“Шундук таяк белән кыйныйлар”: Биюче Резеда Ганиуллина Һиндстаннан Татарстанга кайта алмый

0
74

Коронавирусны кисәтү максатында чикләр ябылгач, чит илгә киткән кайбер ватандашларыбыз өйләренә кайта алмыйча калды. Аларга махсус рейслар ясала.

Чит илдә “тозакта” калган якташларыбыз арасында биюче, җырчы Резеда Ганиуллина да бар. Ул бүген Һиндстанның башкаласы Дәһли шәһәрендә. Резеда чит җирләргә гыйнвар азагында ук эш буенча киткән, анда 3 ай хезмәт куйган. Март ахырында кире Казанга кайтасы булган, әмма чикләр ябылып, шунда калган.

— Резеда, Һиндстанда коронавирус таралу белән ничек көрәшәләр?

— Бик катгый үзизоляция режимы саклана. Шәһәр хәрәкәтсезгә әйләнде. Монда яшәүчеләр хәлнең никадәр катлаулы һәм куркыныч икәнен аңлый. Урамнар һәрвакыт полиция күзәтүе астында, берәрсе чыкса, шундук таяк белән кыйныйлар.

— Сез ничек яшисез?

— Арендага алынган фатирда яшибез, шартлар начар түгел. Әмма ризык шактый үзгә. Монда сыер ите ашамыйлар, кайбер мөселман районнарында гына хәләл бәрән ите табарга мөмкин. Ешрак тавык очрый, анысы да борычлы, кыздырылган. Мин исә духовкада пешерелгәнне яратам. Кызганыч, Һиндстанда мич (духовка) юк.

— Чит ил туристларын акрынлап туган якларына кайтаралар, сезгә андый мөмкинлек юкмы?

— Ике самолет булды, билет алып куйганнарның да яртысы гына китә алды. Хәзер чикләр ачылганын көтәм. Чит илдә калучыларга акчалата ярдәм итәчәкләрен әйтеп, анкета да тутырттылар. Әмма әлегә ул безгә килеп җитмәде. Виза вакыты чыкканчы Татарстанга кайтып китәргә тиеш идем, тик билет бәясе кискен артты, аннары самолетта кайту куркыныч иде, яныңда нинди кеше утырасын белмисең, “чир ияртсәм” дигән шик зур иде.  

— Нишләп Һиндстанны сайладың?

— Һиндстан — балачак хыялым. Монда бер менеджер чакыруы буенча эшкә килдем. Килешү бик кызыктырырлык булмаса да, үземә илһам эзләргә, көчемне сынап карарга дип, узган елның февралендә чыгып киттем. 3 ай — Һиндстанда, 3 ай үзебездә яшәдем. Бу — өченче тапкыр килүем.  

— Иҗатка килгәндә, нинди чараларда катнашасың?

— Шәрык биюләре башкарам, туйларда, мәҗлесләрдә чыгыш ясыйм. Монда туйлар зурлап уздырыла: 2-2,5 мең кунак килү гадәти хәл. Бу чараны үткәрү бик кыйммәткә төшә. Һәм иң кызыгы: туйны кыз ягы оештыра. Кызы туган әти-әни шул көннән үк аны кияүгә бирү өчен акча туплый башлый икән. Соңыннан ир кеше хатынын тулысынча үзе тәэмин итә.  

“Һиндстанда пычрак бит, ничек яшисең?” — дип кызыксынучылар шактый. Дәһлидә хәерчелек белән байлык контрасты: кеше ярлы икән, ул бик хәерче, бай икән — череп баеган, алтынга баткан. Монда пычрак күрим дисәң, әллә кая барып эзләп йөрисе юк, әмма шулай да матур җирләр дә күп. Парклар, архитектура эшләнмәләре, күренекле урыннары бар. Паркларда җыештыралар, чәчәкләр үстерәләр, тавис кошлары йөри. Кешеләре табигать җанлы. Базарларында йөрү кызык, анда һәрвакыт сатулашырга кирәк.  

Рәзилә РӘСИМ Ирек мәйданы

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here