Домой Главные новости В области “Тәнебезне сихәтләндереп, рухыбызны сафландырып кайттык”

“Тәнебезне сихәтләндереп, рухыбызны сафландырып кайттык”

0
“Тәнебезне сихәтләндереп, рухыбызны сафландырып кайттык”

 Авылдашларыбыз белән Подбельскдагы «Доблесть» реабилитация үзәгендә гыйнвар аенда ял иттек. Табиплар ярдәмендә уколлар, системалар алып, төрле кабинетларда булып, бик файдалы итеп дәваландык.

Быел 75-еллык җиңү бәйрәменә каршы сөйләштек тә, Похвистнево шәһәренә барып яңа мәсҗидне котладык һәм шәһәр музеенда экскурсиядә булдык.

Яңа мәсҗидтә авылдашыбыз Наил хәзрәт Курмаев бик яхшы каршы алды. Бүләк итеп барыбызга да календарьләр өләште. Без мәсҗидне котлап садакалар салдык, кибетенә кереп хәләл ризыклар, намаз укырга кирәк нәрсәләр сайлап алдык. Намаз укыдык. Наил хәзрәт Коръән укыды, дога кылдык. Шулай итеп рухланып, әти-әниләребез рухына догалар укып сафланып кайттык.

Шушы мәсҗидтә Иман нуры саклансын, гыйбадәтханәгә сукмак суынмасын, азан тавышы яңгырап торсын, иде. Бик зур рәхмәтләр әйттек авылдашыбыз имам Хабибулла угылы Наил Курмаевка.

Мәсҗидтән соң, алып китте безнең микроавтобус йөртүчебез, ул да безнең авылдашыбыз Фатих Йосыпов музейга. Бик матур каршы алдылар безне музей эшчеләре. Бик матур ясаганнар экспонатларны, фотоларны. Бер сәгать вакыт үтеп киткәнен сизмидә калдык. Ә бигрәктә инде безнең район каһарманнары бүлмәсендә, үзебезнең авылдашыбызның зур фотосын һәм язган сүзләрен укыгач , күзләргә яшьләр килде. Ул безнең авыл герое – капитан Абдулла Аитов. Әфган сугышында (вертолетчик) булып сугышкан. Аны бәреп төшергәннәр һәм ул яраланган. Абдулланы озатканнар Ташкент шәһәренең госпиталенә, бик зур яралары булудан, ул вафат булган. Кызыл Йолдыз орденына лаек булган батырыбызны безнең геройның дәрәҗәсен күтәрделәр һәм авылга китереп җирләделәр.

Авылда мәктәп ишек төбендә дә аның исеме язылган такта куйдылар, яшьләр үрнәк алалар аның тормыш юлын укып.

Бик зур рәхмәтләр әйтеп, кайтып киттек авылга. Юлда бер тавыш та чыкмыйча, һәркайсыбыз күргән нәрсәләрне күз алдына китереп уйлый кайттык.

Ни өчен яшибез?

Максатыбыз нәрсәдә?

Яшәү чыганагы хөзмәт, тырышлык, үткәннәргә гыйбрәт, киләчәккә өмет белән, бүгенгене дөрес бәйләп, Ислам дине гыйлеме алып яшәсәк иде. Гамәлләребез төзек, эшләребез уңышлы, тормышларыбыз тынычлыкта үтсә иде. Бу шифаханәдә без тәнебезне сихәтләндереп, рухыбызны пакълап кайттык.

Шамил Мамышев.

Мәчәләй авылы.