Домой Жизнь татар Татары в регионе Яктылыклылар пионерга керделәр

Яктылыклылар пионерга керделәр

0
Яктылыклылар пионерга керделәр

Баланы сүз белән түгел, үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк, диләр. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе җитәкчелеге бу гыйбарәгә бик зур әһәмият бирә. Мәктәп балаларының иҗтимагый эшләрдә актив катнашып килүе турында әбүнәчеләребезне даими таныштырып торабыз. Менә тагын алар турында язарга сәбәп килеп чыкты – 8 октябрьдә яктылыклылар “Чиста ярлар” дип аталган масштаблы экологик акциядә икенче тапкыр катнаштылар.

Самара округы администрациясе, шәһәр хуҗалыгы һәм экологиясе департаментының Урман хуҗалыгы идарәсе, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм “Яшел Россия” экология җәмгыяте оештырган өмәдә 200ләп кеше катнашты. Ял көне булуына карамастан, “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылар, ата-аналар иртән-иртүк су транспорты причалы янында җыелыштылар һәм, активистлар яллаган теплоходка утырып, былтыр ук шефлыкка алынган Зелененький утравына юл тоттылар. Дуслар һәм фикердәшләр белән үткән бер сәгатьлек юл сизелмәде дә. Утрауга аяк басу белән эш коралларын, үсентеләр һәм башка кирәк-яракларны барлап чыктылар. Өмәчеләрне мәктәп директоры Радик Газизов, Урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Гафаров сәламләгәннән соң, сүз Талип хәзрәт Яруллинга бирелде.

– Чисталык – иманның яртысы, дигән Пәйгамбәребез. Бу сүзләр өс-баш, тән һәм күңел пакьлегенә генә түгел, ә тирә-ягыгызда хөкем иткән тәртипкә дә кагыла. Башкаларны кайгырту – ул әҗерле эш башкару дигән сүз. Менә без бүген шундый изге эшкә җыелдык. Ата-аналарга, активистларга һәм балаларга рәхмәтләремне җиткерәм. Күңелләребез – саф, күк йөзе – аяз, тирә-ягыбыз чиста булсын иде, – диде мөфти.

Чарада “Яктылык” мәктәбенең күптәнге дусты, “Яшел Россия” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлеге җитәкчесе Владимир Петрович Семенов та катнашты. Ул бүген мөһим миссия белән килгән иде.

– Сезнең мәктәп укучылары төрле иҗтимагый акцияләрнең иң актив катнашучылары булганлыктан, Самарада беренчеләрдән булып, «Яшел пионерлар» отрядына кабул ителәсез һәм «Яктылык»та беренче булып «Яшел пионерлар» дружинасы оештырыла, – диде ул.

Мәктәп директоры да, мөфти дә, Урман хуҗлыгы идарәсе җитәкчесе дә, Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Яшьләр советы” әгъзасы Равил Хәмәтов та пионерлар сафына керү теләге белдерделәр. Шулай итеп, тәҗрибәле активистлар һәм җиденче сыйныф укучылары “Яшел пионерлар” сафларына кабул ителделәр һәм табигатьне сакларга ант бирделәр.

Тантанадан соң кемнәрдер көрәкләр һәм үсентеләр алып, кемнәрдер кулларына зур капчыклар тотып эшкә тотындылар. Ике сәгать эчендә 200 капчык чүп җыелды, ә “Яктылык” аллеясында 350 төп яшь нарат утыртылды. Барысы да күтәренке күңел белән бик тырышып эшләделәр. Буйлары көрәк сабыннан да узмаган малайларның шулкадәр тырышып, ихлас күңелдән, шатлана-шатлана эшләүләре аеруча сокландыра. Әти-әнисе һәм әбисе – география укытучысы Рәсимә Алимҗановна Алюшева белән килгән биш яшьлек Сәлимнең дә агач утыртуда катнашуын күреп: “Болай булгач була, киләчәгебез ышанычлы кулларда!” – дип мин дә шатландым.

– Килер бер көн, бу наратлар урман булып үсеп җитәрләр, ә без, оныкларыбызны җитәкләп, кабат монда килербез, рәхәтләнеп ял итәрбез, яшь чакларыбызны искә алырбыз, Аллаһы теләсә. Ә ахырда артыбыздан калган чүп-чарны җыеп алырга да онытмабыз, – дип канәгать елмайды Радик әфәнде.

Саф һавада арыганлык сизелми дә. Эш беткәч, өмәчеләр яр буена җыелдылар. Урманнан күке тавыш бирде, Иделнең куе-зәңгәр төстәге дулкыннары сап-сары итеп юылган комны сыйпап уздылар, сары, яшел, кызыл төсләргә кергән агач яфраклары талгын гына җилдә тибрәнешеп нидер пышылдашып алдылар. Бар табигать тә яктылыклыларга рәхмәт әйтә иде сыман…

Көзге матурлыкка хозурланып торган арада төшке ашка чакырдылар. Тырышып эшләгән өмәчеләрне корбан ите салып пешерелгән телеңне йотарлык тәмле пылау, хуш исле самавыр чәе, милли тәм-томнар, кавын-карбыз, кәнфит-прәннекләр белән сыйладылар. Ашап-эчеп алгач, Талип хәзрәт Яруллин бүген зур бәйрәм, мөселманнар Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмнең туган көнен билгеләп үтәләр, дип белдерде. Шул уңайдан Коръән сүрәләре укылды, өмәчеләргә, чараны оештыручыларга, сәдакалар тараткан иганәчеләргә рәхмәтләр әйтелде, дога кылынды.

Беренче карашка, гади генә көзге өмә булды бу. Ә шулай да, балаларны никадәр яхшылыкка, чистлыкка, кешелекле булуга өйрәтте. Яшьләр күмәк эшнең әһәмиятен аңладылар, рухи тәрбия дә алдылар.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА