Домой Жизнь татар Өшкерү – «тфү» дию генә түгел: ни өчен һәр биш кешенең берсе өшкерүче эзли?

Өшкерү – «тфү» дию генә түгел: ни өчен һәр биш кешенең берсе өшкерүче эзли?

0
Өшкерү – «тфү» дию генә түгел: ни өчен һәр биш кешенең берсе өшкерүче эзли?

Социаль челтәрләрне ачсак, биш кешенең берсе күрәзәче йә өшкерүче эзли. Онлайн өшкерүчеләр белән кызыксынучылар да күп. Кешенең башына күтәрә алмаслык хәсрәт төшкәнме, әллә авырлык күрмичә генә рәхәт тормышта яшисе киләме? Им-том итүчеләр тормышны җиңеләйтәме?

Хуш, кызыл галстук!  

Өшкерүчеләр, күрәзәчеләрне табу кыен түгел. Тик шарлатаннары да бик күп. Кемдер, күрәзәчеләр янына йөреп, бер машиналык акчасын бетерергә өлгергән. Беркөнне берәү 60 мең сумын чыгарып  биргән. 60 яшьлек ханым, Чаллыдагы күрәзәчегә барып,  кызының проблемасын хәл итәргә уйлаган. Башта дөрес әйтә дип ышанган, әмма соңыннан үкенгән.  

Соңгы вакытта редакциягә дә шалтыратып, халык дәвалаучыларын эзләүчеләр бар. Беркөнне Буада ялгыз яшәүче, аяк-куллары сызлаудан интегүче бер апа онлайн өшкерүче эзләп шалтыратты.  

– Моннан 10–15 ел элек Тукай районында яшәүче бер бабай телефон аша өшкергәч, файдасын күргән идем. Ышанасызмы, авыруларым эреп юкка чыкты. Хәзер тагын төн йокыларым качты. Бабай үзе үлгән икән инде. Бу сәләт нәселләрендә  башка кешегә күчмәгәнме икән, шалтыратып белешегезче, – дип ялвара бу ханым. Гозеренә битараф калмадык, элемтәгә чыгып, бабайның дәвамчыларын эзләдек. Әмма андыйлар булмады.  

Бүген өшкерүчесе белән күрәзәчесе, сихерчесе  буталып бетте бугай инде. Үзен күрәзәче түгел дип әйткәннәре дә кешенең киләчәген әйтеп куя. Димәк, андыйлар җеннәр белән эш итәме?  Тик шифа эзләүчеләрне җен дә, гөнаһ та куркытмый.  

Казан читендә яшәүче, ап-ак күлмәкләрен киеп, озак итеп дога укучы  ягымлы Фатыймә әбигә дә (исеме үзгәртелде) халык күп йөри. Төн буе сабыйлары елап чыккан аналар да, аракы зәхмәте кагылганнар да, бер-берсен күралмаган ир белән хатын да килә аңа. Башта ул су эчертә, аннан дога укый. Ихластан укып  өшкерүе күренеп тора. Моның кадәр изге теләк теләүчене дә очратканым юк. Проблемасы булган кешене күреп, иң беренче шуларны дәвалый. Бозык салучыларны, күңелләре пычрак адәмнәрне сүгеп тә ала. Сеанс тәмамлангач, өшкергән суларын күтәреп, рәхмәт әйтеп кайтып китәләр.  Әбекәйдән фотосурәт күрсәтеп яки башка сорауларына җавап эзләүчеләр дә бар. Фәлән кешедән ерактарак йөр, дип әйтүен дә ишеткәләргә туры килде. Ә акчаны сорап алмый: бирсәң ярый, бирмәсәң ярый. Җыелган сәдаканы  ятим балалар йортларына, мохтаҗларга тапшыра икән.  

– Мәгариф бүлегендә җитәкче булып эшләдем. Көннәрдән беркөнне бөтен тәнем кычыта башлады. Табибларга бардым, файда тапмадым. Елгага төшеп, салкын суларда коенып та карадым. Бетле кеше кебек көн буе кашынып тор әле син?! Бер дә рәхәт түгел. Аптырагач, Фатыймә әби янына киттем. Ак күлмәк, кызыл галстук тактым, – ди Хәсән абый.  

