Домой Жизнь татар Татары в регионе «Тарихыбызны, милли моңыбызны югалтмыйсы иде»…

«Тарихыбызны, милли моңыбызны югалтмыйсы иде»…

0

Газетабызның узган санында, Самараның «Заря» мәдәният йорты каршында татар балалар ансамбле оештырыла, дигән хәбәр урнаштырган идек. Әлеге яңалык күпләрдә кызыксыну уятты, шулай ук шактый сораулар да тудырды. Шулай булгач, сезнең игътибарыгызга бу проектның авторы, педагог Вәсимә Фәрдиева белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Вәсимә, бу идея кайчан һәм ничек барлыкка килде?

– Мин әле студент чагымда, практика вакытында ук балалар белән эшләргә, ансамбль оештырырга хыяллана идем. Бигрәк тә татар балаларына милли җырлар-биюләр өйрәтергә теләдем, – дип башлады сүзен Вәсимә. – Әмма ул вакытта тәҗрибәм җитмәгәндер, дип уйлыйм. Тора-бара балаларны милли иҗатка тарту туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу нигезе булуын аңладым һәм акрынлап максатыма якынлаша башладым. Тәҗрибә тупланган саен, ансамбль оештыру теләге көчәя барды. Бервакыт, очраклы рәвештә, 1996 елда төшереп алынган видеога тап булдым. Анда бер гармунчы, үзе тальянда уйнап, безнең авылга гына хас булган «Балыклы кабыргасы-җилкәсе» биюен башкара иде. Мин авылдашлардан бу бию турында сораштыра башладым һәм, кызганычка, аны хәзер беркем дә белми булып чыкты. Бу бит тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебезнең юкка чыгып баруын күрсәтә… Шулай, мин балалар ансамбле оештыруны озакка сузмаска кирәклеген аңладым.

Идеямне Мидхәт абый Әминовка сөйләп бирдем. Чөнки, тормыш авырлыкларыннан курыкмыйча үз теләгенә ирешкән, тальян моңын җаны-тәне белән аңлаган гармунчы гына яшьләрдә татар җырларына, милли моңыбызга мәхәббәт уята ала, минемчә. Шулай итеп, ансамбль эшчәнлеген бергәләп алып барырга карар кылдык.

– Ни өчен 8 – 11 яшькәчә балаларны гына җыярга булдыгыз?

– Чөнки 8 яшькәчә балалар белән дәресләрне төрле уеннар рәвешендә үткәрергә була. Ә 8 яшьтән олыраклар күбрәк мәгълүмат тупларга сәләтле, тырыш һәм мавыгучан, алар белән рухи, әхлакый темаларга аралашырга мөмкин. Бу яшьтә балалар үзләренә ошаган шөгыльне сайлап ала алалар. Булачак ансамбль белән соңгы вакытларда сәхнәдә күрергә күнеккән җыр-биюләрне генә түгел, ә онытылып баручы чын халык җырларын, биюләрен, борынгы уеннарны өйрәнергә һәм тамашачыга җиткерергә планлаштырабыз.

Без гел бу категориядәге балалар белән генә эшләрбез дип уйламыйм. Чөнки, алар үсә бит.

Шулай ук «Яктылык» мәктәбе укучылары да киләчәктә безнең белән эшләргә теләк белдерәләр. Димәк, минем тырышлыгым бушка булмаган, мин алар күңеленә иҗат орлыклары сала алганмын, һәм алар, шытып, яктылыкка тартыла башлаганнар, дип куанам. Аллаһы насыйп итсә, тора-бара аларны да ансамблебезгә алырбыз, дип өметләнәм.

– Ансамбльгә сайлап алу ничегрәк узачак?

– Балаларның татар телен белү дәрәҗәсен ачыклау өчен төрле сораулар бирәчәкбез, бәлки, җырлап яки биеп күрсәтүләрен сорарбыз. Иң мөһиме, баланың ихлас теләге булырга тиеш. Кешене иҗат белән шөгыльләнергә мәҗбүр итеп булмый һәм ярамый да. Ансамбльгә йөрү – ата-ананың теләге түгел, ә баланың омтылышы булырга тиеш. Шул вакытта гына сәхнәдә чын артист туачак.

– Ансамблегезне ничек атарга телисез?

– Әлегә билгеле түгел. Балалар һәм ата-аналар белән бергә уйлап тапсак, кызыграк булыр иде. Шулай да, ике тәкъдимем бар: «Ярымай» яки «Заман». Исеменә күрә – җисеме, диләр бит. Шуңа күрә бу мәсьәлә өстендә ныклап эшләргә кирәк булачак.

Сайлап алулар башланды, рәхим итегез! – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем. Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Вәсимә, уңышлар телибез!

Белешмә: Вәсимә Фәрдиева 2014 елдан башлап татар мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнә, күпсанлы халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, мәдәният институтының соло һәм халык җыры белгечлеге бүлеген тәмамлаган, өлкә күләмендә узган масштаблы чаралар оештыруда катнаша, спектакльләр сәхнәләштерә, балалар ансамбле җитәкчесе буларак эшчәнлек алып бара, Самара шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрендә, Ялтада (Кырым) Ренат Ибраһимов исемендәге халыкара музыка мәктәбендә педагог булып эшләде. Хәзерге вакытта «The players» cаver төркеме солисты.

Сорауларыгыз булса,

8 (927) 011-14-75 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА