Домой Жизнь татар Шәхси үрнәк – тәрбия ысулы

Шәхси үрнәк – тәрбия ысулы

0
Шәхси үрнәк – тәрбия ысулы

КӨЗ. КЫРЛАР, БАКЧАЛАР БУШАП КАЛГАН. УҢГАН ХУҖАЛАР МӘШ КИЛЕП КЫШКА ӘЗЕРЛӘНӘ: БАКЧАЛАРНЫ ҺӘМ ЙОРТЛАРНЫ КАР ЮРГАНЫ КАПЛАГАНЧЫ, ТӘРТИП УРНАШТЫРЫП КАЛЫРГА КИРӘК.

Үткән шимбәдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе дә көзге өмә оештырган иде. Балалар да, ата-аналар да күптән инде матур гадәткә әверелгән әлеге чарада бик теләп катнашалар. Менә бүген дә иртәнге сәгать сигездә мәктәп тирәсе инде шау-гөр килеп тора иде. Өмәчеләр мәктәп ишегалдын җыештырдылар, чәчәк клумбаларын тәртипкә китерделәр, тәҗрибәле бакчачы Асия Сәйфетдинова җитәкчелегендә күпьеллык чәчәкләр утырттылар.

Өмәчеләр, һәрвакыттагыча, мәктәп йортын гына түгел, янәшәдәге йортларда да чисталык урнаштыралар. Ике-өч сәгать өчендә квартал эче шактый үзгәрде, матурайды. Йөздән артык капчыкка тутырылган чүпне чыгару өчен зур йөк машинасы да килеп җитте, моны да ата-аналар үзләре кайгырткан. “Күрше хакы – Тәңре хакы”, дигән әйтем бар татар халкында. Беренчедән, әлеге өмәләр балаларны кечкенәдән эшкә, чисталыкка өйрәтсә, икенчедән, күршеләр белән тату яшәүнең әһәмиятен күрсәтә. Әйләнә-тирә мохитың якты һәм матур, янәшәңдә дуслар булса, дөньяда яшәве дә рәхәт бит”, – ди мәктәп директоры Радик Газизов.

“Яктылык” тирәсендәге йортларда яшәүче халык көзге-язгы өмәләрне көтеп алалар, кемдер булыша, булдыра алмаганнары укучыларга һәм укытучыларга рәхмәт укып торалар. Быел татар мәктәбе активистлары йортлар ишегалларында, балалар бакчасы тирәли юкә һәм каен агачлары да утырттылар. Үсентеләрне “Яктылык” мәктәбен тәмамлаган, ә хәзер Самара шәһәре администрациясенең Шәһәр хуҗалыгы һәм экология департаментының урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Гаффаров алып килгән иде. Агачлар утыртуда мәктәп директоры да катнашты, үсенте утырту өчен чокырны дөрес итеп казу ысулларын күрсәтте.

Өмәгә мәктәпне быел тәмамлаган укучылар да килгән: “Яңа уку йортларына күнегеп бетә алмыйбыз әле, “Яктылык”ны, яраткан укытучыларыбызны сагынабыз”, – диләр.

Өмәдә “Зеленая Россия” Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе рәисе Владимир Семенов та катнашты: “Татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән мин быел гына таныштым, ләкин аның иҗтимагый эшләрдә актив булуын күптән ишетеп белә идем, – дип башлады сүзен Владимир. – Уку елы башында “Зелененький” утравында узган экологик акциядә “Яктылык” эшләрен күреп, таң калдым. Тырыш ата-аналар, тәртипле, тыйнак балалар барысы да бер тату гаилә сыман. Мәктәп директоры Радик Рәвгатович белән арашлашкач, мондый иҗтимагый эшләрдә катнашу мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен гадәти күренеш булуын аңладым. Афәрин! Минемчә, бу тәҗрибәне башка мәктәпләргә дә таратырга кирәк. Яшь буын кешеләре туган ягыбызны яратып, табигатьне саклап яшәсен иде. Җир шарының киләчәге безнең кулларда”, – диде әңгәмәдәшем.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА