кешеләр барса, әлеге Акбай әле дә исән икән, ул килеп чыгып, куып җибәрә дип тә сөйлиләр. Бик матур каралган, чистартылып, тәртиптә тотылган чишмәбез ул безнең. Май азакларында анда дини җыеннар да уздырыла», — ди Айсылу Шәрифҗанова.

Салават Фәтхетдиновның туган авылында бәйрәм


Башкортстанның Тәтешле районында туып үскән күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдинов үзенең туган ягы Аксәет авылында ел саен матур бәйрәм оештыра. Ул җәй урталарында, Сабантуйлардан соң үткәрелә. Аксәет авылы янәшәсендә элекке амфитеатрга охшаган бик матур тау итәге бар. Җыен шунда уза. Татарстанның һәм Башкорстанның күренекле җырчылары, билгеле шәхесләре шушы тау итәгенә җыелып концерт куя, халык өчен төрле кызыклы уеннар, ярышлар уздырыла. 

Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее архивыннан
Тәтешленең тарих һәм туган якны өйрәнү музее архивыннан


Тәтешле — Хәния Фәрхинең туган ягы


Тәтешле — Татарстанның һәм Башкортстанның уртак җырчысы Хәния Фәрхинең туган ягы. Хәния Фәрхи Тәтешленең Югары Салаюа авылында дөньяга килгән. Ул үзенең әңгәмәләрендә һәрвакыт туган төбәген искә ала, аны никадәр яратуын сөйли иде. Җырчының үлеме дә туган ягы — Тәтешлегә кайткач булды. Вафаты алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесе белән соңгы тапкыр сөйләшкәндә дә: «Их, минем туган ягыма килсәгез иде сез. Монда шундый матур, искиткеч гаҗәеп табигать. Сүз белән генә аңлата торган да түгел. Шушындый матур табигать кочагына чыгып утырып сөйләшәсе иде дә бит, вакыт кыса», — дип әйткән булган.

Бүгенге көндә Тәтешледә җырчының әнисе, гаиләсе белән бертуган сеңлесе һәм энесе яши. Район үзәгендә Хәния Фәрхи истәлегенә төбәкара җыр бәйгеләре уздырыла.

Гөлназ Хәбибуллина

intertat.tatar