Соңдыр шул инде…

0
Соңдыр шул инде…

Исәнмесез, хөрмәтле “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре. Сезгә, гадәттә, моң-зарлары турында хатын-кызлар яза. Мин, яшем 30дан артып киткән ир-ат булсам да, сезгә “эчемне бушатырга” булдым. Бәлки, кемгәдер гыйбрәт булыр.

…Кыяфәтем Бред Питныкына охшамаса да, өлкән сыйныфларда укыганда, күп кызлар миңа гашыйк иде. Бу миңа ошый иде, әлбәттә. Берсе турында да өзелеп яраттым дип әйтә алмыйм. Аларга мәхәббәт турында сөйләп, башларын да әйләндерми идем, һәрвакыт үземне салкын тоттым. Бер кыз белән бер-ике ай очрашам да, аннан кызыгы бетә, икенчесенә күчәм. Әлбәттә, алар моны авыр кичергәнен белә идем, әмма намусым борчымады. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң әни: “Өйлән инде”, – дип йөдәтсә дә, җитди мөнәсәбәткә керергә ашыкмадым.

Бер кичне авыл клубында күрше урам кызы Әнисәне (исемен үзгәртеп язам) би­ергә чакырдым. Ул миннән өч яшькә кече, шуңа элек игътибар бирмәгәнмендер инде. Бик матур кыз булып буйга җиткән икән. Әлбәттә, дискотекадан соң мин аны өенә озата киттем. Шуннан берничә ай очрашып-сөйләшеп йөрдек. Кыз миңа бик тиз гашыйк булды, күзләрен күземнән дә алмый иде. Саф күңеле, эчкерсезлеге беләнме, тыйнаклыгы беләнме, белмим, минем туң йөрәкне дә эретте ул. Көннәр буе аның турында гына уйлап йөрим, кич җиткәнне көтеп ала алмый башладым. 

Ә Әнисә, берәр ел очрашып йөргәннән соң, туй турында сөйләнә башлады. Тик мин гаилә корырга әзер түгел идем шул әле. Яңа мөнәсәбәтләрдән курыктым… Бөтен күңелем белән Әнисәне яратсам да, ара­ны эздем. “Мин сине яратмыйм, алдап кына йөрдем. Вакытыңны әрәм итмә, башка белән бәхетле булырсың, бәлки”, – дидем. Ул, башка кызлар кебек, елап җанымны өзгә­ләмәде, тыныч кына тың­лап торды да, борылып, өенә кереп китте.

…Мин Самарага килеп урнаштым, башым-аягым белән эшкә чумдым. Тик үзеңнән качып була мени?! Горурлык дигән нәрсә генә Әнисәгә шалтыратырга, гафу үтенергә ирек бирмәде.

Сөйгәнем дә озак ялгыз тормады, ярты ел уздымы икән, ул сыйныфташына кияүгә чыга икән дигән хәбәр килеп иреште. Менә шунда үз-үземне йөгәнли алмадым, иртәгә никахлары дигән көнне Әнисәгә шалтыратып: “Хата ясама, чыкма ул егеткә кияүгә”, – дип ялвардым, бергә тормыш корырга үгетли башладым. Ә ул: “Мин аңа вәгъдә бирдем инде. Әти-әнине оятка калдырасым килми, алар кеше күзенә ничек карар?! Алдан уйларга идең, хәзер соң инде”, – дип җавап бирде. Алар өйләнештеләр, бер-бер артлы ике балалары туды. Мин дә хезмәттәшем белән гаилә корып яши башладым. Хатынымны яратмасам да, хөрмәт итәм, аны да, улымны да иркәлим.  Икебез дә дәрәҗәле урыннарда эшлибез, тормышыбыз түгәрәк. Тик гаиләдә җылылык, мәхәббәт юк. Чөнки йөрәгем түрендә һаман Әнисә. Булган-булмаган йомышларны табып авылга еш кайтып йөрим, аларның урамнарыннан көненә бишәр тапкыр узам. Сөйгәнемне ерактан гына күрсәм дә, мин балалар кебек шатланам, көне буе үз-үземә елмаеп йөрим.

Бер тапкыр Әнисәне урамда күргәч, кыюлыгымны җыеп: “Син бәхетлеме?” – дип сораган идем, ул: “Үземчә  бәхетле. Яраларымны кузгатма, зинһар”, – дип җавап бирде. Үзен шулай горур тотуы сокландырды да, шундый хатынны югалттым бит, дип үкенечемне дә арттырды. Эх, вакытны кире борып булса икән!

Әнисәмне һич кенә дә ятларга бирмәс, аны да, үземне дә шундый газапларга салмас идем. Тик соң инде шул, бик соң…

Егетләргә шуны әйтәсем килә: чын мәхәббәт ул бер генә була, җаваплылыктан куркып, сөйгәнегезне ташламагыз. Гомерлеккә рухи ялгызлыкка дучар булуыгыз бар…

Р.С.

Самара шәһәре.

Бердэмлек