Домой Главные новости Кызыклы да, күңелле дә “Яшьләр якшәмбесе”

Кызыклы да, күңелле дә “Яшьләр якшәмбесе”

0
Кызыклы да, күңелле дә “Яшьләр якшәмбесе”

Узган якшәмбе көнне Мәскәү татарлары штабында яшьләр өчен чираттагы кичә узды.  Мондый кичәләрнең төп максаты – татар студентларын берләштерергэ, үзара таныштырырга һәм аралашканда сөйләмгә татар телен кертергә омтылу. Махсус яшьләр өчен очрашулар штаб җитәкчеләре тарафыннан айга ике-өч тапкыр оештырыла. Бу чараның әһәмиятле ягы шунда – гаиләсеннэн һәм туганнарыннан еракта булган студентлар өчен милли, өйдәгечә якын һәм дусларча җылы мохит тудыруда. Аеруча бу беренче курс студентлары өчен үзенә күрә таяныч булып тора. Һәр шундый кичәгә берничә яңа студент килә. Әлбәттә аларны монда дуслары, курстташлары чакыра, чөнки штабтагы милли рухлы һәм җылы мохит һәрчак үзенэ тартып тора.

Штабның җитәкчесе Рөстәм Ямалеев үз чыгышында шундый сүзләр әйтте: “Яшьләр өчен кичәләр уздрырганда без ике максатны күздә тотабыз! Иң беренчесе һәм мөһиме – яшьләрне татар теленә, мәдәниятенэ һәм гореф-гадәтләренэ якынлаштыру, аларга үз милләт кешелэре белән танышу һәм үзара аралашу мөмкинлеген тудыру. Чараның икенче максаты: татар яшьләренә шәхси һәм хөнәри яктан үсәргә ярдәм итү. Татар халкы – бик тырыш халык! Безнең хыяллар, алга таба омтылышлар, үзебезгә карата куелган таләпләр зур һәм көчле булырга тиеш. Бары тик шулай гына без үңышка ирешергә һәм татар милләте исеменэ югары нәтиҗәләр китерергә мөмкинбез. Шуны эйтергә кирәк, безнең барлык татар халкын бер нигез берләштерә – ул әби-бабаларыбыздан калган татар телебез һәм мәдәниятебез. Бу безнең иң мөһим һәм кыйммәтле мирасыбыз! Шуңа да аны саклау, киләчәк буыннарга җиткерү – безнең бурычыбыз!”- дип аңлатты Р.Ямалеев.

Штаб җитәкчеләре яшьләр якшәмбесендэ студентларны бергә очраштыру һәм таныштыру белән генә чикләнми. Монда таланты һәм актив студентларга үз темаларын тәкъдим итеп чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә. Шулай итеп яшьләрнең һәрберсе үзенең белеме, тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм беррәттән башкалар алдында сөйләм телен дә шомарта ала. 

Мәсәлән, шундый актив яшьләрнең берсе – медицина стоматология факультеты студенты Марсель Максютов “Чынбарлык психологиясе” дип исемләнгән кыскача доклад вакытында кызыклы фикерләр белән бүлеште,  хәтта уен үткәреп башкаларның күңелен күтәрде.

Талантлы студентларның тагын берсе – Мурат Сәфәров “Халыкара волонтерство” дигән темага чыгыш ясады. Үзенең яшь булуына карамастан инглиз телендә бик шәп сөйләшә белүен, халыкара волонтерство эше дәверендә Словения, Чехия, Португалия һәм күп кенэ башка илләрдә булып кайтуын сөйләде. “Бу нәтиҗәләрнең барысы да мохтаҗларга ярдәм итү эше аркылы тормышка ашты”, – диде ул. Мурат башка студентларга да халыкара волонтерство юнәлешенә кушылырга тәкъдим итте.

Яшьләр якшәмбесендэ талантлы, тырыш һәм актив студентарның күп булуы шатландырды. Килгән яшьләр рәхәтләнеп аралаштылар, үзләре өчен актуаль булган темаларны күтәрделәр, сөйләштеләр, көлештеләр, “мафия” уенын уйнадылар, татар җырларын башкардылар һәм штабның уңган апалары тарафыннан әзерләнгән тәмле ризыклар белән сыйландылар. Ахырдан бу күңелле очрашуны истә калдыру өчен фотога да төштеләр.

Мондый очрашулар әлбэттә яшьләрьгә генә түгел, башка татарлар өчен дә бик кирәкле. Чөнки гаиләдән тыш, бары тик махсус тирәлек шартларында гына татар йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм телен саклап калырга мөмкин. Ә инде Татарстаннан китеп, Россиянең башка шәһәрләрендэ яшәүче татарлар өчен милли оешмаларның булуы аеруча мөхим!

Хәзергә Мәскәү татарлары штабының җитәкчесе Рөстәм Ямалеевны бик борчый торган мәсьәлә шул: «Гомумән алганда, бүгенге көндә татарлар бер-берсе белән күбесенчә рус телендә аралаша. Моңа аеруча кушма никахларның нәтиҗәсе йогынты ясады. Шунлыктан кызганычка каршы,  без туган телнең әкренләп онытылуын һәм кулланудан чыга башлавын күзәтәбез. Бу әлбәттә, безнең өчен зур проблема һәм аны хәл итү юлларын бергэ эзләргә кирәк!»

Безгә, татар милләте кешеләренә ничек итеп татар телен саклап калырга мөмкин? Ни рәвешле Мәскәүдәге татарлар арасында туган телдә аралашуны булдырырга? Бәлки татар теле дәресләрен укыта башларга кирәктер? Бәлки бергэ җыелышып татар телендә әдәби китаплар укый башларга кирәктер? Бу сорауга карата сезнең үз фикерегез мәсьәләне чишәргә ярдәм итәчәк икәнен белсәгез, нәрсә тәкъдим итәр идегез? Сезнең фикерләрегезне көтеп калабыз!

                                                                                                                        Лилия Галимова