Домой Жизнь татар ”Үсеш ноктасы”нда уку кызыклы

”Үсеш ноктасы”нда уку кызыклы

0
”Үсеш ноктасы”нда уку кызыклы

Технологияләр заманы булуга карамастан, виртуаль шлем, 3D-принтер кебек әйберләр күпчелек мәктәпләрдә хыял гына булып кала бирә. Ә менә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбе укучыларына быел бәхет елмайган – уку елы башында мәктәптә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылган. Балалар яңа технологияләр яр­дәмендә гомуми һәм өстәмә белем туп­лыйлар: “Бу бик шатлыклы вакыйга. Чөнки авыл балалары да бүгенге көн таләп­ләренә җавап бирә торган белем алырга, шәһәрдә яшәүче яшьтәшләреннән бер дә ким булмыйча, киләчәккә атларга хокуклы”, – дип сөй­ли үзәк җи­тәкчесе Малик Мөхәм­мәт­җанов.

“Үсеш ноктасы” проекты гамәлгә ашырылып килүенә укытучылар да бик сөенә. Ул информатика, тормыш иминлеге нигезләре һәм технология фәннәрен яңача укыту мөмкинлеге бирә. Информатика кабинетына яңа ноутбуклар, зур интерактив комплекс кайтарылган. Технология дәресләрендә куллану өчен күпфункцияле (агач, тимер, пластикны шомарту, кисү, гравировкалау, фрезерлау өчен файдаланыла) инструмент, лобзиклар һәм башка  кирәкле җиһазлар бар.

Ә иминлек дәресендә балаларны тормыш-яшәештә сирәк очрый торган бәла-каза килеп чыкканда югалып калмас­ка өйрәтәләр. Әлеге “Үсеш нок­тасы” үзәгендә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре өчен тре­нажер-­манекен, баскычлы шина, муен якасы кебек әй­бер­ләр бар.

Балалар дәрестән тыш вакытларын “Үсеш ноктасы” үзәгендә уздырырга яраталар – роботлар җыялар, квадрокоптерлар (пилотсыз очу аппараты) белән идарә итәргә өйрәнәләр, 3D-принтерлар яр­дәмендә төрле әйберләр ясыйлар. Шулай ук биредә шахмат уйнау, презентацияләр, видео­­роликлар, проектлар һәм IT-технологияләр өчен медиа-зона да бар.

– “Үсеш ноктасы” үзәге мәк­тәпнең ике кабинетын алып тора. Анда капиталь ремонт ясау, өстәл-урындыклар сатып алу өчен район бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Ә укыту процессында кирәк булган җиһазлар “Заманча мәктәп” федераль программасы буенча кайтарылды. Шушы искиткеч класс өчен район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка, Сөләйман Сәлаховка чиксез рәхмәтлебез, – дип сөйли Малик Мөхәммәтҗанов. Аңа балалар да кушыла:

– Хәзер мәктәптә уку тагын да кызыклырак, ул безнең өчен чын-чынлап иҗат үзәгенә әйләнде, – дип шатлыклары белән уртаклашалар.

Әминә Шиһапова.

Бердэмлек