Әби, моның галстугын күрүгә, салып атарга кушкан. «Өеңә кайтып, йоклап алгач, бер кычыту әсәре дә калмас. Моны сиңа чуаш хатыны бүләк иткән, гаиләңне бозарга теләгән», – дигән. Өйгә кайтып йоклап торгач, кычытуның әсәре дә калмаган.  

Нигә эт кебек улыйсың?  

Әлки районында бер дәвалаучы әбинең дә капка төбеннән машиналар өзелми иде.  Хәзер коронавирус вакытында ничектер, анысын белмибез. Халык аның өенә кереп тула. Әби соңга калганны яратмый. Кемгәдер булыша алмыйм, табибка бар, хиҗәмә ясат, ди, кемгәдер терелтергә вәгъдә бирә. Догасын укып, кешеләрнең башларын, гәүдәләрен сыпыра. Әнә ул  әнисе белән килгән 30 яшьләр  тирәсендәге ир-ат янына килә.  

– Синең башың миңа эт кебек күренә. Әллә эт кебек өрәсеңме ди? – дип сорый. Егетнең тормышта гаме юк, әнисе җавап бирә. «Хатыны белән аерылышкач, улыбыз әллә нишләде. Ишек янына җитүгә, эт кебек улый башлый.  Өйгә керәсе килми», – ди хафага төшкән хатын.  Әбекәй исә, бер атна эчендә егетне кеше рәтенә кертәм, ди.  

Казанда яшәүче Гөлсем апа да берара сөякләре сынудан интеккән. Вузда белем бирүче галимәнең әле   аягы, әле кулы сынган. Терелдем дигәндә генә гел бер бәла чыгып торган.  «Моны миңа нәселгә бәйләп аңлаттылар. Йортыгыз ташландык, корбан чалып, Коръән укытырга куштылар.  Әрвахлар дога көтә икән. Нәкъ шулай эшләдем дә. Әти-әниләр нигезенә елга бер мәртәбә генә кайтам шул. Пенсиядә булсам да, һаман да укытам әле. Хәзер намазга бастым. Мәрхүмнәр рухына  дога кылам. Бар да җайланды. Ярдәмне Аллаһ Тәгаләдән сорагыз», – ди Гөлсем ханым.  

Кара тавык  алып кил  

Күрәзәче, өшкерүчеләргә тоз, зәйтүн мае, су, җимешләр генә түгел, хәтта кара тавыкка кадәр күтәреп килүчеләр очрый. Андыйлар кешенең эчендәге кортларны костырып чыгаручы Алсу янына килүчеләр арасында да бар. Күбесендә бозык, имеш, сездә бар да тәртип, дип берәүне дә борып чыгармый диярлек.  

– Гөнаһ дип уйлап торып булмый инде. Мин инде үлемемне көтеп ята идем. Өметем өзелгән, сәламәтлегем беткән. Муен борылмый, кул, баш һәм башка әгъзалар туктаусыз авырта.  Өшкерүчеләр янына йөреп,  бер машиналык акча түккәнмендер. Миңа  бер бик яхшы өшкерүчене тәкъдим иттеләр. Ул эчемнән кортлар костырып чыгарды. Менә шуннан соң гына рәтләнеп киттем. Бүген ул  хезмәте өчен 8 мең сум акча ала.  Хәзер үзем дә кешеләрне дәвалый башладым. Бабаем карта ача торган булган, әби – фал китабы. Димәк, сәләт безнең нәселдә бардыр дип уйлыйм. Кешене бозык каплаганда, бөтенесе дә күренмәскә мөмкин. Берәү – бер, икенче кеше башка авыруыңны күрергә мөмкин. Бөтен  яктан булыша торган дәвалаучы юк, – ди  Балык Бистәсендә яшәүче Ләйсән.

Ватаным Татарстан

matbugat