Домой Поздравления Сызран районы, Заборовка авылы Тәүфыйк Әбрар улы Бәкеровка – 80 яшь!

Сызран районы, Заборовка авылы Тәүфыйк Әбрар улы Бәкеровка – 80 яшь!

0
Сызран районы, Заборовка авылы Тәүфыйк Әбрар улы Бәкеровка – 80 яшь!

Кадерле, яраткан әтиебез, бабабыз!

Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Безне сөендереп, безнең өчен догалар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итүеңне телибез.

Котлы булсын юбилеең, әти,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Гомерең матур узсын, әткәй,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.

Йөзең һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Изге теләкләр белән ба­ла­ларың Кадим, Гөлсинә, Гөлсем гаиләләре белән һәм барча оныкларың.