Домой Жизнь татар Татары в регионе Сез мәктәпкә әзерме?

Сез мәктәпкә әзерме?

0
Сез мәктәпкә әзерме?
Фотода: Алимә Мустеева

Август – балаларны мәктәпкә әзерләү вакыты. Күпләр аңа алдан ук әзерләнеп куя. Ә кайберәүләр кайчан алырбыз, нәрсә алырбыз, әле исемлеге дә төзелмәгән, бала үсеп китәргә дә мөмкин, диләр.

Ә без бала чакта бик тә көтә идек август аен. Ай урталарында яисә ахырында без әти-әни белән колхоз базарына бара идек. Энем үзенә исемлек төзи, мин – үземә һәм шул список буйлап әйберләр алабыз. Рәхәт вакытлар булып истә калган. Җәй буе җиләк-җимеш, яшелчә сатып яисә көтү көтеп җыйган акчабызны да алып барабыз. Азмы-күпме, әти-әнигә ярдәм бит.

Ә иң истә калганы – башлангыч мәктәпне тәмамлагач алынган киемнәр. Ул елны миңа физкультура өчен дә спорт киеме сатып алдык. Елыйсыларым килеп китте, шул хәтле зур. Ә әни «На вырост!» дип кенә җиффәрә. Башта кәеф кырылган булса да, аннан кинәнеп кидем мин аны. Башта балакларын бөкләп, үсә төшкәч – төшереп. Университетка укырга киткәч тә, ул минем белән ияреп барды – анда инде балакларын тагын бөкләп, бриджи итеп кидем. Бу ыштан намус белән эшләнгән совет киемнәренең соңгысы булган, ахрысы.

Хәзерге дөнья икенче төрле инде, бөтенләй башка таләпләр. Быел иптәш кызымның улы беренче сыйныфка бара. Шул уңайдан аларның мәктәпкә әзерлек процессы белән кызыксындым. Әлфия Мәхмүтова әйтүенчә, улын инде тулысынча мәктәпкә әзерләп бетергән.

– Дөресен генә әйткәндә, экономия нисбәтеннән чыгып, әзерлекне алдан ук башладык, кирәк-яракларны ел дәвамында җыйдык. Чөнки августка килеп терәлгәч, сатучылар бәяләрне арттыра, бөтен җирдә ыгы-зыгы башлана, шуңа алдан хәстәрләнеп куйдык. Соңгы этапка мәктәп формасын алуны гына калдырдык. Хәзер күп мәктәпләрдә форманың билгеләнгән бер төсе бар. Безнең мәктәптә – бу куе зәңгәр төс.

– Әлфия, мәктәпкә әзерлек күп чыгымнар таләп иттеме?

– Минем исәп буенча 10 меңнәр тирәсе булгандыр. Чөнки шушы ук әйберләрне җәен алган булсак, 15 меңнәр тирәсе чыккан булыр иде. Алдан әзерләнеп куюның плюслары бар шул.

Тәҗрибәле әниләрнең фикерләренә колак салганда, мәктәп әйберләрен алган очракта “сарафан радиосы”на таянып эш итәргә кирәк. Хәзер интернетта төрле форумнар, фикер алышулар бар. Интернет кибетләрдә сезгә кадәр сатып алучылар товар хакында мәгълүмат калдыра. Күбесе балага әйберне бары тик аның үзе белән алырга киңәш итәләр. Иң мөһиме – букча да, киемнәр дә уңайлы булырга тиеш.

Мәктәпкә кирәк булган товарларның бәяләрен чагыштырганда, малайларга чалбар, жилеты булган комплект бәяләре базарда 3800 сумнан башлана. Күлмәкләр 700 – 1000 сум тирәсе. Спорт костюмы 1800, кайберләре 1500гә дә бирә. Сумкаларны 1500 сумга алып була, тик аларның сыйфаты бик начар. Нигездә – 2500-3000 сум. Физкультура өчен аяк киеме 800 – 900 сум чамасы тора. Дәфтәрләргә килгәндә, 12 битле гади дәфтәр 6 сумнан башлана, 8 сумлыгы да бар.

Россия халкы җәйге ялга диңгез буена бер атнага барыр өчен ел әйләнәсе акча җыя. 1 сыйныфка баласын бирүчеләр дә шулайдыр, мөгаен…

Күзәтүләрдән: Статистик мәгълүматларга караганда, малайларны беренче сыйныфка киендерү өчен уртача 8320 сум, ә кызларга 7840 сум акча кирәк. Бу суммага гаджетлар да, канцтоварлар да кермәгән әле. Телефон, планшет кебек техника да сатып алсагыз, бәяләр бермә-бер артачак: малайларга – 53420, кызларга 52940 сум кирәк булачак, ди “Авито” аналитиклары.

– Мәктәп турында сүз кергәч, сез кайсы мәктәпне һәм ни өчен аны сайладыгыз?

– Бик озак бер нәтиҗәгә килә алмадык, иң башта “Яктылык” мәктәбенә тукталдык, аннан баланы йөртергә ерак дип кире уйлаган булсак та, нәтиҗәдә, барыбер шунда барабыз инде. “Яктылык”, ни дисәң дә, татар мәктәбе, туган телне өйрәнү безнең өчен бик кирәк. Без бит дәүләт балалар бакчасына йөрдек, шул рәвешле, улыбыз рус телен яхшырак белә, аннан икенче мөһим фактор да бар – балалар мәктәптә хәләл ризык ашыйлар. Анда татар мохиты, татар укытучылары, татар балалары, тәртип. Мин үзем әлеге мәктәптә укыган кеше буларак, андагы таләпләрне бик яхшы беләм. Мәктәп өебездән ерак булса да, без шундый карарга килдек.

– Балагыз беренче сыйныфка укырга керүе дулкынландыргычмы?

– Дулкынландыргыч кына түгел, борчылдыргыч та. Яхшы укый алырмы, мәктәп тормышына ияләшерме кебек сораулар борчый. Без мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрдек, шуңа күрә күпчелек балалар белән таныш инде, алар арасында дуслары да бар. Бала тормышында гына түгел, безнең тормышта да үзгәреш – хәзер барыбызга да яңа режимга ияләшергә туры киләчәк. Минем дә эш графигым үзгәрә, иң беренче чиратта, балам белән шөгыльләнәчәкмен, аны мәктәпкә, өстәмә дәресләргә, түгәрәкләргә йөртү дә минем вазыйфа булачак, шунлыктан эшемне хобби буларак кына калдырам.

…Чыннан да, мәктәпкә гаилә белән бергә әзерләнмичә булмый. Бу күпмедер дәрәҗәдә гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә йогынты ясарга мөмкин. Уку елы башлангач, күп кенә гаиләләргә ярдәмгә әби-бабайлар да килә, чөнки һәрбер ата-ананың эштән теләгән вакытта чыгып китү җае юк, ә баштагы адаптация вакытында ансыз булмый.

Фотода: Ислам Моратов

Айгөл Сафина