Исәнмесез, хөрмәтле “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре!
Әниебез Наҗия сезнең басманы озак еллар яздырып килде, яратып укый иде. Мин дә быел аңа язылдым. Бик эчтәлекле, матур басма икән. Бөек Ватан сугышы ветераннарына күп игътибар бирүегез аеруча куандыра. Сеңелләрем белән киңәштек тә без дә әти-әниебез турында язып җибәрергә булдык.
Әниебез Наҗия 1924 елның 15 октябрендә Куйбышев өлкәсенең Ставрополь районы, Выселки авылында Насыйб һәм Гайшә Мәрдиевлар гаиләсендә туа. Бабабыз мулла булган. Шуңа 30нчы елларда аны гаиләсе белән Горький өлкәсенең Дзержинск шәһәренә репрессиялиләр. Сөйләп тә торасы юк, андагы тормыш бик авыр була. Өлкәннәр иртә таңнан төнгә кадәр эштә, ә 6 яшьлек Наҗия берүзе өйдә. Ашарга булмаганлыктан аңа көненә бер кисәк ипи калдыра торган булганнар. Кызчык ачлыктан шешенә, көч-хәл белән генә йөри башлый. Бервакыт аны күршеләре күреп алган һәм, кызганып, ашата башлаганнар. Шулай итеп, әни исән калган.
Беренче сыйныфка укырга кергәндә әниебез бер сүз русча белмәсә дә, мәктәпне “бишле” тамгаларына гына тәмамлаган. Аннан соң ул хәрби заводта эшли башлый. “Ике сменада эшләдек, бик авыр иде. Соңга калырга ярамый, моның өчен хәтта төрмәгә утырту яный”, – дип искә ала иде әнкәй.
1944 елда Подольскиның үзәк хатын-кызлар мәктәбендә снайперга укыта башлыйлар. Әни дә ике дус кызы белән хәрби комиссариатка барып, шунда укырга керергә теләк белдерәләр.
Ә бераздан снайпер мәктәбен уңышлы тәмамлаган кече сержант Наҗия Мәрдиева фронтка китә. Ул I Белоруссия фронты 47нче гвардия укчы дивизиясе составында сугыша, Җиңүне Германиядә каршы ала. Берлинда, урам сугышлары барганда, бу снайпер кызлар офицерларга һөҗүм итәләр. 15 кызның бишесе генә исән кала. Рейхстаг диварларында әни һәм аның иптәш кызлары “Ура! Без җиңдек!” дип язып калдыралар. Әни “Германияне җиңгән өчен” һәм “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
1945 елның августында демобилизацияләнгәннән соң ул туган авылына кайта. Ә анда ачлык, хәерчелек, наданлык… Актив, рус телен яхшы белгән әнигә РайОНО мөдире мәктәптә укытучы булып эшләргә тәкъдим итә. Шулай итеп, ул Ставрополь педагогия училищесын тәмамлый һәм 1947 – 1978 елларда башлангыч сыйныфларны укыта. Әнкәй үз һөнәрен һәм балаларны бик ярата иде, шуңа бөтен күңелен биреп эшләде. Җитәкчеләр мөгаллимнең хезмәтен югары бәяләп, 1963 елда, районда беренчеләрдән булып, “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, шулай ук “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләделәр. Әни авылда бик хөрмәтле кеше иде. Элек укытучыларны әти-әниләре кебек якын күрәләр иде бит.
Пенсиягә чыккач, әнигә Мәдәният йорты директоры булырга тәкъдим итәләр. Бу вазифага да ул җиң сызганып кереште. Ул оештырган халык хоры, күп бәйгеләрдә катнашып, төрле конкурслар лауреаты исеменә лаек булды.
Әтиебез Вәли Хөсәен улы Алимов та шушы авылда 1919 елда туган. 1939 елда аны армиягә алалар, ә өенә ул 1946 елда гына кайта. Сугышта әтиебез шофер була, алгы сызыкка снарядлар ташый, ә аннан тылга яралыларны һәм һәлак булганнарны чыгара. Ул Курск Дугасы, Сталинград сугышларында катнашкан. Бөек Җиңүне I Украина фронты составында Чехословакиядә каршылый. Әтиебез сугышчан хезмәтләре өчен күпсанлы медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән.
Әти гомер буе колхозда тракторчы булып эшләде. Чәчү башлануга иртә таңнан төнгә кадәр басуда иде ул. Бик намуслы һәм эшлекле кеше иде. Ул 1987 елның 2 маенда вафат булды.
Әтинең энесе Минәхмәт Хөсәен улы Алимов сугышка 18 яшендә китә. Кызганычка, ул Украинада, Ворошиловград өлкәсе (бүген Луганск) Крицкое авылында һәлак булган. Аның үлеме турында кара мөһерле хатны әби гомере буе саклады. “Бәлки ялгышканнардыр, бәлки кайтыр әле”, – дип өметләнде…
Без Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнарыбыз белән чиксез горурланабыз. Әти-әни безгә, 1 улларына һәм 4 кызларына тормыш бирделәр. Сугыштан соңгы елларда балаларны күтәрү авыр булгандыр. Әмма алар безне лаеклы кешеләр итеп тәрбияләделәр, барыбызга да белем бирделәр. Без гомер буе намус белән эшләдек, газизләребезнең йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык. Бишебез дә үз тормышларыбызны булдырдык, хәзер инде үзебез оныклар үстерәбез.
Бөек Җиңү көне безнең өчен зур бәйрәм. Ел саен гаиләбез белән “Үлемсез полк” акциясендә катнашабыз, оныклар һәм оныкчыкларыбызга әби-бабалары турында сөйлибез. Алар бу Җиңүнең нинди югалтулар аша килгәнен белеп үсәргә тиеш.
Фәния Гавришко (Мәрдиева).
Выселки авылы, Ставрополь районы.
Бердэмлек
КАДЕРЛЕ, ФӘНИЯ! БИК ЯКШЫ ЯЗГАНСЫҢ! РАХМӘТ, СИҢА! ӘТИ, ӘНИ, АБЫЙЛАРЫҢ БИГРӘК ОЛЫ БАТЫР БУЛГАННАР!!! ФӘНИЯ1 СИҢА ИСӘН-САУЛЫК ТЕЛӘП КАЛАМ!
Comments are closed.