Яңа уку елыннан өлкәбезнең мәктәпләрендә “Туган тел” дәресе керә башлаячак. Яңалык укытучыларда да, ата-аналарда да күп сораулар уятты. Белем бирү программасына нинди телләрне кертергә кирәк? Бер сыйныфта төрле милләт балалары төрле телләрне сайласалар, нишләргә? Бу һәм башка сорауларга бергәләп җавап эзләп карыйк.
“Туган тел” дәресе Россия Федерациясе халыкларының ана телләрен (шул исәптән рус телен дә) өйрәнүне күздә тота. Бу татар теле дә, рус теле дә, удмурт, мари, чуваш теллләре дә була ала. Мәсәлән, татарлар күпләп яшәгән авылларда, ата-аналар гариза язганнан соң, балалар татар телен өйрәнә башлаячак.
Әгәр бер сыйныфта төрле милләт балалары укый икән, аларны берничә төркемгә бүләргә туры киләчәк.
Ә рус балалары өчен “Туган рус теле” дәресләре булачак. “Балалар болай да бөек Пушкин телен укыйлар бит инде”, – диючеләргә белгечләр бу фәннәр эчтәлекләре буенча бер-берсен кабатламый, дип җавап бирәләр.
“Гади” рус теле дәресләрендә сөйләм үсешенә, орфографияне һәм пунктуацияне үзләштерүгә зур игътибар бирелә. Ә “Туган рус теле” модуле тел байлыгын һәм милли мәдәниятнең матурлыгын тоярга ярдәм итәчәк. Гадәти дәресләрдә моңа вакыт җитми, дип белдерәләр белгечләр. Шулай ук балалар иҗекләргә дөрес басым ясарга, сүзләрне дөрес кулланырга өйрәнәчәкләр, риторика белән танышачаклар.
Исегездә булса, 2017 елда милли республикаларда рус балаларын мәҗбүри рәвештә республикалар телләренә өйрәтәләр, дигән тавыш чыккан иде. Яңа программа аларга туган рус телен тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Бу яңалыктан татар теле отамы әллә киресенчә, сәгатьләр саны кимиме? Без бу сорау белән өлкәбезнең татар теле укытылган мәктәпләренә мөрәҗәгать иттек.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов:
– Мәктәбебездә ана теле дәресләре атнасына уртача өч тапкыр укытыла. Мәсәлән, уртанчы сыйныфлар расписаниесендә ике сәгать – татар теле, бер сәгать әдәбият каралган.
Быелгы укыту программасына нинди дә булса үзгәрешләр кертү турында әлегә хәбәр юк, шуңа татар теле дәресләрен укыту сәгатьләре элеккечә калыр, дип ышанам.
«Яктылык»та балаларны сабый чактан милли мохитта тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәсәлән, мәктәп каршында татар балалары өчен иртә үсеш үзәге эшли. Мәктәбебездә укудан тыш чаралар да татар телендә уздырыла. Дәрестән тыш эшчәнлек буларак балалар татар халык фольклорын өйрәнәләр, театр түгәрәге дә оештырырга планлаштырабыз. Бу безгә Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керергә, Бердәм дәүләт имтиханы буенча алдынгылар сафында булырга комачауламый.
Шенталы районының Денис авылы мәктәбе директоры Рәфыйк Минһаҗев:
– Иң элек укыту планы вариатив һәм инвариатив өлешләрдән торуын аңлатырга кирәктер. Вариатив – ул сайлап алына торган өлеш. Аны белем бирү процессында катнашучылар – ата-аналар, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар, балалар, җәмәгатьчелек бергәләп формалаштыра. Гадәттә, анда төбәкнең үзенчәлекләре һәм тарихы белән бәйле предметлар (мәсәлән, төбәкне өйрәнү, дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре дәресләре) кертергә тәкъдим ителә. Быелга кадәр без шушы вариатив өлештә атнага бер сәгать ана теле дәресләре укыттык.
Уку планының инвариатив өлеше – барлык укучылар өчен дә мәҗбүри. Монда математика, физика, рус теле һәм әдәбияты кебек фәннәр керә. Яңа уку елыннан туган тел дәресенә нәкъ шушы өлештә урын бирелә дә инде. Ата-аналар балаларына туган тел буларак өйрәнү өчен нинди тел сайлаулары турында гариза язарга тиеш. Туган тел уку планына кертелгән икән, фәнне укудан балалар да, гариза язган ата-аналар да баш тарта алмый инде.
Денис авылы мәктәбендә дә 2нче һәм 5нче сыйныфларда туган тел дәресләре инвариатив өлешкә күчерелә башлый. Сәгатьләр буенча үзгәрешләр юк, шулай ук 1 сәгать калачак. Ә татар әдәбияты дәрестән тыш эшчәнлек формасында биреләчәк.
Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе директоры Фидаил Мәҗитов:
– “Туган тел” дәресендә укучыларыбыз, әлбәттә, татар телен өйрәнәчәкләр. Бу алар өчен дә, ата-аналар өчен дә яңалык түгел. Әлегә кадәр дә ана теле дәресләрен атнага бер тапкыр укытып килдек. Милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятебезне өйрәтүгә дә зур игътибар бирелә. Бер ел элек балалар бакчасы ачылган иде. Анда 60лап сабый йөри. Аларга да милли тәрбия бирәбез.
Үсеп килүче буын кешеләре ана телен белмәүдә ата-аналарның гаебе зурдан. Мәсәлән, Гали кебек чын татар авылында кайберәүләр балалары белән рус телендә сөйләшә. Янәсе, русча белмәсә, югары уку йортларына кергәндә кыен булачак. Бүгенге заманда балага рус телен өйрәнү берни тормый, ә менә гаиләдә ана телендә сөйләшмәсә, мәктәптә атнага ике тапкыр укытсаң да, үз телен камил белмәячәк.
Туган тел дәресенең укыту планына кертелүе бер яктан бик әйбәт. Чөнки ата-аналар аңардан баш тарта алмый. Икенче яктан караганда, атнага бер тапкыр кергән дәрестә балалар татар теленең үзенчәлеген, грамматикасын һәм орфографиясен тиешенчә өйрәнә алырлармы? Ә әдәбият дәресен ничек уздырырга? Тукай, Такташ иҗаты белән таныш булмаган бала үзен чын татар итеп тоярмы?
Милли (башкорт, чуваш, мордва һәм башка) телләр укытучылары да юк диярлек. Самараның “Яктылык” һәм өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләрендә бу зур проблема булмаса, башка уку йортларында кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәргә? Укытучылар җитешмәү сәбәпле бөтен балалар да “Туган рус теле” дәресе укырга мәҗбүр булмагае… Кызганычка, яңа программа буенча сораулар күп, ә җаваплар аз.
Алия Арсланова.
Бердэмлек