20 май – Бөтендөнья травматологлар көне уңаеннан газета укучыларыбызны Похвистнево районының танылган табибы Хөснулла САПУКОВ белән таныштырабыз.
Бала чагыбызда кем генә булып эшләргә хыялланмыйбыз! Кызлар – укытучы, тәрбияче, чәчтараш, балалар табибы, ә малайлар – очучы, диңгезче, янгын сүндерүче, полиция хезмәткәре кебек профессияләрне сайлыйлар. Тик зур тормышка аяк басканда яшьләрнең күбесе дөнья базарында кирәк булган, шул ук вакытта дәрәҗәле һәм керемле һөнәрләргә өстенлек бирәләр. Ә менә Похвистнево районы Үзәк хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Хөснулла Сапуков балачак хыялына тугры калучылар сафында.
– Мин Похвистнево районының Мәчәләй авылында, күпбалалы гаиләдә туып-үстем. Әле 4нче сыйныфта укыганда ук “Булачак һөнәрем” темасына язган иншада табиб булырга телим, дип белдергән идем. Гади авыл малае өчен бу бик кыю хыял булгандыр. Аллаһыга шөкер, ул тормышка ашты, – дип елмая Хөснулла Хәсән улы.
Аның хезмәт кенәгәсендә эшкә алу турында бары тик бер генә язу. Куйбышев медицина институтын тәмамлаганнан соң юллама буенча Похвистнево районының Үзәк хастаханәсенә килеп урнашкан яшь белгеч бөтенләйгә шунда кала һәм 40 ел хезмәт дәверендә бүлек мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бу дәрәҗә табибка җиңел генә бирелми. Көн дип тормый, төн дип тормый, авыруларның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырга тырыша.
– Бәла-казага эләгеп, җәрәхәтләнгән кешеләргә травматологка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Табиб тән җәрәхәтләрен дәвалау белән генә чикләнергә тиеш түгел, ул беренче чиратта рухи сызланулардан да арынырга ярдәм итә. Ә авыру кешегә теләктәшлек күрсәтү өчен рухи көч-куәт таләп ителә. Мин бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Кайчакта “өметсез” дип санаган авыруларның хастаханәдән үз аякларында чыгып китүен күрү табиб өчен профессиональ горурлык, авыруның киләчәк тормышы өчен канәгатьлек хисе бирә, – дип сөйли югары категорияле травматолог Хөснулла Сапуков.
Пациентлар арасында төрле кешеләр бар. Берәүләр дәвалаучы табиб киңәшләрен тыңласалар, икенчеләре, интернеттан мәгълүмат туплап, белгечләрне өйрәтә башлыйлар. Соңгылары белән дә Хөснулла Хәсән улы уртак тел таба белә, игътибар белән тыңлый да ипләп кенә авыруның асылын үзенчә аңлатып бирә. Ә милләттәшләре белән ул ана телендә сөйләшә. Бу психологик яктан кешеләргә ярдәм итә, табибка карата ышаныч уята, дип саный белгеч.
Хәер, Хөснулла әфәнде белән аралашуның беренче минутында ук авыруларның бөтен курку-шикләнүләре юкка чыгадыр. Аның йөзендә һәрвакыт елмаю балкый, теләктәшлек тулы карашы: “Борчылмагыз! Бар да әйбәт булыр”, – дип тора төсле. Аңа ышанмый мөмкин дә түгел. Юкка гына: “Яхшы табиб җылы сүз белән дә дәвалый”, – дип әйтмиләр бит.
Үз һөнәренең остасы буларак, даны Похвистнево районын узып таралган табиб өлкә хөкүмәте, район җитәкчелеге тарафыннан күптөрле бүләкләр белән бүләкләнгән. Шуларның иң кадерлесе – Сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасы. “Похвистнево Үзәк хастаханәсендә бөтен табиблар да мактауга лаек. Тәҗрибәле белгечләребез белән дә, заманча медицина җиһазларыбыз белән дә горурлана алабыз. Шундый катлаулы операцияләр ясарга, кешеләрне аякка бастырырга ярдәм иткән командама мин бик рәхмәтле”, – дип сөйли травматология бүлеге мөдире.
Аның тормыш иптәше Гөлсирә Гани кызы да табиб, баш табиб урынбасары вазифаларын башкара. Өч кызларының берсе – төпчекләре Лилия, әти-әнисе эзеннән китеп, Самараның медицина университетын тәмамлаган, бүген стоматолог булып эшли. Өлкән кызлары Гөлия – профессиональ музыкант, сәнгать мәктәбендә укыта. Ә Дилә зур фитнес-үзәктә тренер булып эшли.
Похвистневода Сапуковларны актив тормыш алып баручы, спорт сөюче гаилә буларак беләләр. Хөснулла әфәнде фикеренчә, табиб рухи яктан гына түгел, физик яктан да сәламәт, камил булырга тиеш. Менә 50 ел инде ул профессиональ дәрәҗәдә чаңгы спорты белән шөгыльләнә, өлкәнең спорт ветераны булып санала. Быел Хөснулла Хәсән улы Мәчәләйдә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, чаңгы ярышлары уздырган. Җәен дә тик тормый, су керә, йөгерә, велосипедта йөри.
Хөснулла әфәнде бард жанрындагы җырларга өстенлек бирә, үзе дә җырлый, гитарада уйный. Моннан тыш, автор җыры традицияләрен саклауга һәм торгызуга багышланган “Ятманский листопад” фестиваленең оештыручысы да булып тора. Менә шундый күпкырлы кеше ул Хөснулла Сапуков.
– Мин үземне спортчы табиб дип атыйм. Спортка да, яраткан һөнәремә дә тигез карыйм. Алар, бер-берсен тулыландырып, алга барырга ярдәм итәләр.
Аллаһының рәхмәте белән, шәхси тормышымнан да канәгатьмен. Гөлсирә – гомер юлымда да, хезмәтемдә дә тугры иптәшем. Бөтен эшне киңәшеп башкарабыз. Кызларыбыз берсеннән-берсе матур һәм акыллы биш онык бүләк итеп, тормышыбызны тагын да ямьләндерделәр, – дип горурланып сөйли ул гаиләсе турында.
Бөтендөнья травматологлар көне уңаеннан Хөснулла Хәсән улын һәм аның хезмәттәшләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ныклы сәламәтлек, медицина практикасында уңышлар, гаилә бәхете һәм уңай эмоцияләр телибез.
Алия Арсланова.
Бердэмлек