Домой Жизнь татар Татары в регионе Туган авылым музеенда

Туган авылым музеенда

0
Туган авылым музеенда

5 мартта Шенталы рай­онының Денис авылында “Та­рихны һәм төбәкне өй­рәнү” музее ачылу турында “Бер­дәмлек” газетасыннан укып белдем. Денис авылы ми­нем туган авылым булган­лык­тан, аны кайтып күрәсем килде.

Март ахырында, кояшлы язгы көндә, туган авылыма кайтып кердем һәм музейны карарга киттем. Анда мине Радига Бадыйкова исемле сөйкемле хатын ачык йөз белән каршы алды, стендларны, экспонатларны күрсәтеп йөрде, һәрберсе турында эчтәлекле итеп сөйләде. Музейда нәрсә генә юк!  Чиккән мендәр тышлары, чаршаулар, гөбе, бишек, өй җиһазлары, йорт кирәк-яраклары – санап бетерерлек тә, карап туярлык та түгел.Туган-үскән авылымның тарихы, кешеләре, сугыш һәм хезмәт батырлары турында ишетү, хатирәләремне яңарту тансык булды. Күңелем тулып, кайбер мизгелләрендә күземә яшьләр дә килде.

Миңа үз гомеремдә бик күп музейлар күрергә насыйп булды. Бигрәк тә Ленинград­та яшәгәндә музейларга йөрергә ярата идем. Әмма безнең авыл музее эчтәлеге буенча барыннан да бигрәк ошады миңа. Беренче стендта сугышка китеп һәлак булган 250 авыл­дашыбызның барысының да фотосурәтләре эленгән. Бу бик зур эш, дип әйтер идем. Аларны барлау гына аз, һәр­берсенең фотосурәтләрен табып алу иң кыены булгандыр, минемчә.

Сугыштан кайткан 250 ке­шегә багышланган икенче стендта әтиемне – 1925 елда туган Нәбиулла Зиннәт улы Гарифуллинны күргәч, тагын еладым. Мәрхүм әтиебез белән әниебез  Мәрьям Абделгалим кызы, 11 бала табып, үстереп, барыбызга да белем биреп, зур тормыш юлына чыгардылар. Хәзерге вакытта да тугызыбыз исән әле, Аллага шөкер.

Әфган сугышында катнашкан, башка кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбызга да аерым урын бирелгән. Шулай ук колхоз рәисләре, абруйлы кешеләр, мәчет имамнары өчен аерым стендлар эшләнгән. Безнең авылда мәчет беркайчан да ябылмаган, киләчәктә дә шулай булсын иде. Муллалар арасында тагын бер туганыбызны – әтиемнең энесе Шакир Зиннәтулла улын табып алдым. Ул 8 ел буе авылыбызда мулла булып торды. Денис халкы аны әле дә сагынып, яхшы сүз белән искә ала. Урыны оҗмахта булсын иде.

Музей хезмәткәрләре Радига Бадыйкова һәм Әлфия Фәләхова алдагы көннәрдә музейны тагын да киңәйтергә, баетырга җыенулары турында да әйттеләр. Шундый зур эш башкарулары өчен аларга да, бу эштә катнашкан бөтен авылдашларыма да рәхмәтләремне җиткерәм. Бу музей экспонатлары – киләчәк буын татарлары өчен искиткеч истәлек, ата-баба­ларының тормыш рәвеше булып калачак әйберләр бит инде.

Әлфия Хуҗанова.

Самара шәһәре.

Бердэмлек