Домой Ислам Ислам в области 17 июльдә (җомга) Ураза гаетенең беренче көне, Корбан гаете исә 24 сентябрьгә (пәнҗешәмбе)

17 июльдә (җомга) Ураза гаетенең беренче көне, Корбан гаете исә 24 сентябрьгә (пәнҗешәмбе)

0
17 июльдә (җомга) Ураза гаетенең беренче көне, Корбан гаете исә 24 сентябрьгә (пәнҗешәмбе)

Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитыр сәдакасы өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип тә сәдака бирә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте биргән белешмә буенча “Татар-информ” рамазан уразасына кергәндә хәбәр иткәнчә, фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенгән иде.

Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, – 100 сум, йөзем бәясенә карап, – 500 сум.
Фидия сәдакасы – 200 сум.
Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 18 мең сум.
Нисаб алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 170 мең сум.

Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/26/110789/