Домой Жизнь татар Татары в регионе Син, әнием, минем өчен бу дөньяда бер генә…

Син, әнием, минем өчен бу дөньяда бер генә…

0

Үткән якшәмбедә Россия халкы Аналар көнен билгеләп үтте. Әни-әбиләр иртән-иртүк торып, балалары килер диеп, бәлешләр салдылар, балалары аларга күчтәнәчләр эзләп кибетләр буйлап чаптылар. Ә мәктәп укучылары әниләренә бүләкләрен берничә атна элек әзерли башлаганнар иде инде – көн саен дәресләрдән соң җыелып репетицияләр үткәрделәр, яңа җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр, күңелләреннән ташып чыккан кайнар котлау сүзләрен әзерләделәр.

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбенең ата-аналар комитеты әгъзасы Алия Ганниева хәбәр итүенчә, әниләр һәм әбиләр өчен мәктәптә бик тә матур чара уздырылган. Сыйныф җитәкчесе Наилә Бәдретдинова җитәкчелегендә классны шарлар һәм чәчәкләр белән бизәгәннәр, шигырь сөйләп һәм җырлар җырлап кына түгел, мәзәк скетч та куеп көлдерделәр. Бу матур кичәне Әнвәр Ганиев һәм Гүзәл Пулатханова алып бардылар. Лера Горбунова, Гүзәл Пулатханова һәм Айнур Хәлиуллин – җырга, Алинә Бәдретдинова һәм Розалина Кәримова шигырь сөйләүгә оста булып чыктылар. Ә концерт алдыннан һәр анага балалар үз куллары белән ясаган чәчәк букетлары тапшырдылар. Аналар да җавапсыз калмадылар, конкурсларда катнашып, үзләренең оста хуҗабикәләр булуын күрсәттеләр.

Энәсеннән – җебенә кадәр уйлап эшләнгән сценарий бер яктан класс җитәкчесе Наилә Нәгыймовнаның казанышы булса, музыка җитәкчесе Гөлия Галиевнаның гармун көйләре чараның искиткеч бизәге булып яңгырады. Һәр ана үз баласының чыгышын көтеп алды, сәләт чаткыларын күреп куанды, киләчәге якты һәм шатлыклы булыр дип юанды.

Ахырда тәрбия буенча директор урынбасары Лилия Шәйдуллина һәм башлангыч сыйныф укытучысы Зөһрә Кәримова аналарны бәйрәм белән котладылар һәм үзәкләргә үтәрлек сүзләре белән канат куйдылар. Без бу чарадан ниндидер илһам, җиңеллек алып чыктык. Чәй өстәле артында барысы да бергә җыелгач, шундый үзенчәлекле, җылы һәм күңелле бәйрәм оештырганнары өчен балаларга да, укытучыларга да чиксез рәхмәтләребезне белдердек.